поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
07.04.2016 Мәдәният

Айгөл Әхмәтгалиева белән интервью (ФОТО)

Айгөл Әхмәтгалиеваның табадан төшкән юл язмалары, хикәяләрен газета укучылар да, үзебез дә көтеп кенә торабыз. “Иҗатын бик яратабыз. Үзе турында да тулырак беләсебез килә. Кайдан илһам алып бетерә дә, әсәр, юл язмасы геройларын кайлардан гына таба икән Айгөл?!” — дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый.

— Геройларны кайлардан табаммы? Кая барсам да, табыш белән кайтам мин, — ди Айгөл. — Табыш ди¬гәнем — берәр язма яки хикәя өчен тема, геройлар инде. Казанга еш йөргәч, юлда кемгә дә булса “бәйләнми” калмыйм. Берәрсе янына барып утырам, бер-ике минут үтүгә, сүз җебе ялганып китә дә, аерылышканда күп очракта телефоннар алмашып, туганнардай булып хушлашабыз... Дөрес, бөтен сөйләгән сүзне дә кәгазь битенә төшереп булмый. Ниндидер мәгънә яки гыйбрәт, сабак “табылса” гына укучыга тәкъдим итәргә мөмкин.

“КИТАП БЕЛӘН ҮСТЕК”

— Айгөл, сүзне балачак, туган-як, газиз кешеләрегездән башлыйк әле.
— Актаныш районында туып-үстем. Кайсы авылдан дисәләр, өч исемне әйтеп, мактанып йөрим: Иске Сәфәрдә туганмын, балачагым Качкында үтте. Әтием Габдулла белән әнием Гөлзәлифә Усы авылыннан булгач, үземне аннан дип тә әйтә алам. Әти-әни — укытучылар, хәзер икесе дә лаеклы ялда. Сеңелләрем Сөмбел һәм Айсылу белән балачактан гел китап укып үстек. Өебездә менә дигән китапханә булды, уеннарыбыз да кәгазь турау, укытучылы уйнау иде. Шифоньер ишеген такта итеп, акбур белән сызгалап, кырып бетергәнне күргәч, әти чын кара такта алып кайтты. Бер бүлмәне мәктәпкә әйләндергән идек шулай... Алма агачыннан ерак төшми: кызым бик кечкенә чакта, бервакыт коридорда аяк киемнәрен тезеп куйган, үзе, укытучы булып, шуларга дәрес бирә... Сеңелләремнең кызлары да бишектән төшүгә каләм белән кә¬газьне уенчык итеп уйный башладылар.

— Каләм тибрәтү кайчанрак башланды? Тәүге язмагыз укучыларга барып җиттеме?
— Башлангыч сыйныфта укыганда дәрескә дип язган бер куплетлы шигырьләрне, иншаларны укытучыбыз Әсма апаның район газетасына, “Яшь ленинчы”га (хәзер “Сабантуй”) җибәрүе чишмә башы булгандыр, мөгаен. Ул язмаларны, шигырьләрне әни белән икәүләп дөресли, төзәтә идек... Хәтерлим әле: “Авылым — горурлыгым” дигән кечкенә генә мәкаләм басылгач, бер сум илле тиен гонорар да килде. И-и, үзең эшләп тапкан акчага зур каплы шоколад сатып алулар... Ә инде кемдер әйтеп торгандай, рәхәт бер җиңеллек белән язылган тәүге хикәям — “Соңгы өмет” булды. Ул чакта әле компьютерлар юк, шакмаклы дәфтәр битенә кулдан гына язышлы... Кечкенә кызым янымда уйнап утыра, мин, артымнан куалармыни, идәнгә ятып, ашыга-кабалана хикәя язам... Бервакыт әти, безгә кунакка килгәч, шул  кулъязманы үзе белән Казанга алып китте. Безнең өйдә гомер бакый, “Совет әдәбияты” дип исемләнгән чагыннан ук, “Казан утлары” иң абруйлы журнал иде. Әти хикәямне редакциягә алып кергән. Күз алдына китерәм әле: әдәбият бүлеге җитәкчесе Флүс Латыйфи (урыны җәннәттә булсын) ул кәгазь битләрен бик аптырап кына кулына алгандыр. Шулай булмыйча, беркем тикшер-мәгән, бер язучы хәер-фатыйха бирмәгән килеш, монда Чаллыдан берәү иң беренче хикәясен “Казан утлары”на бирергә җөрьәт итсен әле... “Кулдан язылган шул, машинкада җыеп китерергә кирәк иде”, — дигәч, әти, берәрсе җыеп бирергә риза булмасмы дип, кулъязманы калдырып, белешергә чыгып киткән. Ул әйләнеп килүгә, Флүс абый инде хикәяне укып чыгарга өлгергән һәм... “Машинкада үзебез җыябыз, журналга да бирәбез!” — дип өздереп әйтеп тә куйган. Алланың рәхмәте белән, хикәя озак та үтми “Казан утлары”нда басылды. Бу — бер могҗиза кебек иде. Еллар үтәр, үзем дә шушы мәртәбәле журналда проза бүлегендә эшли башлармын, дип ул чагында кемнәр уйласын...

