|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2016 Экология
Сак булыгыз! Һава торышы кискен үзгәрә!Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бүген, 25 августта, көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм давыллы җил чыгу ихтимал. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитә. Аерым районнарда боз явачак. Казанда да яшен һәм тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, давыллы җил чыгарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|