поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.06.2016 Әдәбият

Дмитрий Медведевка татар китапларын күрсәттеләр (ФОТО)

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген Мәскәүдә ачылган “Кызыл мәйдан” китап фестивалендә “Татарстан китап нәшрияты” күргәзмәсендә булып, нәшрият эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бу хакта әлеге нәшрият генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

“Кызыл мәйдан” фестиваль-ярминкәсе Пушкин туган көнгә һәм Рус теле көненә багышлап үткәрелә. Беренче тапкыр чара 2015 нче елда уздырылган иде. Былтыр нәшриятлар күргәзмәләрен Владимир Путин карап бәяләде. Быелгы чарада исә Дмитрий Медведев катнашкан. РФ Премьер-министры Татарстан күргәзмәсе янында аеруча озак тукталып, нәшриятта эшләүчеләр белән әңгәмә корган.

 
“Мин аны нәшрият эшчәнлеге белән таныштырдым, былтыр 200гә якын китап чыгуын әйттем. Ул гомуми тираж белән кызыксынды. Былтыр ярты миллионга якын дигәч, гаҗәпләнүен белдерде. Эшебезне югары бәяләде, “молодцы!” дип әйтте”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
 
Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан, нәшрият күргәзмәдә быел кабат басылып чыккан “Моабит дәфтәрләре”н һәм герой шагыйрь турында төрле елларда чыккан башка китапларны да тәкъдим иткән. Чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашкан.
 
“Мин Дмитрий Медведевка Муса Җәлил турындагы китапларны күрсәттем, “Моабит дәфтәрләре” китабын бүләк иттем. Чулпан Мусеевна белән таныштырдым. Медведев, әтиегезне хәтерлисезме, дип, аның белән дә сөйләшеп алды. Безнең белән бер күргәзмәдә булган Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина нәшриятта чыккан милли китапханә турындагы альбом бүләк итте”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
 
Быелгы фестивальдә илнең 80 төбәгеннән 400 нәшрият катнаша. Чакырылган кунаклар арасында Евгений Евтушенко, Эдвард Радзинский, Михаил Веллер, Татьяна Устинова кебек язучылар белән бергә, “Зөләйха күзләрен ача” романы белән танылган Гүзәл Яхина да бар.
 
“Татар китап нәшрияты” былтыр ярминкәгә алып килгән китапларының 70 процентын сатып бетергән. Быел нәшрият гомуми авырлыгы 1 тонна булган 300 исемдәге китаплар алып килгән. Аларның 85 проценты - татар телендә.
 
“Чараның рекламасы да көчле булды, быел ярминкәгә килүчеләр бик күп. Шуңа күрә өметләр зурдан, күп китап сатарга өметләнәбез. Мәскәүдә яшәүче татарлар яңа китаплар белән танышу өчен махсус киләләр. Бу татарлар өчен үзе бер бәйрәм”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
 
“Кызыл Мәйдан” китап фестивале 6 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.
 
 
 
 
 
 
 

Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Татар-информ
№ --- | 03.06.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»