|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2016 Җәмгыять
Иваси сельдь балыгы кабат өстәлләргә кайтаХалык арасында "сельдь иваси" исеме белән танылган сардина иваси 25 елдан соң россиялеләр өстәленә кайта, дип хәбәр итә "Интерфакс". РФ авыл хуҗалыгы министрының урынбасары - Россия балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков журналистларга белдергәнчә, иваси һәм скумбрия запасларын өйрәнгәннән соң, аларны "аулый" башлаячаклар. "Хәзер 18 суднодан иваси һәм скумбрия тотарга заявка алынган", - диде ул.
Аның сүзләренчә, август ахырында һәм сентябрьдә балыклар күпләр бер урынга җыела башлый. "Безнең фәнни-тикшеренү судносы балыкчыларга ярдәм итү өчен балык тоту урынына юнәләчәк. Ул бары тик фәнни тикшеренүләр генә үткәрәчәк, балыкчыларны балыклар күпләп җыелган урыннарга җибәрәчәкләр. Без сәнәгать разведкасын яңадан эшләтеп җибәрәбез", - дип белдерде Россия балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе.
Шестаков билгеләп үткәнчә, иваси - шактый катлаулы объект. Бу балыкны эшкәртү дә кыен. Аны 25 елга якын тотмаганнар, чөнки запаслар беткән.
Аның сүзләренчә, галимнәр аның күләме буенча бик сак фаразлый, биш елда 150 мең тоннага кадәр иваси һәм скумбрия тотылырга мөмкин.
Шестаков ачыклык керткәнчә, нигездә, бу балык Курил утраулары тирәсендә тотылачак. Хәзер Шикотанда "Островной" балык комбинатының яңа инвесторы белән сөйләшүләр алып барыла. Бу предприятие РФ Президенты Владимир Путин белән туры элемтәдән соң билгеле булды.
Гөлүзә ВАСИЛОВА |
Иң күп укылган
|