поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.09.2009 Язмыш

ТАТАР ХАТЫНЫ

Бүген, ягъни 30 июньдә, милләтебезнең күренекле галимә-биографы, мәгърифәтче-педагогы, мәдәният тарихчысы, энциклопедик фикер иясе, сирәк милләтпәрвәре Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимкулованың тууына 90 ел (1916-2003) тулды.

Гомере бер гасыр кысаларында узган, шушы гасыр эчендә Рәсәй чынбарлыгы, туган милләте, барча милләтләр кичергән фаҗигаләрне кичергән бу сирәк шәхес турында уйланганда ялкыннар белән чорналып алынган офыклар күз алдына килә. Әнә ул — карлы ялан. Офык дүрт яклап азимутлар куелган — монда А (әлеф) монда — Б (би), монда — Т (ти) монда — С (си) тарафлары. Шушы карлы яланнарда бер офыктан икенче офыкка туктау белми бер Кыз Бала — бер Сихәт, бер Энергия чаба. Ул яланаяк. Өстендә зифа гәүдәсенә бер каттан сыланып торган бәбәй итәкле күлмәк. Артыннан, адым да калмый, пычкы тешләрен чарлап, аны бурзай амалый. Инде, хәле бетеп, килеп җиттем, хәзер туктап, тын алам, дигәндә генә, "А" дигән казык төбенә куелган Кызыл Сакчы кызкайның аркасына камчы белән сыптыра. Камчы төшкән төштә очкыннар ярала. Аны шулай "А" дан "Б" га, Б" дан "С"га, "С"дан "Т" га таба чаптырып җәзалыйлар. Җәзаның мәгънәсе: бу кыз, бу Мәдинә дигән сирәк акыллы бала, "мулла-мунтагай", "халык дошманнары"ның  кызы һәм сеңлесе, гомере буе шулай карлы яланнар буйлап туктау белми йөгерсен һәм Адәмзат, Шәхес булып өлгерү, гаиләсе, нәселе, туган авылы, туган халкы өчен кирәкле кеше булып өлгерү түгел, ә бәлки хәреф тә таный алмыйча, "әлефне таяк" дип белмичә, гомерен шулай буш чапкында үткәрсен; белем туплап, бу белемне кешеләргә өләшү, аларга хезмәт итү өчен бер генә минут  вакыт та  калдыра алмасын; бу мәгънәсез чабышта мие кибеп, ата-анасының, туганнарының, милләтенең  исемен, яшәешнең җисемен, тарихи хәтерен онытсын, гаилә корып, бала үстерү бәхетеннән мәхрүм калып, тормыштан юка чыксын...

 

Мондый "җиңү"гә ирешү өчен сакчыларның барлык мөмкинлекләре дә бар: бар-тирә як авылларда дистәләгән мәчетләр, мәктәпләр төзегән, сирәк китапханә туплап, татар халкын китапка юнәлткән, балаларын, шул исәптән Мәдинә-сылуның әтисе Фәтхетдинне,   Каһирә һәм Искәндәрия  югары уку йортларында укыткан атаклы Рәхимкуловларның бар малы-туары, йорты-җире тартып алынган, үзләре гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителеп, кайсы кайда куылган, Фәтхетдиннең  бер туган энеләре — мөгаллимнәр Камалетдин белән Сәхәбетдин кулга алынып, төрмәдә юк ителгәннәр. Сәхәбетдинең хатыны белән кызы, йортларыннан  урамга куып чыгарылып, кара мунчада туңып үлгәннәр... Менә әле алар, Мәдинәләр, атасы, анасы һәм берсеннән-берсе бәләкәй биш бала, кышкы февраль челләсендә күлмәкчән һәм оекчан килеш куырылып, туган авыллары Олы Кәркәледән качып китеп, Дим буендагы кечкенә Чурай авылының  мунчасына урнашып яталар... Йә, Ходай, кемнең нинди гаебе? Аталарыныкымы? Мисырда алган тыйбб (медицина ) гыйлемен туган авылында куллана алмагач — мал-туар агында, бия кымызында гына яшәп, гомерен намуслы хезмәттә вә намазда үткәргән авылда, ышанасызмы, чирләүчеләр юк! — Уфа Диния назариятендә имтихан тотып, имамлык алган авыл мулласының, авылда ысулы җәдиди мәктәп ачкан мөгаллимнең гаебе?

