поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.08.2016 Сәясәт

Медведевның алтын киңәше

Медведевның алтын киңәше Соңгы көннәрдә Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев тагын бер тапкыр үзенең афористик тапкырлыгы белән Россия җәмәгатьчелеген дулкынландырып алды. Премьер-министрның яшьләр белән очрашуы вакытында Дагыстан универститеты укытучысы югары мәктәп хезмәткәрләренең түбән хезмәт хаклары проблемасын Дмитрий Анатольевичтан чиштермәкче булып аңа сорау бирде.

«...яшь укытучылар 10-15 меңлек хезмәт хакы алалар, ә көч структуралары һәм полиция 50 мең һәм аннан да югарырак ала. Безнең бурыч аларныкы кебек үк мөһим һәм җаваплы дип саныйм», – диде ул. Хөкүмәт рәисе исә яшь буынга белем бирүчеләрне киләчәктә хезмәт хакларыгыз артыр дигән популистик вәгъдә белән алдап тормады, мулрак тормышта яшәргә теләүчеләргә бизнеска күчәргә тәкъдим итте. Кризис вакытында безнең идарәче элитаның телгә осталыгы үсә, бу – күптәннән килгән традиция.
 
Туксанынчы еллар кризисының «әтисе» Виктор Черномырдинны яисә исерек харизматик Ельцинны гына алып карагыз. Аларның теленнән канатлы гыйбарәләр явып кына торды. Дмитрий Анатольевич та соңгы айларда үзенең элгәрләреннән афористик иҗат ягыннан калышмаска булды. Тик бу юлы киң җәмәгатьчелек премьер-министрның авыз иҗатын бәяләмәде, интернетта хөкүмәт рәисен отставакага җибәрүне таләп итеп петециягә имзалар җыя башлады. Активлык шул дәрәҗәгә җитте: имзалар җыючы Change.org сайты отставка таләп иткән битне ача алмыйча эленеп кала башлады. 
 
Югыйсә, старт уңышлы гына булган иде: Медведевны хөкүмәттән кууны таләп итеп беренче тәүлектә үк йөз мең имза җыелды. Халык исә премьер-министрга юкка ачулана. Ул бик яхшы киңәш бирә. Дөрес, бу юлы ул үзенең әдәби иҗатында бераз гына плагиатлык белән шөгыльләнеп алды. Дөньяның иң зур бае мәшһүр Джон Рокфеллерның: «Әгәр синең акчаң аз булса, бизнес ач. Акчаң бер дә юк икән, бизнесны ашыгыч рәвештә ач. Менә хәзер үк», – дигән киңәшен бераз русчарак итеп шәрехләде, иҗади яктан баетырга гына тырышты. Без Рокфеллерга ачуланмыйбыз бит, шулай булгач нигә хөкүмәт рәисенә каныгырга әле? Югары мәктәп укытучыларына яңадан альма-матерларны ташлап сәүдә белән шөгыльләнергә, юкны бушка әйләндерүче бизнес белән шөгыьләнергә вакыт җитте. Туксанынчы елларда фән докторлары һәм кандидатлар зур чемоданнар белән чит илдән товарлар ташып базарда сату итәргә керешкәннәр иде бит. Шунан бирле инде бездә югары белем бирү системасы калмады. 
 
Май указларына ышанып, мәгариф системасына аяк баскан яшьләргә хәзер креативрак булырга туры киләчәк: бизнес өчен элекке иркенлекләр бетте, дума принтеры меңләгән закон чыгарып ирекле сәүдәне дә, эшмәкәрлекне дә богаулап куйды. Иң яхшысы хәзер идән асты икътисады – «гараж экономикасы» белән шөгыльләнү. Ә болай легаль бизнес ачам дисәң, бер эшмәкәргә йөз тикшерүче туры килә. Аннан соң оттырышсыз бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк: Россиядә уңышлы бизнес үз серләрен эре түрәләр һәм аларның хатыннарына гына ачарга ярата. Шуңа күрә йә Дәүләт Думасына үтеп керергә тырыш, һич югында мэр урынбасары гына булса да бул. Чиновникларның бар кешеләргә караганда да акыллырак, эшлеклерәк, уңышлырак булуы – ул Россиягә генә хас бер милли үзенчәлек, русларның аерым юлы. 
 
Рональд Рейган бугай: «Эшлекле кадрларны хөкүмәттән эзләмәгез, аларны бизнес үзенә яллап бетерә», – дигән.  Рейган формуласы Россиядә эшләми. Иң яхшы кадрлар бездә хөкүмәттә һәм хөкүмәт тирәсен сарып алган контораларда утыра. Шуңа күрә боларны берәр матавык чыгып кулга ала башласалар, байлыкларын санап бетерерлек булмый. Менә карагыз: хөкүмәт компаниясе «РусГидро»ның элекке башлыгы Евгений Доданың суд тарафыннан арест салынган мөлкәте күләме — 3 миллиард сумнан артып китә. Федераль таможня хезмәтенең яңа гына эшеннән алынган элеккеге башлыгы исә байлыгын көч структуралары саный башлагач стресс нәтиҗәсендә элекке хроник чирләре кискенләшеп хастаханәгә кереп ятты. Хәзер көч струтуралары йонлач кулларга богаулар салуда үзара ярышалар. Гомер булмаганны закондагы каракларны пачкалап кулга алырга тотындылар. Богаулар салганда, тагын бер нәрсә ачыклана: боларның элемтәләре Эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү Комитеты бүлмәләренә алып бара. 
 
Мәскәүдә тәмам котырдылар, элеке иркенлекләр бетте, тыныч кына «бизнес ясап яткан» әллә никадәр җитәкчеләргә төрмә камералары үз ишекләрен ачты. Югарыда әллә нинди сәер түнтәрелеш бара, әллә никадәр бизнес бушый. Чып-чын катастрофа инде, уйлап карасаң.  Менә шундый чакта Медведев киңәше ярап куя да инде. Тагын бер тапкыр Рокфеллерны искә төшерик: «Һәрвакытта да теләсә нинди катастрофаны яңа мөмкинлеккә әйләндерергә тырышыгыз». Путинның хәйләкәр планы тулысынча барып чыкса, бездә озакламый югары җитәкчелек тулысынча алышынып бетәр шикелле. Владимир Владимирович Владимир Ильичның «Һәр кухарка дәүләт белән идарә итә ала», – дигән афоризмын, «Һәр каравылчы дәүләт белән идарә итәргә тиеш», – дигән аксиомага алыштыра. 
 
Яңа түрәләрнең бизнеска һәвәслеге ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер. Ә менә премьер-министрны отставкага җибәрергә тырышып юкка талпыналар. Дмитирий Анатольивич иң югары хакимлек – президент урындыгы белән сыналган, дуслыкка һәм вәгъдәгә хыянәт итмәгән сирәк шәхесләрнең берсе. «Хакимият ул – наркотик. Кем аны бер тапкыр татып карады – мәңгелеккә агуланды», – дигән Черчиль афоризмын Медведевка карата кулланып булмый. Шуңа күрә хөкүмәт рәисенең отставакасы гадәттән тыш хәл очрагында гына булырга мөмкин. Петеция җыясы урынга аның кыйммәтле киңәшләрен файдаланырга гына өйрәнергә кирәк. Хәзер шундый чак җитә: элекке бизнес җимерекләре урынында яңа бизнес корырга туры киләчәк. 

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»