|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.06.2016 Спорт
Әтием безне һәр иртә йөгерергә алып чыга иде: кышын да, җәен дә, яңгырда да, карда да...Мин беркайчан йөгерергә яратмадым. Моның сәбәбен бик яхшы беләм, билгеле. Үземне хәтерли башлаганны бирле, әтием безне – энем Нариман белән мине иртән йөгерергә алып чыга иде. Бер көн калмыйча! Кышын да, җәен дә, яңгырда да, карда да... Йөгерәсе түгел, атлыйсы килмәгән чакларда да. Мәктәпне тәмамлап, өйдән чыгып киткәнче шулай булды... (Студент вакытта да кайчак иртәләрен йөгергәләдем анысы: «кирәк» дигән нәрсә башта нык утыра иде! Тик теләгәнгә түгел, моны батырлык, дип санаганга, үз-үзем каршында азрак «үсеп» китәсе килгәнгә генә.) Энем йөгерүне яратып калды, ә мин юк. Бәлки, миңа йөгерүнең иртән булуы гына ярап бетмәгәндер? Кечкенәдән тазарак бала булсам да, гомер буе актив идем бит мин. Биш яшьтән 17 яшькә кадәр биедем – балет мәктәбен тәмамладым. Мәктәп данын яклап, чаңгы ярышларында катнаштым. Футбол уйнадым. Гомер буе аэробикага, фитнеска йөрдем. Йокларга яттым, сизәм, йоклый алмыйм. Иртәгәсен эштә дә үземне һаман нидер борчыганга игътибар иттем. «Мине әзерләп карасыннар!» – дидем бит мин... Шул кичне үк энемә: «Мин синең теге клубың белән элемтәгә кердем, – дидем. – Акчаны түләдем. Беренче тренировка кайчан?» Энем шаккатканын сиздермәскә тырышты: үзе артыннан ияртергә теләсә дә, максатына шулай тиз ирешермен дип уйламаган иде бугай ул. Хәер, минем холыкны чамалый инде ул. «ILOVERUNNING» – энем белән без язылган дөрес йөгерү мәктәбе шулай дип атала. «Мин йөгерергә яратам» дип тәрҗемә ителсә дә, аны... минем кебек үк йөгерергә яратмаучылар оештырган. Башта яратмаучылар! Беренче тренировкага безнең белән очрашуга килгән Максим Журило бу хакта бик кызык итеп сөйләде. «Мин гап-гади бер егет идем, – диде ул. – Тәмәке тарттым, эчкәли дә идем. Аннан кинәт бер көн: «Үземне формага кертергә кирәк», – дигән нәтиҗәгә килдем. Йөгерә башладым. Әмма ай ярым дигәндә ташладым. «Ихтыяр көчем шулай бер дә юкмыни икән минем?» – дигән уй үзалдыма максат куярга этәрде. Нью-Йоркта узачак марафонда йөгерәчәкмен! 48 мең катнашучы белән бергә! Әмма бу марафонга эләгү бер дә җиңел булмады, минем кебек теләк белдерүчеләр 300 меңнән артык иде. 2009 ел иде бу. Җиттем финишка! 17 килога ябыктым – югыйсә үземә мондый максат куймаган да идем. Нью-Йорктан кайткач, Мәскәүдә халыкның йөгерү белән бөтенләй шөгыльләнмәвенә игътибар иттем. Нидер үзгәртәсе килеп, дусларым белән Горький исемендәге паркта ярыммарафон оештырдык. Безнең белән 800 кеше йөгерде! Шул вакыт без ун кешенең тугызы дөрес йөгермәвенә игътибар иттек тә инде. Дустым Владимир Пасекунов белән (йөгерергә ярату миннән аңа да йогарга өлгергән иде инде): «Без бит аларга ничек дөрес йөгерергә икәнен өйрәтә алабыз!» – дигән фикергә килдек. Хезмәттәшем Ирина Московкина да безгә кушылды. «ILOVERUNNING» клубы шулай туды. Безнең программа җиде атнага сузыла: кешегә шушы вакыт эчендә кайчан һәм нәрсә эшләргә тиешлеген күрсәткән календарь төзеп бирәбез. Ахырда һәркемне бер максат көтә – нинди дә булса бер ярыммарафонда катнашу. Хәзер клубыбызның уннан артык шәһәрдә филиалы да бар инде». Максимның да, Володя белән Иринаның да күзләре янып, балкып тора. Буй-сыннары матур. Йөгерү аларның тормышын кискен үзгәрткән – «ILOVERUNNING» өчесе өчен дә төп эшкә әйләнгән. Тренер белән дә таныштык. Ирина Борисовна Подъяловская – Дөнья чемпионы, Дөнья рекордсмены, кайчандыр йөгерү буенча Советлар Союзының җыелма командасына кергән. Сиксәненче елларда 800 метрга йөгерүдә дөнья күләмендә рекорд куйган һәм аның бу рекордын бүгенгәчә яңарткан кеше юк! Менә кем безне йөгерергә өйрәтәчәк! Атна азагында электрон почтама клуб исеменнән хат килеп төште: «Котлыйбыз! Беренче атна тәмам!» – дигәннәр. Һәм шунда ук икенче атнага бурычлар куелган, күнегүләр күрсәтелгән. Телефонымны исә «смс»-хәбәрләргә күмделәр: йөгерү турында бу кадәр афоризмны кайдан табып бетерәләр! Ә шулай да безне йөгерергә рухландырган иң зур мотивация, иң зур дәлил – җиде атнадан Барселона шәһәрендә (Испания) ярыммарафонда катнашу иде. Клубка йөри башлагач кына белдем – дөнья буйлап атна саен кайдадыр марафоннар уза икән: Барселона, Рим, Вена, Париж, Берлин, Будапешт, Нью-Йорк, Люксембург, Лиссабон... 