Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ)
Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Мәете Ютазы районы трассасында табылган хатын-кызны үтерүдә шикле адәмне Анапада тоткарлаганнар (ВИДЕО)
Татарстан полицейскийлары мәете быел 30 мартта республиканың Ютазы районында Дөм Тамак авылыннан 200 м ераклыкта табылган хатын-кызны үтерүдә шикле адәмне тоткарлаган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте бу хакта ачыклык керткәнчә, экспертлар хатын-кызның шуңа кадәр 2 ай элек үтерелгәнлеген ачыклаган. Аның башына авыр металл әйбер белән сукканнар.
Хатынның кызлары полициягә хәбәр иткәнчә, әниләрен фатирын сатарга алар күндергән: коммуналь хезмәтләр өчен берничә ел дәвамында тупланган бурыч ярты миллион сумга якынлашкан. Барлык документлар рәсмиләштерелгәннән соң, олы кызы белән яшәгән 30 яшьлек ир-ат элеккеге хуҗабикәнең бөтен әйберләрен үзенең гаражына күчергән.
Автомобиль боксын җентекләп тикшергәннән соң, полицейскийлар анда урын-җир комплектына караган җәймә таба. Җәймәнең икенчесе мәетнең башына бәйләнгән була...
Хатынның олы кызы сүзләренчә, 2 февраль кичен аның белән бергә яшәгән ир, әнисе алкоголь алырга җыенгач, аны кибеткә алып барырга була. Әмма хатын өйгә әйләнеп кайтмый. Шундый хәл беренче тапкыр гына булмаганлыктан, туганнары моңа артык игътибар бирми.
Оператив-эзләү чаралары барышында ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре шикле адәмнең Анападагы төзелешләрнең берсенә эшкә урнашуын ачыклый. Аны 23 апрельгә каршы төндә Россия ЭЭМның Краснодар крае буенча Баш идарәсе оперативниклары тоткарлый. Шуннан соң аны Татарстан полицейскийларына тапшыралар.