|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2016 Шоу-бизнес
"Алканат" төркеме таркала: Илназ сүгенүле җырлар, ә Артур поп җырлый башлыйТатарда сирәк рок-төркемнәренең берсе булган "Алканат" тиздән таркалачак. Бу турыда егетләр "Яшьләр-Онлайн" тапшыруына килгәч әйттеләр. Шушы көннәрдә интервью ТНВ эфирына чыгачак. Төркем ни өчен таркала дигән сорауга музыкантлар үз аңлатмасын бирде. Һәркайсы аерым иҗат итә башлый икән. Артур Исламов поп-җырлар башкарырга җыена ("попса түгел, ә нәкъ менә поп" диде Артур). Илназ Гәрәев, үзе әйтүенчә, "начар җырлар" җырламакчы, араларында, хәтта, сүгенү сүзлеләре бар ди. Динә Закирова үзенең скрипкасы белән болай да төрле төркемнәрдә, төрле чараларда катнаша. Коллективның иң яшь музыканты барабанчы Искәндәр исә тагын да зур проект белән яна бу көннәрдә - диплом проекты. Ул әле студент. Шулай итеп, егетләр-кызлар 23 апрель көнне хушлашу концерты оештыра. Ул Казанның "Маяковский" клубында узачак. "Алканат" төркеме шулай итеп тарихта калырмы, әллә хушлашу концертлары кайбер өлкән җырчыларныкы сыман дәвамлы булырмы - күрербез.
--- |
Иң күп укылган
|