|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2016 Мәдәният
"Ишегалды": артистлар реалити-шоуда катнаша! (ФОТО)"БалМай" иҗади төркеме егетләре Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллин яңа проект өстендә эшли. "Ишегалды" – эстрада артистлары катнашында узачак татарча реалити-шоу, ягъни чынбарлыкка нигезләнгән телевизион тапшыру. Егетләр әйтүенчә, мондый шоу татар дөньясында беренче тапкыр оештырыла. - Проектның эчтәлеген, катнашучыларын ярты ел буе билгеләдек, уйладык. "Ишегалды" артистларның актерлык осталыгын күрсәтү, чын йөзен ачу максатын күздә тота. Исеменә килгәндә, гадәттә, ишегалдында төрле кызыклы хәлләр, ыгы-зыгылар була. Ишегалдында кеше сөйләшә, аралаша, серләшә, үсә. Бу – уңай фикерле һәм хәтта тәрбияви юнәлештәге шоу. Әлегә 3-4 тапшыру төшерелде. Кайсы телевидениегә бирербез – анысы билгеле түгел, ләкин алырга теләүчеләр бар, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рафил Галимуллин.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|