поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.04.2016 Мәдәният

"Нижгарбикә-2016" конкурсында катнашучыларның нинди "изюминкалары" булган? (ФОТО)

8 апрель көнне Сергач районы Кочко-Пожар авылы күп санлы кунаклар кабул итте. Алар арасында Татарстаннан килгән Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова һәм хатын-кызлар өчен татар телендә чыга торган бердәнбер әдәби-нәфис “Сөембикә” журналының директоры - баш редакторы урынбасары Рәмзия Әнвәр кызы Кашапова да бар иде.

Нижгар төбәгенең татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Пильна, Спас, Сечен, Сергач районы авылларыннан килгән 150гә якын иң актив хатын-кызларның Кадрия ханым белән җылы күрешүе “Түгәрәк өстәл”  артында фикер алышу рәвешендә алып барылды. 

Шул кысаларда барлык авыллар вәкилләренә бүләккә “Сөембикә”, “Нижгар татарлары” журналлары, “Туган як” газетасының чираттагы номеры, шигырьләр һәм хикәяләр китаплары салынган капчыклар тапшырылды, ә иҗтимагый һәм милли-мәдәни тормышта әйдәп баручылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы актив позицияле хатын-кызлар дип Пильна районыннан Надирә Абдулбәр кызы Абдулганиеваны, Венера Максут кызы Измайлованы, Спас районыннан Адилә Вафа кызы Нафееваны, Зәкия Салех кызы Юнисованы, Сергач районыннан Тәнзилә Нурулла кызы Паламарчукны, Эльвира Әхмәт кызы Мусинаны, Кызыл Октябрь районыннан Гөлсинә Рафек кызы Исмаилованы, Сәрия Сәмиулла кызы Ефремованы мактау кәгазьләре белән билгеләде, ә Түбән Новгород өлкә хөкүмәтенең региональ һәм муниципаль эчке сәясәт министрлыгы Пильна районыннан Наилә Җәфәр кызы Иксанованы, Әлфия Абдулбәр кызы Аймалетдинованы, Спас районыннан Кәримә Каюм кызы Салихҗанованы, Гүзәлия Зиннур кызы Шакированы, Сергач районыннан Наилә Аманулла кызы Жиһаншинаны, Гөлнур Тимергали кызы Мангушеваны, Кызыл Октябрь районыннан Наилә Надир кызы Абдуллинаны, Сәрия Сайрулла кызы Аймалетдинованы, Әлфия Хайдәр кызы Мөхәммәтҗанованы һәм Наилә Әдип кызы Валемееваны, Сечен районыннан Кадрия Сәяр кызы Армиханованы бүләкләде. 
 
Бу матур чара клубта җирле балалар бакчасы әзерләгән тәрбия темасына багышланган күренештән башланды. Аннары өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов килгән барча кунакларга, җирле клуб бинасының фойеларын, сәхнәсен кыска вакыт эчендә сокланырдый тәртипкә китерүдә зур көч куйган клуб хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерде һәм киләчәктә тамашычылар залы да район администрациясе ярдәмендә тулысынча яңартылуга өметләр баглады. 
 
Сергач районының җирле үзидарә башлыгы Николай Субботин килгән кунакларны татар телендә сәламләп, бөтен нижгар татарларын – Сергач татарлары дип әйтсәк тә ялгышлык булмас, диде. Бер-берең белән якын күршеләрчә аралашып, ана телеңне, милли мәдәниятне, дини йолаларны саклау милләтара дуслыкны ныгытуда тирән әһәмияткә ия, дип билгеләде. Үз чиратында Николай Михайлович киләсе елга Кочко-Пожар мәдәният йортын төзекләндерүдә булышырга һәм аны районның татар мәдәни үзәге итәргә ышандырды, шушындый очрашуларны даими рәвештә уздырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. 
 
