поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.09.2016 Юмор

Гомерлек ипотека (ЮМОРИСТИК ХИКӘЯ)

– Карале, Мөсәлим, ныклап уйла, нинди көн бүген? Башыңны эшләт, безнең өчен түгәрәк дата, исеңә төшерергә тырыш, ашыкмыйча уйла.
– Күрмисеңме, ашап утырам, ашаганда баш түгел, ашказаны эшләргә тиеш. Яратасың андый чакта юк-бар сорап, эчемне пошырырга, ә көненә килгәндә гап-гади чәршәмбе бүген.

– Хәтереңне әйтер идем, синең өчен гади көн ул,  шуны да белмәскә, безнең бергә тора башлаганга нәкъ ун ел булды.  Я, әйт әле, моны онытырга ярыймы соң?!
– Минем өчен биш елмы, ун ел булса да әллә ни аерма юк. Белмим, нәрсәсе түгәрәк буладыр аның.
– Әһә, әле шулаймыни? Ярар, әйт алайса, ялгыз гына миннән башка ничә көн яши алыр идең икән? 
– Ничә көн дип,  теге вакытта әниең янына киткәч, кәстрүлдәге ашың өч көнгә җитте, кәтлит белән макаронны дүрт көнгә суз- дым,  димәк син әзерләп киткән ризык белән бер атна яши алам, чиста күлмәк-носкилар да шул вакытта бетте.
– Син мине аңламадың ахры. Әгәр бөтенләйгә китсәм дим. Ялгыз башың калсаң, нишләрсең?
– Бөтенләйгә?! Ничек бөтенләйгә? Бу турыда уйлаганым юк әле,  аннан уйларга сәбәп тә булмады кебек.
– Болай яшәсәк, уйларга сәбәбе табыла аның. Ашаудан башка берни сораганың юк. Иң ачуымны китергәне шул - синдә  тамак кайгысы гына. Ял күрсәтмисең, кадеремне белмисең, кеше хатыннары чит илдә диңгез буенда ял итә, минем урыным көннәр буе плитә янында.  Уф, ардым, гарык, дөрестән дә, синнән китми булмас,  ахры.
– Чит илдә,  диңгез буенда  дисеңме? Андый җиргә барганым юк, миңа монда да начар түгел. Ярар, карчык,  китсәң аермачык әйтеп кит.Үзең беләсең, миңа ялгыз яшәве кыен,  атнадан артык чыдап булмый, шуңа сиңа алмаш табып куярга кирәк.
– Алмаш?! Нинди алмаш? Нәрсә сөйлисең? Ышан сиңа, минем урынга инде берәрсен тапкансыңдыр да?! 
– Табуын тапмадым әле, әмма болай китәм дип куркытсаң, эзләмичә булмас. Әнә күрше подъезда  яшәүче Сания ирен эчкәне-тартканы өчен фатирыннан куып чыгарган диләр. Ул кайсыдыр кафеда эшли бугай, шәт тәмле ризык әзерли беләдер.
– Син нәрсә?  Савыт-саба юа белмәгән Саниягә плитә калдырып китәм ди, аны үз  фатирында да идәнен ярты елга бер генә юа диләр.
– Ярар,  аны ошатмасаң, тугызынчы катта  ялгыз яшәүче Гөлия бар. Аны пилмән-мантый ишегә оста дип мактыйлар.
– Кибетнекен оста пешерә ул. Плитәдә пе-шергәне тач тоз була диләр.Тукта, нинди Сания,  нинди Гөлия ул? Китәм дип, сынап кына авыз ачуга, кара нәрсә сөйли башлады. Ун ел буе сиңа түзгәннән соң,  китәмме соң?! Шушы еллар эчендә синең тамагың тук булсынга  плитә янында күпме тир түктем,  күпме савыт-саба юдым, хәзер чык та кит имеш, китми торыйм әле! Аннан бу елларда фатирга ипотека,  машинага кредит түләп бетердең. Син, Мөсәлим, шушы ун ел эчендә акылым бөтенләй чыгып бетте дип уйлыйсың бугай. Ялгышасың,  миңа ул зиһен дигәне әле керә генә башлады. Җылытылган оямны ташлап китәргә башыма тай типмәгән әле,  ә синең тамагыңны мин ничек тә туйдырырмын,  бу минем өчен гомерлек ипотека, күрәсең...
 
Чыганак: Туган як

Илдар ХӘЙРУЛЛИН
Матбугат.ру
№ --- | 05.09.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»