|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2009 Шоу-бизнес
ИГЕЛЕК ИГЕЛЕККӘ ТАРТЫЛАБу көннәрдә Камал театрында бара торган 21 нче сезон концертларында Салават Фәтхетдинов, тамашачыга җыр-моң бүләк итү белән бергә, хәйрия акциясендә дә катнашырга чакыра. Һәрдаим искәртеп торуларынча, акциядә катнашучы, ягъни җырчының тормыш һәм иҗатын сурәтләгән буклетны сатып алучы, Салаваттан нинди дә булса истәлек бүләген, һичшиксез, отачак һәм оталар да. Бер атуда ике куян: буклетлы да, бүләкле дә буласың! Россия балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Салават Фәтхетдинов хәйрия акциясе дәвамында тупланган акчаны тиенен-тиенгә ятимнәргә, авыру балаларга тотарга исәп итә.
Моннан берничә көн элек Марат Бикмөхәммәтов атлы егет кер юу машинасы отты. Марат быел Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган икән. Дипломатик эшкә билгеләнер алдыннан Салават концертын карарга булган һәм буклет сатып алуга, шактый ук саллы бәхет елмайган. "Отышның ни икәнлеген белүгә үк мин әти белән әнигә телефоннан шалтыраттым да кер юу машинасын алмаска, Татарстан балалар фондына, ятимнәр йортларының берсенә тапшырырга теләгем барлыгын әйттем, – дип сәхнәгә чыгып сөйләде ул. – Өйдәгеләр минем теләкне хуплады. Салават абыйның җырлары күңелемә дәва булды, рәхәтләнеп ял да иттем, минем ниятем Ураза башланыр алдыннан саваплы гамәл булсын иде".
Шулай, Салават үзе оттырышсыз хәйрия акциясе уздырып изгелек кылса, аның үрнәген хуплаучылар, фондка өлеш кертүчеләр дә шундый игелек кыла.
Концертларның үзенә килгәндә, тамашачының мәгънәле җырларга, моңга сусаганы сизелеп тора. Зал һәркөнне туп-тулы. Салават әйтмешли, билетлар бар, урыннар юк. Татарстаннан гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән киләләр, нәкъ менә концерт көннәренә тәгаенләп, Германиядән, Латвиядән кайтучылар да бар. Берничә көн элек Чуашстаннан килгән ап-ак яулыклы ике әби идәнгә аякларын сузып утырып рәхәтләнеп җыр тыңлады. "Үзем сезгә килгәч тә ишек төбенә утыртырсыз инде, – дип акланды Салават. – Сурәтем төшерелгән футболкалар бүләк итәм, астыгызга салып утырсагыз, бераз йомшак булыр. Мине искә төшереп, гәпләшеп утырырсыз дип чәй дә бүләк итәм". "Бигрәк тәмле телле, мәрхәмәтле инде бу Салават, – дип шатланды әбиләр. – Концертка киләбез дигән сылтау белән бик иркенләп Казанны карадык, мәчетләргә кердек".
"Быел Сабантуйда туганнар белән очраша алмаган идек, уйлаштык та Салават концертларында очрашырга булдык һәм шуңа шатбыз", – диде Әлмәттән килгән Сәрия, Галим, Алсу, Ләйсән, Хәбиб.
Ә концертта күтәрелгән тема үтә җитди: ул киләчәгебез белән бәйле, телгә, дингә, моңга мөнәсәбәтле. Шулай, концертларга килмәгән җиреңнән килерсең, үзе генә түгел, улы Рөстәм, шәкертләре Зөлфәт, Ләбибә, Ришат җырлаганны да яратмаган җирдән яратырсың.
Габделбәр РИЗВАНОВ |
Иң күп укылган
|