|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2016 Шоу-бизнес
Лилиана Ирназарова туган авылында нинди бәйрәм оештырган?Җырчы Лилиана Ирназарова тормыш иптәше Азат, уллары Назар һәм Диар белән Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә үз йортлары белән яши. Өй янында зур бакчалары да бар икән, Лилиана анда яшелчә, җиләк-җимешләр һәм 20 сорт чәчәк үстерә! Гомумән, җырчы бик тырыш һәм һәркая да өлгер булуы белән аерылып тора. Мәгълүм булганча, Дүртөйледә аның балалар өчен ачылган театр-студиясе һәм өч гаилә кафесы матур гына эшләп килә. Быел Лилиана туган ягы – Дүртөйле районы Иске Баеш авылында Сабан туе оештырган. "Бер көндә өч Сабан туенда эшләргә туры килде. Иске Баеш авылындагысы кич белән узды. Ул иҗатташ дусларым Мирхәт Гайсин һәм Илшат Яппаров ярдәме белән оештырылды. Бик күңелле булды, авыл халкы канәгать калды", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лилиана.
Иҗаттагы яңалыкларына килгәндә, Лилиана Ирназарова "Биибез" исемле җырына клип төшерүен белдерде.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|