|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2016 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллина Әлмәт балаларына гашыйк булган (ФОТО, ВИДЕО)Бу ялларда җәй буе барган проектка йомгак ясалды. Әлмәткә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар килеп “Шәмсенур” паркында чыгыш ясады. “Мәдәни мохит” проекты барлыгы 52 385 тамашачыны җәлеп иткән. - Сездә бигрәк җайлы икән. Концертларны фатирдан чыкмыйча да карап була, - диде танылган эстрада җырчысы Дилә, парк янәшәсендә яшәп, тәрәзәләреннән концерт карап торган тамашчыларга ишарәләп.
Гади һәм ачык артистларны карарга хәтта күрше-тирә районнардан да килгәннәр иде. Халык артистлар белән рәхәтләнеп фотога да төште. Концерт программалары башка урыннарда да булды. “Нефтьче” Мәдәният сарае каршында Татарстан Республикасы керәшеннәренең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады, дип яза "Әлмәт таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|