“Түгәрәк өстәл”гә “Нижгар төбәге хатын-кызлары” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе, өлкә хөкүмәтенең региональ һәм муниципаль эчке сәясәт идарәсе башлыгының урынбасары Ольга Шумакова да килгән иде. Ул үзенең чыгышында татар хатын- кызларының эш сөючәнлегенә югары бәя бирде, төрле милли-мәдәни чараларда, сабантуйларда күбесе очракта хатын-кызларны бүләкләү турында сөйләде, шул уңайдан өлкәне яртылаш сөт белән тәэмин итүче Пильна районы савымчыларын да искә алды. Өлкәбездә булган 36 иҗтимагый оешма арасында уңышлы эшләп килүче татар автономиясен билгеләп, Ольга Николаевна бу чараны оештыруда төп рольләрне башкарган Рәзилә Ахмадуллина белән Рамил Салихҗановка рәхмәтләрен җиткерде. Аның фикеренчә, безнең Ватаныбыз, тарихыбыз бер үк, шуңа күрә Россияне ныгыту, аның белән горурлану безнең күмәк бурычыбыз, шуңа без телне, милли үзенчәлекләрне саклау өчен халык- ларны берләштерүгә багышланган төрле чараларны даими уздырырга тиешбез. 
 
Кадрия ханым Идрисова чыгышын үзе һәм ул җитәкләгән “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге белән таныштырудан башлады һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. Ул ана белән бала арасындагы гомерлек бәйләнеш турында күп санлы мисаллар ярдәмендә кызыклы әңгәмә корды, милләт үсешенә комачаулый торган күренешләрне искә алып, күп кенә уңган татар кызларының башка милләт вәкилләренә кияүгә чыгуына карата борчылуын җиткерде. Моннан тыш, Кадрия Рәис кызы баланы ана карыныннан мәҗбүри ярып алу киң таралуын да билгеләп үтте һәм шулай ук баланы күкрәк сөте белән имезмәүче аналарны тәнкыйтьләде: “Баланы ике яшькә кадәр имезү – фарыз, моны белмәү гөнаһ кына түгел, җинаять!”- дип кистереп әйтте Кадрия ханым. Элекке йолаларның кайберләре, мәсәлән, кендек бавын кадерләп җыештырып куюны, бәбинең беренче тапкыр чәчен алгач, мохтаҗ кешегә садака бирүне искәртте, бишек җырларына да игътибар бирде, чөнки “баланың бишеге – тормышның ишеге”, - дигән әйтем бар картларда. Балага мәгънәле исем кушу да аның алдагы тормышында зур роль уйный, диде. Җиткерәсе килгән фикерләреңне, теләкләреңне балага кечкенәдән, 5 яшькә кадәр чагында сеңдерергә кирәк, аннан соң булуы мөмкин. Нәкъ менә шул чорда биргән тәрбия гомер буена истә калырлык булып аңга сеңә. Безгә яшь буында үз милләтебезгә хөрмәт уятырга кирәк. Ә миллилек иң беренче кием-салымнан башлана. Бу максатларны тормышка ашыру өчен барлык төбәкләрдә дә “Ак калфак”ның җирле оешмалары эшләсен иде, аның составында татар табиблары, юристлар, укытучылар, уңган аш осталары, дизайнерлар булсын, башка милләт хатын-кызлар оешмалары белән бергә аралашып эшлисе иде, дигән теләген белдерде Кадрия ханым. Сүз уңаеннан әйтеп үтик - Түбән Новгород оешмасында аларның күбесе бар инде. Ул татар хатын-кызларының бүгенге проблемаларын да атады, аларның чишелеш юлларын күрсәтте. Шулай ук «Тәрбия баскычлары» проекты белән таныштырды. Әлеге диск форматындагы бер сәгатьлек фильм безнең бала алдында ана карыныннан алып, кырык көнгә кадәр булган бурычларыбыз һәм тәрбия турында. 
 
Татарстан кунагының җылы әңгәмәсе талантлы яшь башкаручы, тирән мәгънәле җырлары белән уйланырга мәҗбүр итүче Сиринә Зәйнетдинова һәм виртуоз баянчы, композитор Ваиз Бәйрәмов чыгышлары белән үрелеп барды. Кызыл Октябрь районы мөхтәсибе Харис хәзрәт Исмаиловның хатын-кызларның тормыштагы ролен олылап сөйләве узган чарага үзе бер ямь өстәде. 
 
Нижгар төбәгендәге Спас һәм Пильна районнарында “Ак калфак”ның өлкә оешмасы оештырган җирле бүлекчәләре уңышлы гына эшләп килә инде. Бу оешмаларның җитәкчеләре Кәримә ханым Салихҗанова һәм Наилә ханым Иксанова кыскача нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәрен сөйләп бирделәр. Алар ярдәмгә мохтаҗ булган ялгызакларга, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә булышалар, тугры юлдан тайпыла башлаган балигь булмаган балаларны күзәтү астына алалар һәм төрле мастер-класслар уздыру белән мәшгульләр. 
 
