поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.05.2016 Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллинаның юбилеена керү 1500 сум тора

Бу көннәрдә Дилә Нигъмәтуллинаның эше тыгыз чак. Чөнки җырчы 35 яшьлек матур юбилеена әзерләнә. Аны исә ул үзенчәлекле итеп гаиләсе, дуслары, яраткан тамашачысы белән бергә 26 май көнне “МАНО” ресторанында билгеләп узарга ниятли. Барысы бергә җыелуның тагын бер җитди сәбәбе бар – Дилә “Шул да җитә” дип аталган альбомын да презентацияли. Булачак чара турында ачык, мөлаем, чибәр җырчының үзеннән тулырак сораштык.

- Әлеге альбомым алтынчысы. Әмма ул алда чыгарылганнарыннан бик нык аерыла. Элегрәк, дөресен әйтергә кирәк, сан артыннан куа идек. Шуңа да альбомнарга яздырылган җырларымның күбесен хәзер бер дә җырламыйм, онытылган да. Ә менә әлеге альбомга кергән җырларның барысын да мин төрле чараларда башкарам. Алар – минем визит карточкам. Биредә биш ел эчендә башкарылган иң танылган унҗиде җырым тупланган. Тик әлеге альбомга минем ремикслар, дискотека форматындагы җырларым кертелмәде. Алла боерса аның икенче өлешен көз көне Казанның бер дискотека залында шулай ук зурлап тәкъдим итү чарасын оештырырбыз дип уйлыйм.

- Әлеге альбомың сату өчен генә чыгарылдымы, Дилә?
- Сатуга да чыгачак. Аннан соң алдагыларыннан тагын бер аермасы бар – монысын мин бары тик үз акчама гына чыгардым.  Кая гына барсак та тамашачылар альбомымны сорый.  Шуңа күрә ул яңа танышларга, дусларга, туганнарга бүләк итеп тә биреләчәк.

- Дилә, туган көнне дә, альбом презентациясен дә гадәти булмаган атмосферада үткәрү идеясе ничек туды?
- Дустым Альбина Апанаева белән “Татарская усадьба” ресторанында уртак концерт оештырган идек. Андагы энергетика безгә бик ошап калды. Концерт залларында тамашачы белән теләгән кадәр аралашу мөмкинлеге юк. Ә халык ашап-эчеп утыргач, үзен иркенрәк хис итә. Ресторан 250 кешегә исәпләнгән. Аларның 200е яраткан тамашачым булса, 50се  - чакырылган кунакларым - туганнарым, иҗатташ дусларым, бик күптәннән тыгыз элемтәдә торучы журналистлар һәм җанатарларым.

- Дилә, сер булмаса, әйтегез әле, ресторанга билетлар ничә сумнан сатылды?
- Билет 500 сум тора. Шуңа өстәп ресторанның дипозиты – 1000 сум. Тамашачым үкенмәс дип ышанам. Өч сәгатьлек иҗади кичәдә аларны биюләр, җырлар, төрле бүләкләр һәм әлбәттә инде шәхсән үземнән сюрприз көтә.

---
Шәһри Казан
№ --- | 21.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»