поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.09.2016 Мәдәният

Иң үтемле вәгазь – киноларда (Мөселман киносы фестиваленнан ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексына кино йолдызлары җыелды. Казанда уза торган Мөселман киносы фестивале менә инде унике ел рәттән шәһәребезгә дөньяның төрле илләреннән килгән гомумкешелек кыйммәтләренә дан җырлаган картиналар тәкъдим итә. “Мәдәниятләр аралашуы аша – аралашу мәдәниятенә” шигаре астында уза торган форум кунаклары гадәттәгечә тантаналы рәвештә кызыл келәмннән узды. Алар арасында танылган режиссерлар, Россия кино йолдызлары, шулай ук татар артистлары да бар иде.

Фестивальнең тантаналы ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россииянең өлкән буын актерлары чыгыш ясады. Чараны Санкт-Петербургтан килгән актриса Полина Толстун һәм Г.Камал артисты Искәндәр Хәйруллин алып барды.
 
 
Чыгыш ясаучылар залга җыелган тамашачыга ислам кыйммәтләрен, милләтара дуслык, толерантлык төшенчәләренә тукталып уздылар. Казанда атна дәвамында тәкъдим ителәчәк йөзгә якын фильм нәкъ шушы максатлардан чыгып төшерелгән дә бит.
 
Фестивальнең төп номинациясе – “Тулы метражлы уен фильмы”на Россиядән бер эш кергән. Ул Сергей Потапов (Якутия) иҗат иткән “Дьесегой алласы” (“Божество Дьесегой”) фильмы. Аның көндәшләре булып Иран, Кытай, Сербия, Гарәп Әмирлекләре, Кыргызстан, Казахстан, Бангладеш, Малайзия илләреннән тәкъдим ителгән фильмнар тора; тагын бер фильм “Тормышымның хатын-кызы” (“Женщина моей жизни”) – Болгария, Ирак (Курд), Румыния һәм Македония кинематографчыларының уртак эше. Нәкъ менә тулы метражлы уен фильмнары арасында фестивальнең иң күп бүләкләре “уйнатыла” – “Иң яхшы фильм”, “Иң яхшы режиссер эше”, “Иң яхшы сценарий”, “Иң яхшы оператор”, “Иң яхшы хатын кыз һәм ир-ат рольләре”.
 
Кыска метражлы уен фильмнары бәйгедә Сирия, Ирак, Иран, Бахрейн, Индия, Әфганстан, Таҗикстан һәм Россия (Татьяна Астапованың “Өйгә таба юл” (“Дорога к дому”) һәм Таңчулпан Буракаеваның “Ике күрше” (“Два соседа”) фильмнары) илләренән тәкъдим ителгән.
 
 
Татарстан режиссерларының эшләрен “Тулы метражлы уен фильмы” һәм “Кыска метражлы уен фильмы” номинацияләрендә күрергә мөмкин. Алар – Ренат Хәбибуллинның “Мәрҗәни мәчете. Гамәлгә ашырылган гадәтләр тарихы” («Мечеть Марджани. История воплощенных традиций») һәм Руслан Вәлиевның “ЗК” фильмнары. Әлеге бәйге номинацияләрендә шулай ук Франция, Иран, Сербия, Әфганстан, Сирия, Швеция, Литва, Төркия, Кыргызстан, Россия кинематографчыларының эшләре тәкъдим ителгән. Фестивальдә уртак иҗат җимешләре дә күп: Ливан-Катар-АКШ, Россия-Испания, Марокко-Италия, Россия-Норвегия-Финляндия һ.б. Берьюлы ике тасма күренекле язучыларга багышланган: “Рәсүл Гамзәтов. Тәүбә итү” («Расул Гамзатов. Исповедь») (Әзербайҗан) һәм “Лев Толстой и Махатма Ганди” (Россия-Индия).
 
Россия авторларының эшләре “Анимацион фильм” номинациясендә әйдәп бара. Монда Татарстаннан бер тасма тәкъдим ителгән – Сергей Киатровның “Мирас угы” («Стрела наследия») фильмы һәм яңа “Яшь Россия” номинациясенең 100% тәшкил итә, шул исәптән Светлана Калинаның «Шишел-мышел» Светлана Калина һәм Айдар Шәриповның “Ялгызлык җире” фильмнары.  Конкурс программасына кертелгән картиналарны “Мир”, “Родина” кинотеатрларында тамаша кылырга мөмкин.
 
 
#1
 
 
#2
 
 
#3
 
 
#4
 
 
#5
 
 
#6
 
 
#7
 
 
#8
 
 
#9
 
 
#10
 
 
#11
 
 
#12
 
 
#13
 
 
#14
 
 
#15
 
 
#16
 
 
#17
 
 
#18
 
 
#19
 
 
#20

Солтан ИСХАКОВ фотолары
Интертат.ру
№ --- | 05.09.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»