 

Кара көчләргә бу кара мунча да күп тоела. Яшеренеп яшәгән "халык дошманнарын"  яңадан өсләреннән чагалар. 14 яшьлек Мәдинә бертуган Сәлимә, Мөнҗия апалары, Хәмит абыйсы һәм Исмәгыйль энесе белән Кызыл Сак астында яңа оешкан "А" совхозы яланы белән   "Б" совхозы яланы арасында бушка урак ура, көлтә бәйли. Яңа йөгереш. Әмма монда да чагалар: совхоз директоры үзендә "контраларның" балалары эшләве белән һич кенә дә килешә алмый, аларны куып чыгара. Офыктан офыкка  яңа йөгереш. Инде Дәүләкән элеваторында — төрле кара эшләрдә. Әмма моннан да "йөгертәләр". Бу юлы йөгереш  еракка — Кыргызстан. Әтисеннән   белем алган уналты яшьлек Мәдинә кыргыз авылында мәктәпне җитәкли. Сәләтле кыз шушындый  кешелексез "йөгереш"ләр чорында да вакытын бушка үткәрми: үзеннән, гаиләсенән, милләтеннән олуг мирас булып килгән якты акыл, саф зиһен, тырышлык белән бер уңайдан педагогия техникумының ике курсын тәмамлый. Кыргыз кызларын ун-унбер яшьтән кияүгә биреп, гарипләүләренә каршы чыккан яшь мөгаллимәгә кара көчләр монда да эшләргә   бирмиләр...

 

Муллалыгыннан рәсми рәвештә ваз кичерелгән әтисе Самаркандтә үзенең тыйбблык гыйлемен  аз гына булса да куллануга ирешә. Эш шунда ки, Самаркандта ветеринария техникумы ачыла. Анда укытучылар кирәк. Әмма аны, хокуклары кыелган  "лишенец"-белгечне, медицина буенча югары белеме булса да, укытучы итеп алмыйлар. Ул үз теләгенә ирешү өчен техникумга вахтер буларак урнаша, һәм рәсми рөхсәттән башка студентларга консультацияләр биреп булса да ләззәт таба. Дирекция   бу хакта белә, әмма тавыш-тын чыгармый — чөнки Фәтхетдин абзый кебек белгечләр җитешми! Берүк вакытта атасы Джизак шәһәрендә оспага каршы "чәчәк салучы" булып та эшли. Фәтхетдин абзый 1937 елда, алдагы тетрәнүләрне алдан белгән кебек, бик сәер шартларда үлеп китә...

 

Мәдинә өчен   карлы яланнарда йөгереш дәвам итә. Егерме яшенә кергән кыз Самарканд шәһәренә күчеп килеп, автобазага наряд бирүче булып урнаша һәм Үзбәк университетының кичке рабфагына аяк баса. Ләкин аны үзенә Ватан тарта, татар тарта, Казан тарта!.. Тукай әйтмешли, "курку белән өркү харам" булган милләтпәрвәр-сабый, 1936 елда Казанга килеп, университетка укырга керә һәм икмәклек-сөтлек булса да акча эшләү ниятендә   обсерваториягә санап торучы булып эшкә урнаша... Матди хәле начараю сәбәпле, 1941 елның язында Ырымбурга барып төпләнә һәм өстен-башын бөтәйтә. Озакламый Ырымбур педагогия институтында имтиханнарны "отлично"га тапшырып, "кызыл диплом" ала һәм Мостай урта мәктәбендә физика-математика укыта башлый... 1944 елда яңадан Ырымбурга кайтып, кичке урта мәктәптә һәм авыл хуҗалыгы институтында өлкән укытучы булып эшләп, 1971 елда лаеклы ялга китә...

 

Бер карасаң, мондый үткән юл үзе генә дә бер китап язарлык батырлык. Әгәр бирегә Мәдинә апаның бик яхшы гаилә корып, үзе кебек  милләтпәрвәр Якуп җизни Шабакаев белән менә дигән балалар үстерүен дә өстәсәң, болар барысы да милләтебез өчен бер кабатланмас гомер — үрнәкле сәхифәләр буларак хәтердә калыр иде... Әмма мин теләгән "сүз", ягъни "шәхес феномены турында уйлануларым" башланмаган да бит әле!.. Болай "уйланмый торып", алдагы санап "әлеф-би-ти-си" азимутлары арасындагы йөгереләрне санап чыгуның мәгънәсе калмый бит!..

                            

Чынлап та! Билхаккый шулай!.. Карагыз әле, шушы "йөгерешләр" арасында егылып калмыйча, кыйтгадан-кыйтгага авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә күчеп (дөресрәге "куылып") йөреп, урыс телендә укып,   милләттән, аның мәдәни үзәкләреннән читтә яшәп, алай гынамы, читтә яшәп тә, милли үзәкләргә үрнәк биреп, чит төбәкләрне үзе үк "милли төбәкләр" итүгә ирешеп,   ул гынамы, татар милләте кебек укымышлы милләткә, хәтта аның күпне күргән-кичергән хәтер-зиһенен таң калдырырлык дистәләгән китаплар, хезмәтләр, шәрехләүләр,биографик белешмәләр, глоссарийлар — гомумән алганда, өч йөзгә якын гыйльми хезмәт бүләк итү өчен Мәдинә апа бу кадәр көчләрне каян алган?

Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләдән, әлбәттә, туган табигате, милләтеннән, әлбәттә, ата-анасыннан. Ләкин бу җавап дөрес булса да, ничектер формаль, тулы җавап булмаган булыр иде, чөнки сәбәп белән ният, уй белән гамәл арасында  шәхеснең үзеннән дә торган  кешелек сыйфатлары ята, алар өстән төшкән параграфлы боерыклар, илаһи кануннар   белән генә эшләнми, алар без ашый торган икмәк кебек, без өскә кия торган   кием кебек, без укый торган китап кебек реаль чынбарлыклар.

Алтмышынчы-җитмешенче елларда, әле совет системасы милли үзаңны таш катламнары белән басып яткан хәтәр елларда китап букчасы ачып, шәһәрдән шәһәргә чабып, "югалтылган" исемнәребезне  кире кайтаручыларыбызның берсе булды бит ул Мәдинә апа. Риза Фәхретдин, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Фатыйх Кәрими, Габдулла Шонаси, Сәгыйть Сүнчәләй, Исмәгыйль Гаспралы, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла һәм Гобәйдулла Буби, Афзал Таһиров, Салих Сәйдәшев һәм башка шундый дистәләгән "шикле", "онытылырга тиешле", кайсы тыелган, ярым тыелган  шәхесләрне кире кайтару, аларның исемнәренә урамнар ачу, таш такталар куйдыру кебек "макталмаган" эшләрнең башында торып, бик күп саваплы гамәлләрне  тормышка ашырды. Мин татар дөньясында Мәдинә Рәхимкулова кебек энциклопедик гыйлемгә, күп тармаклы зиһенгә ия булган хатын-кызларыбызны белмим. Аның белән чагыштырырлык ир-егетләребез дә күп түгел безнең. Уйлап торып уйларга каласың: әйтик, урысча язылган "Ойербек маятнигындагы каты җисемнең әйләнү динамикасы", "Бета кисәкчәләренең матдә тарафыннан йотылуы" дигән фәнни-физик хезмәтләр белән "Революциягәчә татар мәктәпләрендә химия буенча бер дәреслек турында", "Милли моңнар", "Тәрбия дәреслекләре" дигән саф татар телендәге филологик хезмәтләрне ничек рәттән куярга  мөмкин? Аның "Оренбургның "Тургайская газета"сы  Менделеев турында" дигән мәкаләсе белән "Әхмәд бай" дигән монографиясен, татар-урыс телләрендә чыккан 300 битле "Хөсәения" мәдрәсәсе" белән "Оренбург драматурглары"н, "Оренбург татар театры режиссерлары", "Музыкаль Оренбург. Тарихи күзәтү"е һәм Риза Фәхретдиннең Мәдинә Рәхимкулова кулы белән кирилл хәрефләренә күчерелгән   "Җәвамигуль кәлим шәрхе", "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана", "Шәкертлек әдәбе" дигән  фәнни-психологик трактатларын бер кеше   хезмәтләре итеп кабул итү ничектер мөмкин дә түгел кебек. Алар өчен материал туплап язу түгел, укып, анализ бирү өчен генә дә колоссаль белем һәм интеллектуаль түзем кирәк. Баш шундук кыза башлый. Мәдинә апаның мәшһүр тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллинның "Татар тарихы"н кирилл имлясына күчереп бастыруы үзе генә дә бер гомергә лаек бит! Үзенең көрәштәшләре Мидхәт ага Подмарев һәм Лилия Гыйләҗева ярдәмендә дөнья күргән "Рәмиевләр", "Оренбург якларында ислам нуры", "Гани бай", "Әхмәд бай", "Бәшир Рәмиевкә 80 яшь", "Искәндәр һәм Бәшир Рәмиевләр", "Оренбург сәүдәгәрләре", "Шахматчы Гата Камский" дигән монографияләре — болар барысы да оригиналь ачышлар, кабатланмас фикерләр алып килеп, татар әдәбияты, татар әдәп-гүзәлият фәне тарафыннан  тирәнтен өйрәнелергә һәм  төпле бәя бирелергә тиешле хезмәтләр. Мәдинә Рәхимкулова һәм аның тормыш иптәше Якуп ага Шабакаев дистә еллар буе татар төбәкләреннән тарихи җырлар җыйдылар. Алар тарафыннан чыгарылган "Борынгы милли җырлар" дигән китап илле өч җырны эченә ала һәм ул, бу сирәкләрдән сирәк басма, әгәр без милләт һәм аның киләчәге турында аз гына булса да уйлана, борчыла торган кавем булган булсак, бүген ул Татарстан җырчылары, дәүләт җыр ансамбле өчен алтын хәзинә ролен үтәп, сәхнәбезгә   күтәрелгән һәм барлык шырды-бырды  ишарәтне аннан куып төшергән  булыр иде.

