|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2016 Җәмгыять
Татар яшьләренең лидеры булып Тәбрис Яруллин сайланды4-7 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең VII форумы уза. Әлеге чарага утызлап чит илдән һәм Россиянең алтмышлап төбәгеннән егетләр һәм кызлар килгән. Форумда татар яшьләренең яңа лидеры булып Тәбрис Яруллин билгеләнде. Бөтендөнья татар конгрессы карамагында үз эшчәнлеген җәелдергән «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы үз тирәсенә фикерле яшьләрне туплаган. Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: “Татарның яшь буыны алдында милли үзаң формалаштыру, халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау бурычы тора”, – дип белдерде.
--- |
Иң күп укылган
|