|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2016 Бәйрәм
Бөтенроссия авыл Сабан туеннан Рөстәм Миңнеханов ФОТОРЕПОРТАЖЫБүген республикабызның күп кенә шәһәр һәм авылларында, шулай ук Ульяновск өлкәсендә дә Сабан туйлары гөрли. Әлбәттә, Сабан туе бүләк һәм күчтәнәчләрсез генә булмый. Ә менә быел Түбән Камада милли бәйрәмебез кунакларына 200 киллограмлы чәк-чәк әзерләгәннәр. 10 сәгать дәвамында әзерләнгә чәк-чәкне бәйрәмчә бизәлгән ат арбасына куеп, кунакларга таратып йөриләр.
Хәзерге минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм күп кенә Татарстан вәкилләре Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы авылының Үзәк мәйданында узучы VII Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша. Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнән фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырып та бара. Юкка гына аны кичә блогерлар нефорумында "блогер" дип атамадылар. Президентыбыз фотолары белән сезне дә таныштырабыз.
--- |
Иң күп укылган
|