|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2016 Фаҗига
Татарстанда югалган балыкчыны икенче тәүлек эзлиләрТатарстанның Спас районы Әҗмәр авылында 17 апрель көнне югалган 1979 елгы ир-атның мәетен эзлиләр. Ул 1987 елда туган икенче балыкчы белән Актай елгасына балыкка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. 1979 һәм 1987 елгы ир-атлар Әҗмәр авылына берәр атнага кунакка килгән була. Йорт хуҗасы өенә кайткач, кунакларның юклыгын күрә. Күршеләре, әлеге ир-атларның иртән үк Актай елгасына балыкка китүен җиткерә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә көндезге сәгать 1ләрдә коткаручылар судан яшьрәк ир-атның мәетен табып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган. Аны югалган балыкчыларның көймәсеннән 50 метр читтә 3-4 метр тирәнлектә тапканнар. Көймә үзе ярдан 300 метр читтә булган.
Икенче балыкчыны эзләү эшләре дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|