|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2016 Спорт
Паралимпия уеннары ачылышында Россия әләме белән чыккан Белоруссия вәкиленең кем булуын ачыклыйлар (ВИДЕО)Бразилиядәге Паралимпия уеннары ачылышында стадион аша Белоруссия командасы узганда бер ир-ат Россия әләмен күтәреп узган иде. Ахырга кадәр аңа барып җитү насыйп булмады – әләмен тартып алдылар. Шулай да әлеге хәл җитди генә җәнҗал тудыруга сәбәпче булды. Хәзер әлеге ир-атның шәхесен ачыклыйлар, аннары ярышларда катнаштырмау турында да сүз бара. Шулай итеп, уенннарда катнашудан мәхрүм ителгән Россия командасына теләктәшлек белдерүнең ахыры матур бетмәскә дә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|