2015 елда марафоннар узачак кайбер шәһәрләр исемлеге бу. «Безнең өчен түгел икән», – дияргә ашыкмагыз. Әлбәттә, бөтен кеше дә чит илгә барып йөгерә алмый. Безгә иң беренче дәрестә үк: «Барселонага бармый калучылар өчен шул көнне ярыммарафонны Мәскәүдә оештырабыз. Шул ук дистанцияне йөгерәсез», – диделәр. Берьюлы 15 мең кешенең йөгерүен күз алдына китерәсезме? Моны ничек оештырып була дип аптыраган идем. Чын бәйрәм булды ул! Теркәлү узганда күпме вакыт эчендә финишка килеп җитәргә ниятләгәнеңне күрсәтәсең – группалар шуңа карап туплана. Унтугыз чакрым... Йөгерәмме, атлап кына бараммы – тоймыйм. Әмма алга таба хәрәкәтләнәм. Шул вакыт юл читендә басып торган бер бабайның: «Гуль! Гуль!» – дигәнен ишетеп алдым. Испанча нәрсәдер әйтә. Миңа дәшә бит ул! Күкрәктәге номерга язылган «Гульнара» дигән сүзнең аңа, мөгаен, яртысы гына күренәдер. «Гуль! Тагын бераз гына тырыш! Инде күп калмады!» – диюедер. Бер белмәгән кешенең шулай миңа көч бирүе хәл өстәгәндәй булды. Финишка чыккач, ниһаять, энемнең тавышын ишеттем: «Апаем! Апаем!» Финиш сызыгын ул биргән Татарстан байрагын күтәреп уздым. Группадашлар кул чабып каршы алды – соңгы айны аякларым белән ничек тилмергәнемне барысы да белә. Булдырдым! Мин ярыммарафонны йөгердем! Егерме бер чакрым! Финишка килүгә кызлар чипны салдырды (аны тапшырмасаң, марафонны үттең дип саналмый). Икенче кордондагы кызлар муенга медаль кигертте – мин җиҢүче! Өченче кордонда – плащ бирделәр (тирләп йөгереп килгәннән соң, бик тиз туңа башлыйсың). Аннары иң тәмле кордонга җиттем: өстәл-өстәл җиләк-җимеш, сулар... «Саклау камерасы» урнашкан бинада – аны элеккеге вокзал, диделәр – бик күп өстәлләр куелган: теләгән һәркем массаж ясата ала. Кирәксенмәдем. Йөрсәң, аяклар языла, утырсаң – катып китә. Без энем белән ул кичне 100 мең халык сыйдырышлы стадионда узачак матчка билет та алган идек әле. «Барселона» төркеме уйный. Минем яраткан футболчым Лионель Месси! Барселонага без ике группадан 30 кеше бардык. Ә Россиядән барлыгы 90 йөгерүче катнашты. Әлбәттә, зур ил өчен бу аз. Әмма йөгерү безнең тормышка яңа кереп килә генә. Йөз еллык тарихы булган атаклы Бостон марафоны бар: башта анда да 15 кеше генә йөгергән, ә хәзер кырык меңгә якын кеше катнаша. 500 меӊнән артык җанатар гына була. Бик теләсәң дә эләгеп булмый әле аңа – моның өчен башка марафоннарда йөгереп нәтиҗә күрсәтергә кирәк. Без ни өчен йөгерәбез? Һәркемнең үз максаты бугай. Мәсәлән, энем, ярыммарафонны билгеле бер вакытта үтәргә омтыла, ул аныӊ өчен зуррак максатларга ирешергә ярдәм итүче бер баскыч кына. Мин үземә ошамый торган нәрсә белән дә шөгыльләнә алуымны үз-үземә исбат итәргә теләдем. («ILOVERUNNING»га бер ай йөргәннән соң, әтиемә әйтәм: «Мин әле һаман йөгерергә яратмыйм», – дим. «Кызым, утыз еллык нәфрәт алай тиз генә мәхәббәткә әйләнми инде», – диде ул көлеп.) Кызым Бану: «Быел укуны тәмамлыйм, Мәскәүдән китсәм, мондый атаклы тренерларда шөгыльләнергә мөмкинлек булмаячак», – ди. Миннән күреп, дөрес йөгерү мәктәбенә бер хезмәттәшем язылды. Максаты – тәмәке тартуны ташлау. (Киметте инде!) Ә аның бездән ишетеп Санкт-Петербургтагы мәктәптә шөгыльләнә башлаган дус кызының үз максаты: ул пар табарга тели. Һәм аны беренче тренировкадан ук озатып кайтканнар инде! ...Барселонадан кайтуга «ILOVERUNNING»га... кабат язылдым. Венада узачак ярыммарафонда катнашырга әзерләнүче төркемгә. Беренчедән, анда кызым Бану йөгерергә җыена – мин аңа терәк булып барырга тиеш. Икенчедән, соңгы айны тулы көчемә шөгыльләнә алмадым – үземне тагын бер кат сынап карыйсым килә. Аннан... ошап китте йөгерү! Максатка ирешү күңелгә канат куя: «Алга таба тагын нишли алам икән?» – дип уйлыйсың. Әле интернеттан эзләп таптып – йөзүчеләрнең «Мин йөзәргә яратам» дигән мәктәбе бар икән...
Гөлнара ЗЫЯТДИНОВА, Мәскәү |
Иң күп укылган
|