|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2016 Экология
Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителдеТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтә. Көн азагында һәм бүген кич, шулай ук 23 июньгә каршы төндә Татарстанда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз яву ихтимал. Җилнең давыллап көчәюе дә мөмкин. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитә.
23 июньдә көндез дә һава торышы тотрыксыз булачак. Урыны белән яшенле яңгыр, төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|