|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2016 Бәйрәм
Бәйрәм салютын карау өчен иң уңайлы урыннар билгеле булды9 нчы Май сәгать 10.00 дә Ирек мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре атлый башлаячак. Бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә башлана. Аны «Kazan-Arena» стадионы һәм «Казан» Гаилә үзәге яныннан карау уңайлы булачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева белдерде. 9 нчы Май көнне бәйрәм чаралары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәленә чәчәкләр һәм венок салудан башланачак. Сәгать 10 да Ирек мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөреше узачак.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Мәскәүдә Кызыл мәйданда тантаналы парад шул ук вакытта башлана. «Туры элемтә аша Россия Федерациясе Президенты чыгышын ишетеп булачак», - диде ул.
Ирек мәйданында 15.00 гә кадәр бәйрәм концерты көтелә. Якынча 16.00-16.30 да 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында тантаналар узачак. Монда концерт оештырыла, шагыйрь әсәрләреннән өзекләр укылачак.
18.00 дән 22.00 гә кадәр бәйрәм чаралары «Kazan-Arena» стадионында дәвам иттерелә. Алар фейерверк белән тәмамланачак. Җәмәгать транспорты эше шушы бәйрәм чараларын исәпкә алынып оештырыла.
--- |
Иң күп укылган
|