“Түгәрәк өстәл” зур оешканлык белән узды һәм ике якта да яхшы кичерешләр, онытылмас тәэсирләр калдырды. 
 
“Нижгарбикә-2016” өлкә конкурсы алдыннан барлык кунаклар чәй белән сыйландылар һәм кайнар аштан авыз иттеләр, шулай итеп фикер алышулар табын артында да дәвам итте. Пылауны казаннарда саф һавада учак ягып Азат Жиһаншин пешерде, зур самавырда чәйне Ирфан Фәхретдинов кайнатты, ә инде тәмле камыр ашларын Кочко-Пожарның бер төркем уңган-булган хуҗабикәләре әзерләде. 
 
Бу көнгәбилгеләнгән мәдәни программаның икенче өлеше – “Нижгарбикә-2016” өлкә конкурсы Кочко-Пожар мәдәният йортының сәхнәсендә узды. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучы кунаклардан гайре аны карарга авыл халкы да күпләп җыелды. Без бит шундый рәвешле конкурсларда күбесе яшь кызлар катнашуга күнеккән, шуңа да “Нижгарбикә” үзенчәлекле бәйге иде – анда гаиләләре, балалары булган алты ханым катнашты, берсе генә туташ иде. 
 
Кичәне клуб каршында шөгыльләнүче үзешчән балалар кунакларны сәламләү темасына язылган җирле такмаклар белән бик матур башлап җибәрделәр. Аннары алып баручы Тәнзилә Паламарчук тамашачыларны матур иттереп сәламләгәннән соң, сәхнәгә конкурста катнашучы ханымнарны чакырды. Менә алар: Кызыл Октябрь районыннан Пашат мәдәният йорты директоры Заһирә Абдулхалекова, Пильна районыннан Петрякс балалар бакчасы мөдире Гүзәл Аляутдинова, Сергач районы Мөтеравыл администрациясе белгече Лима Жалилова, шулай ук Кызыл Октябрь районы вәкиле, федераль судья ярдәмчесе Венера Летфуллина, Кочко-Пожардан укытучы Гөлнара Нәвретдинова, Спас районы Татар Моклокасыннан Сергач телевидениесында диктор булып эшләүче Рәйсә Хабибуллина һәм Сечен районы Красный Островтан эшмәкәр Алсу Халилуллина. 
 
Бу көнне Кочко-Пожар мәдәният йортында бу сүзнең чын мәгънәсендә бәйрәм булды – ул да булса татар теле, татар җыры, татар гореф-гадәтләре, татар мәдәнияте бәйрәме. Һәм менә шушы бәйрәм белән барча халыкны өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе, милләтпәрвәр якташыбыз Рушан Идрисов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов һәм Кадрия ханым Идрисова җылы котладылар, конкурста катнашучы ханымнарга уңышлар теләделәр. 
 
“Безнең бүген “Түгәрәк өстәл” артында бик эшлекле, файдалы сөйләшү булып үтте, мин моңа бик шат, хезмәттәшлек элемтәләрен ныгытып, татарлыгыбызны саклау өстендә бергәләшеп эшләрбез дип ышанам. Мишәр хатын-кызлары бит бар яктан да булдыклы һәм моны алар бүген сәхнәдә тагы бер тапкыр исбатлар. Без кая барсак та, татар кызы конкурслары уздырыла, ә биредәгесе “Нижгарбикә” дип атала, чөнки катнашучылар чынлап та бикәләр. Үзләрен җиңеп, мишәр ирләренең рөхсәтен алып, милли кием киеп сәхнәгә чыкканнар икән – алар инде җиңүчеләр. Уңышлар сезгә, матур итеп чыгыш ясагыз, хөрмәтле ханымнар”, - диде үзенең чыгышында Кадрия ханым һәм катнашучы хатын- кызларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бүләкләр тапшырды. Аннары Казан артистлары – җырчы Сиринә Зәйнетдинова белән баянчы Ваиз Бәйрәмов үзләренең матур, профессиональ чыгышлары өчен кайнар алкышларга күмелделәр. 
 
