поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.05.2016 Матбугат

Ризәлә Исмәгыйлева: “Тәртип FM”ны тыңлаган кеше релакс ала” (ВИДЕО)

“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең бу атнадагы кунагы – “Тәртип FM” радиосының баш мөхәррире, җырлар авторы Ризәлә Котдус кызы Исмәгыйлева.

– Ризәлә ханым, быел радионың 2 яшен матур гына билгеләп үттегез. Шул гомер эчендә нинди эшләр башкарылды?
 
– Бер яшь туган көнне үзара гына билгеләп үткән идек. Ә быелгы “Тәртипле туган көнне” тамашачылар белән бергә сәхнәдә үткәрергә булдык. Һәркемгә мәгълүм: бездәге тапшыруларның күбесен олы яшьтәге танылган шәхесләр алып бара. Ихтирамга, игътибарга, хөрмәткә лаек, татар халкының горурлыгы булган кешеләребезне зурлап халыкка күрсәтергә, бәйрәм ясарга булдык.
 
Ике ел – ике көн генә түгел, әлбәттә. Шактый эшләр башкарылды. 20гә якын тапшыру дөнья күрде. Алар һәркайсы уникаль, дәвамлы. Интернет аркылы безне чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә рәхәтләнеп тыңлый. “Тәртип FM” чыннан да халык радиосы. Чөнки без татар халкының әдәбиятын, сәнгатен, тарихын, гореф-гадәтләрен, гомумән, бай мирасын барлыйбыз.
 
– Радионың исеме аның бүгенге эшчәнлегенә туры киләме? Максатыгыз нинди?
 
– Исеме уйланылган һәм җисеменә туры килә дип саныйм.
“Тәртип FM”ны тыңлаган кеше күңел тынычлыгы таба, кайнап торган кызу заманда релакс ала дип уйлыйм. “Бәхет башы – тәүфыйк, тәүфыйк башы – тәртип, тәртип башы – әдәп, иман, миһербан, шәфкать!” Халык сүзләре бу! Тормыштан зарлану күп, ә менә җайга, тәртипкә салуны һәркем үзеннән башларга тиеш икәнен уйлап бетермибез. Мең шөкер, бу эштә безгә үрнәк булырга насыйп итте Ходай. Халыкның зәвыгын, әхлагын тәрбияләүдә, үзаңын үстерүдә өлеш кертә алабыз икән, димәк без бәхетле!

– Тапшыруларга реклама кертмибез дип әйттегез. Ә радио нәрсә хисабына яши соң?
 
– Аллага шөкер, хуҗаларыбыз бар. Гамәлгә куючыбыз –Медиахолдинг.
 
– “Тәртип FM”ны тыңлаганда үземне туган җиремдә кебек хис итәм, ә башка радиоларны тыңласам Көнбатыш Европа илендә яшим сыман”, – дигән иде танылган бер язучыбыз. Сезгә дә шулай тоеламы?
 
– Әгәр ул язучы башка радиоларны тыңлап карамаган булса, мондый фикерне әйтә алмас иде. Рәхмәт җылы сүзләре өчен. 
 
– Радионың рейтингын кем билгели? Ул мәгълүматларга ышанасызмы?
 
– Аның махсус оешмасы бар. Мин ул әйберләргә бик үк ышанмыйм. Бәлки ул үзара ниндидер бер үсеш өчен кирәктер. Алар дөрес эшләми дип аларның эшен юкка чыгарасым да килми. Иң мөһиме: безне 30 яшьтән өлкәнрәкләр, яшьләр дә тыңлаганын үзебез беләбез.
 
60 + дигәннәренә дә сөенергә кирәк! Радионы тыңлаган әби-бабай янында йөргән оныклар да тыңлый дигән сүз. Димәк, киләчәккә карап эшләнелгән эш. Оныклары татар телен, үзенең кем икәнлеген белеп үсә.
 
– Нишләп сез туры эфирда эшләмисез? 
 
– Яңалыклар, “Спорт онлайн” тапшыруы һәм тәбрикләүләр туры эфирда бара. Тапшыруларны язмада эшләүнең төп сәбәбе – беренче чиратта – сыйфат һәм архив туплау.
 
– Радионың худсоветы бармы?
 
– Бар билгеле. Бер карасаң, безнең җырларның күбесе “Татарстан радиосы” худсоветыннан әллә кайчан үткән. Безнең әле төп худсовет бар – халык!
 
– Киләчәген ничек күрәсез?
 
– Тәртипнең киләчәге өметле дип уйлыйм. Ил-көннәребез тыныч, үзебез сау-сәламәт булып, бер урында туктап калмыйча, әле эшлисе дә эшлисе.
 
 
 


Эльза ГАЗИЗОВА
Акчарлак
№ --- | 18.05.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»