|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2016 Җәмгыять
Казанда 300 артык кеше “Татар дозор – 2016” квест-уенында катнашачак (ФОТО)Маҗаралы уен быел сигезенче тапкыр үткәрелә, катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел, сайлау турыннан үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 45 команда катнаша. Өч йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк. 17 апрельдә сәгать 11:00 дә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында сигезенче уздырала торган уенның төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы законның үтәлешен тикшерү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру. Уен Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Уенның программасы бик күп иҗади биремнәрдән тора. Алар татар телен популярлаштыру, татар символларын фотога төшерү - милли орнамент бизәкләре, татар хәрефләре, хаталы элмә такталарны, реклама баннерларын, юл күрсәткечләрен фотога төшерү һ.б. белән бәйле. Командалар Казанның тарихи урыннарын үтеп төрле иҗади биремнәр эшләргә тиеш булачаклар (мәсәлән: флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б.). Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булачак - быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда. Катнашучылар "Гыйлем" фәнни-популяр медиа-проекты тарафыннан оештырылган биремдә фәнни терминнарны татарчага тәрҗемә итәчәк; шулай ук арт-перфоманс оештыру, кинофильмга сценарий язу, “Билайн” компаниясеннән конкурста катнашу, танылган татар эшлекләре яшәгән урыннар белән танышу мөмкин булачак. Һәм иң мөһиме, һәркем Бауман урамында үтәчәк масштаблы флешмобта - зур "Ә" хәрефе ясауда катнаша алачак. Әлеге флешмоб өстән видеога төшереләчәк. Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|