|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2016 Мәдәният
Мәскәүдә яшәүче җырчы - DJ Радик, Гүзәлия белән иҗатташлык итүче Руфат Абитов белән интервью (ФОТО)Мәскәүдә яшәүче танылган артистлар Гүзәлия, DJ Радик, Сөмбел Билалова, Айрат Сафин җырлары һәркемгә таныш. Читтә яшәсәләр дә, милләттәшләребез “Без — Мәскәү татарлары” дип рәхәтләнеп иҗат итәләр. Алар белән бер рәткә тиздән танылып килүче җырчы Руфат Абитов та басар дип ышанабыз. Рәсәй башкаласында яшәүче татарлар белән тыгыз хезмәттәшлек итүче җырчы “Газиз әнкәй”, “Өметсез димә союне”, “Төннәр буе йоклый алмый ятам” кебек ретро җырлар башкарырга ярата. Репертуарына яңа җырлар туплаган арада Руфат Абитов планнары белән уртаклашты. — Руфат, сәхнәгә кайчан беренче тапкыр чыктың? Кайчан иҗат итә башладың? — Мин үзем Түбән Новгород ягыннан. 6 яшемдә әнием җыр өлкәсенә китерде. Бәләкәйдән район конкурсларында катнаштым. Алга таба татар яшьләре арасында уздырылган фестивальләрдә беренче урыннарны яулый башладым. Казанда 1995-96 елда Салават Фәтхетдинов уздырган “Йолдызлар һәм йолдызчыклар” конкурсында 3нче урынны алуга ирештем. Шул вакыт аралыгында Кырымда үткәрелгән “Сөембикә варислары”, Мәскәүдә уздырылган Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивальләрендә катнашып беренче урыннарны яуладым. Конкурслар күп булды инде ул. Аннары юллар Мәскәүгә китерде, югары белемне дә монда алдым. Җырлау осталыкларын Роза апа Хәбибуллинаның “Айкай” яшьләр төркемендә катнашып үстердем. Шулай ук яшьләр кичләрендә, банкетларда да чыгыш ясый идем. Гаилә төзегәч, балалар тугач, җырлау арткы планга кучте. Әмма күңел җырларга тарта, шуңа 2015 елдан сәхнәгә кабаттан кайтырга ният иттем. — Аранжировкалар өстендә эшләү нәрсәдән башланып китте? Бу эшкә кемнән өйрәндең?
— Аранжировкалар ясауны бу елны гына башладым . Төрле программаларны үзлегемнән өйрәндем. Бу эштә зур ярдәмне Марат Эксанов күрсәтте. Ул киңәшләрен дә бирде, башкарган эшләремне дә яхшы якка төзәтте. Остара барам үзе, вакыт уза төшкәч тагын да яхшырак булыр дип уйлыйм. Миңа, дөресен әйткәндә, күбрәк җырлау куңелгә ята. Тыңлаучыларга ошасын иң мөһиме.
— Кайсы артистлар белән хезмәттәшлек итәсең?
— Радик Юльякшин белән хезмәттәшлек иттем. Хәйдәр Бигичев репертуарыннан « Кайту» җырын аның белән эшләдек. Тәүге җырыма аранжировкасын да ясады, бергә яздырдык та. Шулай ук Мәскәү татарлары белән тыгыз элемтәдә торырга, бергәләп иҗат итәргә тырышам. Анна Попова сүзләренә Гүзәлия “Кабат” дип исемләнгән җыр язып бирде. Яхшы җыр өчен аерым рәхмәтләр. Марат Эксанов белән якын дуслар, ул һәрвакыт булышлык итеп тора.
— Җыр өлкәсеннән кала ниләр белән шөгыльләнәсез?
— Күбесе кебек үк гаилә өчен тырышам. Төп хезмәтем җыр өлкәсенә кагылмый.
— Татарстаннан читтә яшәп, татар мәдәниятен Мәскәүдә ничек саклыйсыз?
— Читтә яшәсәм дә татар мәдәниятенә кан тарта , күңел тарта. Ят илләрдә дә кеше үз телен, нәселен онытмаска тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә балаларыма да дөрес тәрбия бирергә, татар мәдәниятен өйрәтергә тырышам.
— Татар эстрадасына карашың нинди? Тыңлыйсыңмы? Ошамаган яклары бардыр бәлки?
— Татар эстрадасын яратам. Бик күп талантлы, ямьле, моңлы җырлаучылар бар. Алар арасында узем дә булырга телим Алла кушса. Шундый максатлар куйдым. Тыңлаучылар өчен тырышам. Иҗатым халыкка ошаса – ул инде иң зур байлык.
— Син Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов якташы. Нижгар мишәрләре белән аралашасызмы? Туган ягыңда ничек кабул итәләр?
— Аллага шөкер, туган якта яхшы кабул итәләр. Алла кушса киләсе елларда концертлар куярга теләгем бар. Дуслар янда булганда бу эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.
— Син федераль Сабантуйларда чыгыш ясыйсың. Мондый чараларга еш чакыралармы?
— Әлегә чакырулар әз. Түбән Новгород татарларының милли-мәдәни автономиясеннән федераль Сабантуйга чакыру өчен Зилә апага рәхмәт. Шулай ук Мәскәү Сабантуенда чыгыш ясадым. Бу чарага Рәдиф абый Яваев, Илдар абый Шигапов чакырды.
— Әкренләп яңа җырлар яздыра барасың. Актив иҗат итү ни сәбәпле тукталды?
— Гаилә беренче урында чөнки. Бар якка да өлгерергә тырышам. Алла кушса киләчәктә иҗатны үстерергә, яңа дәрәҗәгә чыгарга телим. Шул юнәлештә эшлим үзе.
— Син күбрәк ретро җырлар башкарасың. Башка стильдә эшләп карыйсың килмиме?
— Мин яратам ретро җырларны. Алар моңлы, яшьлектән күңелгә кергән. Лирик җырларны күбрәк ошатам. Минем өчен җырда моң булса, аның нинди юнәлештә язылганы мөһим түгел.Шуңа күрә моңга өстенлек бирәм. Хәзер үзем язган көйгә җыр яздырырга торам. Алла кушса көзгә чыгарырга исәп бар иде.
— Җырлау өлкәсендә нинди уңышларга ирешәсең килә?
— Әйткәнемчә, иҗатымны ошатучылар булганда, аларга бар рәхмәтләремне җырларым аша, моң аша кайтарасым килә. Бар мөмкинлегемне эшкә җигеп, музыка өлкәсендә уңыш казанырга телим. Җырларны халык ошатсын өчен иҗат итәчәкмен.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|