Ниһаять, конкурс программасы башланды. Тәнзилә ханым әйтмешли, сәхнәдә җиде йолдыз балкыды бу кичне. Берсеннән-берсе матур, уңган, батыр туташ-ханымнар визит карточкасында үзләре белән таныштырдылар, бишек җыры җырладылар, әкият күрсәттеләр, яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр, аш-су әзерләүдә, табын коруда осталыкларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, кыскасы, сәхнәдә ут уйнаттылар. Тулаем алганда, барысы да бик җитди әзерләнгәннәр, чыгышлары югары дәрәҗәдә булып, тел-теш тидерерлек түгел иде. Татар хатын-кызына хас тәрбиялелек, тыйнаклык, сабырлык, әниләргә хас булган ягымлылык, мөлаемлык, олыларга ихтирам, шул ук вакытта көчле рух, батырлык, уңганлык ачык чагылды һәркайсының чыгышында. Һәрбересенең, руслар әйтмешли, үз “изюминкасы” бар иде. Яраткан шөгыльләре – тегү, чигү, аш эшләүдән гайре, сәйләннән, бүтән төрле әйберләрдән эшләнгән кул эшләре искиткеч матур иде. 
 
Бигрәк тә Заһирә шаккатырды бу биремдә – нинди генәме материалдан матур әйберләр эшләми ул. Ә сәнгать номеры буларак картларга ихтирам-тәрбия темасына эшләнгән сәхнә күренеше кемне дә битараф калдырмады. Гүзәл шулай ук күпкырлы шәхес – җыр-биюгә дә оста, визит карточкасы да эчтәлекле иде, өч баласына ягымлы әни дә ул. 
 
Лима шулай ук өч бала әнисе һәм барлык биремнәрен дә өч кызы катнашында әзерләгән иде. Ә инде сәнгать номерындагы биюләре шаккатырды, ничек шулай өйрәнгәннәр диген. Дүрт яшьлек нәни Камилә дә сәхнәдә үзен чын артистларча тота белә инде, хәтта бу гаиләдә бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел – әтиләре Рәшит Мөтеравыл мәдәният йорты директоры, Лима үзе дә бер генә мәдәни чарадан калмый, олы кызлары Лилия белән Җәмилә сәхнәдә үсәләр дисәк тә ялгышмабыз. Менә шундый талантлы гаилә Жалиловлар. 
 
Венера туташ яшь кызларга хас сөйкемлелеге, тыйнаклыгы белән тамашачы күңелен җәлеп итте. 
 
Гөлнара да барлык чыгышларын кызлары Диана һәм Эмилия белән әзерләгән иде. Алар бик үзенчәлекле визит карточкасы күрсәттеләр, Гөлнараның әтисе, күптөрле конкурс- фестивальләр лауреаты һәм дипломанты, җырчы-баянчы Вафа Курамшин да катнашты анда. Ә инде Гөлнараның бишек җырын, сәнгать номерында “Кыр казлары”н башкаруы таң калдырды. 
 
Рәйсә үзенең эчкерсезлеге, гадилеге белән тамашачы күңелен яулады, ә инде очып-очып биегәне әле дә булса күз алдында. 
 
Алсу турында аерым әйтеп үтәсем килә. Аның туган авылы Красный Остров Сечен районындагы бердәнбер татар авылы, шулай да биредә мәдәни тормыш гөрли, мәдәниятне саклауга зур әһәмият бирелә. Бу юлы да алар булышу төркеменә кергән китапханәче Кадрия Армиханова һәм клуб мөдире Гүзәл Азизова белән визит карточкасында авылларының тарихы, күренекле шәхесләре турында сөйләделәр, Алсуның үзе белән таныштырдылар. Алсу эшмәкәр, ире белән күп еллар инде авылда кибет тоталар, әмма спиртлы эчемлекләр сатмыйлар. Алар дини гаилә, Алсу намаз укый. Олы уллары авыл мәктәбен тәмамлаганнар, ә төпчекләре Алмазга андый бәхет булмады инде һәм телне, гореф-гадәтләрне онытмасын өчен алар аны Сафаҗай мәктәбенә йөртәләр. Ә бит ул 25 чакрым ераклыкта, димәк, һәр көн 50 чакрым ара узарга кирәк. Хәзер Алмаз 1 класста яхшы билгеләргә генә укый, шартлатып татарча сөйли, әнисе белән намаз укый. Конкурста Алсу борынгы бишек җырын башкарганда, залда чебен дә очмады. 
 
