|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2009 Язмыш
БӘХЕТ БӘҺАСЕ1992 елның 5 декабрендә Рамил Исмәгыйлев төзелештә бәхетсезлеккә дучар була. Ул егылып, умыртка баганасын сындыра, арка миенә зыян китерә. Мәскәүнең иң яхшы табиблары да могҗиза ясый алмаган. Туган ягы Әгерҗе районының Мадъяр авылына Рамилне инвалид арбасында кайтаралар. Ул чакта егеткә 27 яшь булган. Бүген Рамил Исмәгыйлевкә 44 яшь. Хәзер аның үз такта яру цехы бар. Анда 15 кеше үзләренә эш урыны тапкан. Шуның өстәвенә Рамил 40 гектарлап җиренә ашлык чәчә. Биш тракторы, ике "КамАЗ"ы, комбайны да бар.
Аның 27 яшенә кадәрге тормышы башка кешеләрнекеннән әлләни үзгә дә булмаган – мәктәп, армия, Казан төзелеш институты. Аннары Мәскәүдә белгечлек буенча яхшы гына эш табыла үзенә. Әмма теге бәхетсезлек очрагыннан соң ул бик сирәк кеше генә булдыра алырлык батырлык кыла.
– Хастаханәдән соң бер ел дәвамында мин реабилитацияне үзем үттем. Авылга кайткач, үземә ходунки ясадым да шуның белән көн саен 5 чакрым араны үттем. Хәтта 30 градуслы суыкларда да өйдә утырмадым: кесәгә бутербродлар салып, иртән-иртүк үземә билгеләгән шушы араны узарга дип чыгып китә идем. Аякны өшеткән чаклар да булды. Җәй көннәрендә исә кесәгә биш-алты бәрәңге тыгып, урманнарга бардым. Каен сулары эчтем. Кырмыска ояларына утырдым... Боларны сөйләве генә җиңел, – дип искә төшерә Рамил.
Кеше аяксыз калгач, нинди уйлар кичерә микән? Тормыш яменнән ваз кичәме (гомумән, мондый вакытта тормыш матурлыгы күренәме икән ул?), үз эченә бикләнәме, кешеләргә ачу саклыймы? Белмим һәм белергә язмасын. Рамил исә кабат бәйсез булу турында хыялланган. Өлкән яшьтәге әти-әнисе җилкәсендә яшәргә теләмәгән, пенсия акчасыннан гарьләнгән, ул бәхетле буласына ышанган, өмет чаткыларына сүнәргә ирек бирмәгән. Һәм тырышкан, бәхетле булыр өчен бөтен көчен куйган, тырмашкан...
– Себеркесен дә бәйләдем, "Ока"га төяп гөмбәсен дә сатарга чыктым. Өйдә утырганда да такта юнадым, – ди ул.
Ә аннары Рамил үзенең пар канатын – рус кызы Надяны таба.
– Мин аны күргәч, "Сиңа нәрсә булган соң?" – дигән сорау да тумады. Аның ул үзгәлеген күрмим дә. Мин аны бик ошаттым, дип кенә әйтә алам. Туганнарым да артык сораулар бирмәде, – дип сөйли татар егетенә яңа өмет бүләк иткән Надежда.
Рамил аны 1,5 яшьлек кызы белән бергә алып кайта. Үзләренә Рамилнең әнисен дә сыендырганнар. Алар инде 15 ел бергә рус авылы Азевода яшиләр.
Рамил үзенең эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын Надяныкы белән уртак дип саный. Хатыны рәсмиләштерү, исәп-хисап мәшәкатьләрен үз өстенә алса, калганы – Рамил өстендә. Аның пилорамасында шушы Азево һәм күрше-тирә як авыл кешеләре – татарлар, руслар, марилар хезмәт куя. Бүтән эш булмагач, алар бу ширкәтне оештырган Рамилгә бик рәхмәтле. Ай саен пилорама хуҗасы аларга 8-10 мең сум акча түли. Хезмәткәрләренә техника, салам, печән белән дә булыша.
– Аллага шөкер, эшле булдык. Тик торганыбыз юк. Авылда бюджет өлкәсеннән кала бүтән бер җирдә дә акча табып булмый бит. Мондагы шартлар да яхшы. Хезмәт хакын айныкын-айга алып барабыз. Рамилгә рәхмәт инде, – ди тракторчы Евгений Афанасьев.
Пилорама 2005 елдан бирле эшли. Шәхси эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев такталарны төзелеш базаларына илтеп тапшыра. Октябрь-май айларында сату кимегәч, ул үзе машинасына утырып, клиентлар эзләргә дип Татарстан районнарын йөреп чыга. Монда инде товар арадашчыларсыз гына сатыла.
Такта ярдырып кына зур рентабельлеккә ирешеп булмый, ди ул. Җитмәсә, товар хакы да төшә (узган елда тактаның бер кубометры 800-900 сумга кыйммәтрәк бәядән йөрде), урман хакы, чимал исә кыйбатлана. Шуңа күрә Рамил бөтен табышын бизнесын тагын да киңәйтүгә сарыф итә. Тиздән ул агачны тулы эшкәртү цехын җибәрәчәк. Анда вагонка, шпон кебек материаллар җитештерсәм, кереме күбрәк булачак, ди ул.
Авыл кешесе буларак, Рамилнең тирә-яктагы җирләрне дә буш итәсе килмәгән. Үз эшчеләре белән бергә 40 гектарга бодай һәм арпа чәчкәннәр. Шуннан алган ашлыкның 10 тоннасын орлыкка җыеп куйган. Ә калган 20 тоннасын саткан һәм эшчеләренә тараткан. Хәзер ул Надясы белән җирләрен 90 гектарга җиткерү мәшәкатьләре белән йөри. Пилорамада эш бетсә, хезмәткәрләрне шунда җәлеп итәчәкмен, дип алдагысын уйлап куйган.
– Рамил үз тормышын гына җайламый, ә якташларын, авылдашларын да кайгырта, – ди "КамГЭСэнергострой" ААҖ генераль директоры урынбасары, аның элекке хезмәттәше Салихҗан Гайниев. – Җирле бәйрәмнәрдә аның катнашы зур. Мадъярда авылдашлар очрашуын оештыруда ул төп көч куйды. Әгерҗедә ул иң күп ярдәм итүче хәйрияче буларак республика Президенты белән дә очрашты.
Рамил Исмәгыйлев: "Мин тормыштан канәгать кенә түгел. Мин бәхетле", – диде.
Бу сүзләргә ышану-ышанмавыгыз – сезнең ихтыярда. Әмма Рамил Исмәгыйлевнең, аяклары йөрмәвенә карамастан, үзен бәхетле итү өчен барысын да эшләгәненә генә шигегез калмасын. Аны кызгану да урынсыз, чөнки ул үз дигәненә ирешеп килә. Ә менә дүрт саны да төгәл булып, тормыштан зарланган, дөньясыннан туйган кешеләр кызганыч. Рамил кебек үз язмышларын үзләре хәл итә алмаганнары өчен.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|