 

Әлбәттә, барлык гомерен милләткә хезмәткә багышлап янган галимә, педагог, мәгърифәт тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Мәдинә апа Рәхимкулованың хезмәтләренә карата Татарстан гыйльми оешмаларында, беренче чиратта тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, тарих институтында  хөкем сөргән битарафлык мине таң калдыра. Бу көннәрдә алар Мәдинә Рәхимкулованың фәнни иҗатына багышлап фәнни конференцияләр үткәрергә  тиешләр иде. Заманында аның дистәләгән шәхси мәкаләләрен басып чыгарган "Мәгариф" журналы, шулай ук "Татар энциклопедиясе" институты дирекциясе чыккан һәм чыгачак томлыклар   өчен дистәләгән мәкаләләр язган галимәгә карата кызыксыну күрсәтергә бурычлы иделәр. Әмма, әмма... Мин бу нияттә "Идел-пресс" басмаханәсенең унберенче катына күтәрелеп, "Мәгариф" журналын уятып карасам да, уята алмадым. Әгәр танылган язучыларыбыз Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм күренекле әдәбият тарихчыбыз Равил Әмирханнар   бу каһарман  иҗатчы, Әдибә һәм җәмәгать эшлеклесенә багышлап, төпле мәкаләләр чыгармаган булсалар, аның хакында Татарстан җәмәгатьчелеге генә түгел, хәтта ошбу институтларның галимнәре дә белмәгән булырлар иде бәлки.

 

Мәдинә Фәттәхетдин кызы Рәхимкулова калдырган иҗат зур һәм күп кырлы. Аны бер күзәтүчән мәкалә белән генә тигезләп булмый. Безнең бурыч милләткә корычтай ныклык, чишмәи саф күңел белән хезмәт иткән бу сирәк акыл, энергиягә ия булган  шәхеснең мирасын, шәхси батырлыгының бәһасын   мөмкин кадәр тирәнрәк ачу һәм милләтнең үзенә кайтарып бирү.

 

Мәдинә Рәхимкулова безнең милләткә  егерменче гасырда безгә чын татар шәхесенең нинди булырга тиешле феноменын бүләк итте. Татар хатыны кылган гамәл буларак, бу гамәлнең бәсе икеләтә арта. Татар хатыны! Ничек матур һәм горур яңгырый!. Мәдинә апаның төп батырлыгы шунда. Минемчә, безнең педагогика яшь буынны  Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Һади Атласый, Фатыйх Кәрими, Альфред Халиков, Әбрар Кәримуллин, Мәдинә Рәхимкуловалар калдырган шәхес феномены үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Милләтебез шул чакта гына сакланачак.

 

Бу кечкенә мәкалә шушы юлда бер адым булып тора алса, мин бик шат булыр идем. Кешелек бурычымнан тыш, бу минем әле туганлык бурычым да. Без авылдашлар һәм якын туганнар да бит әле — Мәдинә апа минем өч туган  тутам. Без, дөньяга "эз салган" Рәхимкуловлар, байтак. XX гасыр башында дистәләгән хикәяләре белән  танылган язучы Гали Рафикый, XX гасырда алтмыш тапкырга якын басылган "Әлифба" китабының авторларыннан берсе Рәмзия апа Вәлитова, утызынчы елларда СССРның Төркиядәге илчелегенең беренче сәркатибе Габдрахман Рәхимкулов һәм мин, колыгыз — без барыбыз да Рәхимкуловлар нәселеннән һәм Башкортостанның Ырымбур чигендә яткан Кәркәле авылы балалары.

 

Мәдинә апа бихисап шигырьләр язган шагыйрә дә иде. Заманында мин аның берничә шигырен "Аргамак" журналында басып та чыгарган идем. Анда шундый бер исемсез шигырь бар:

 

Валчык кадрен белү өчен

Ачлык күрү кирәк түгел.

Хөрлек кадрен күрү өчен

Коллык күрү кирәк түгел.

Солых кадрен күрү өчен

Сугыш күрү кирәк түгел.

Тормыш кадрен белү өчен

Үлеп карау кирәк түгел.

 

Әйе, кеше кадерен белү өчен дә үлеп карарга кирәкми. Барыбызга да  кеше булып яшәргә генә кирәк. Монысын бөек Тукай әйткән. Монысын, Тукай әйткәнне, Мәдинә апа Рәхимкулова юллар астына яшереп калдырган. Чөнки ул гомере буе шуны раслап яшәде һәм кешеләрчә китеп барды.


Айдар ХӘЛИМ
Матбугат.ру
№ | 21.09.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»