Кыскасы, “Нижгарбикә”дә катнашучы ханымнарның мактауга лаек сыйфатларын язып бетергесез, шуңа да Рәмзия Кашаповадан (жюри рәисе), Рамил Салихҗановтан, Гаяр Хәсәновтан, Рушан Идрисовтан, “Туган як” газетасының редактор урынбfсары Ринат Сөннәтовтан һәм “Сельские вести” Кызыл Октябрь район газетасы редакторы Рауф Ваһаповтан торган мәртәбәле жюрига эшләве бик авыр булды. Рәмзия ханым да: “Минем бер артист дустым бар, ул: “Жюрида дошман утырсын”, – ди”, - дип әйтеп үтте. Чынлап та, барысына да ярап булмый, әмма конкурс булгач җиңүчесе була инде. Бу юлы да барлык балларны кушкач, “Нижгарбикә- 2016” исеме Гөлнара Нәвретдиновага бирелде. Заһирә “Иң ягымлы әни” дип билгеләнде, Гүзәл “Иң зирәк хатын- кыз” булды, Лима “Иң сәләтле хатын-кыз” исемен алды, Венера “Иң гүзәл туташ” дип табылды, Рәйсә “Тамашачылар симпатиясе”н яулады, Алсу “Үз эшенең остасы” дип табылды. Барча туташ-ханымнар өлкә татарлары автономиясе исеменнән истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. “Сөембикә” журналының махсус призын Рәмзия ханым Алсуга, ә Нижгар татарлары конгрессы призларын Гаяр әфәнде Гүзәл белән Заһирәгә тапшырдылар. Шулай ук барча катнашучы ханымнар “Сөембикә” журналына ярты еллык подписка белән бүләкләнде. Без дә буш итмәдек бу уңган-булган ханымнарны, аларның бит күбесе редакциянең дә якын дуслары, тыгыз элемтәдә торабыз һәм Ринат Сөннәтов истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде үзләрен. Хатын-кыз өчен чәчәк һәрчак иң яхшы бүләк булып тора, бу юлы да без Нижгар бикәләрен чәчәксез калдырмадык, ә аларны алырга Шөбиле һәм Ачка хуҗалыклары булышты. Кочко-Пожар мәдәният йорты коллективы РНКАТНО исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде, “Туган як” редакциясенә дә истәлекле бүләк тапшырылды. 
 
Менә шулай күркәм генә узды бу мәдәни чаралар. Музыкаль паузаларда җирле үзешчәннәр Алсу Жиһаншина, биюче кызлар Эмилия Нәвретдинова белән Эльнара Фәхретдинова, Жиһаншиннар гаиләсе матур җыр-биюләре, баянда уйнаулары белән тамашачыны шатландырдылар. Петряксның “Гүзәл” хоры да бик матур чыгыш ясады. 
 
Әлбәттә, зур эш башкарылды һәм аны башкарып чыгуга күп кенә көч, вакыт сарыф ителде. Әмма бергәләп тотынгач, булдырдык без аны. Өлкә татарлары автономиясе рәисенең урынбасары Рәзилә ханым Ахмадуллинаның телефоны кызгандыр кайчак, бу чараларны оештыруда шәхсән аның өлеше иң зурдан. Кочко- Пожар мәдәният йорты хезмәткәрләре – мөдир Ибраһим Мусин, художество җитәкчесе Эльвира Мусина, акком-паниатор Азат Жиһаншин, техник хезмәткәр Әлфия Шакирова ремонт эшләрен тәмамлап, клубны кунаклар каршылардый итеп әзерләр өчен кунарга гына өйгә кайттылар. Автономия җитәкчелеге, Рушан Идрисов, Кочко-Пожар авыл администрациясе – барысы да зур көч куйды, барысына да зур рәхмәт. Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлегенә, аның җитәкчесе Светлана Лисинага шулай ук рәхмәтнең олысы, ул бар эшне дә үзенең контролендә тотты. Нәтиҗәдә, яңартылган сәхнә, фойелар бик матур булды. Без, редакция коллективы да, якта калмадык, әлбәттә, оештыру эшләрендә, кунакларны каршы алып, аларга сый-хөрмәт күрсәтүдә актив катнаштык. Бергәләп эшләгән эшебез нәтиҗәле булды дип уйлыйм. Сезнең дә фикерләрегезне беләсебез килә, хөрмәтле ханымнар, “Түгәрәк өстәл”, “Нижгарбикә” чаралары турында алар белән уртаклашсагыз, без бик шат булыр идек. 
 
Бу типтагы чара беренче булса да, соңгысы булмас дип ышанабыз, шуңа да яңа очрашуларга кадәр, дуслар. 
 
Илнар Садеков фотолары.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 


Кадрия РАВИЛОВА, Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 25.04.2016
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»