“КЕШЕ АВЫРЛЫКЛАРДА СЫНАЛА”

— Айгөл, бу арада иҗатыгызда зур, сөенечле вакыйга булды бит әле — өр-яңа китабыгыз дөнья күрде. Мондый зур эшне башкарып чыгу бер дә җиңел булмагандыр. “Тизләтеп эшләтергә туры килде”, — дигән идегез сүз уңаенда. Сәбәбе нидә?
— Бер җырчының: “Кайгы уртаклашучым күп, шатлык бүлешүчем юк...” — дип җырлаганы исемә төште. Үзем турында, Аллага шөкер, киресен әйтер идем: сөенечләремне уртаклашучы дусларым бик күп! Менә, әле генә “Баланнарда бал тәме” дигән яңа китабым дөнья күргәч, кемнәрдән генә җылы сүзләр ишетмәдем... Моңа кадәр өч китабым “Мәгариф”, Татарстан китап нәшриятында чыкты. Мең рәхмәт, илтеп тапшыруга, берсе дә тузан җыеп ятмады.

Әйе, монысын тизләтүемнең кечкенә генә сере бар: Пермь өлкәсендә яшәүче Гөлфәгыйдә апа Юлышевага — сынаулардан өстен булып кала белгән авылдашыма багышланган “Тузганак керфеге” дигән повестемны, үзенә бүләк ясап, берничә данәдә генә китап итеп чыгарырга ниятләгән идем. Бер тотынгач, кызып кителде, “ВКонтакте” битләрендә: “Яңа китабыгыз кайчан булыр икән?” — дип бик еш кызыксынулары да этәргеч бирде. Чыгымнары, авырлыклары турында тел тибрәтеп бер генә дә зарлану сүзе әйтәсем килми, үзем теләп алган “авырлык” бит. Аллага шөкер, дизайнер егетебез Илшат Фәррахов китапны бик матур итеп эшләде, “Идел-Пресс” нәшрияты бик тиз арада дөньяга да чыгарды. Хәзер инде укучылары булсын дип теләргә генә кала...

— Ә ни өчен “Баланнарда бал тәме” дип атарга булдыгыз?
— Кеше авырлыкларда сынала: язмышның балан ачысыннан ачы тәмен татыганнан соң, яшәү дигән татлы сүзгә тотынып, аның асыл мәгънәсенә — баланда да, әремдә дә бал тәме икәненә төшенә. Китап геройлары — байлык һәм намус төшенчәсе уртасында басып калган Шамил дә, яңа туган нарасыен ташлап калдырган Наилә дә, “кулак баласы” дигән тамга сугылып, балачагы мең михнәттә үткән Гөлсәйдә дә, бердәнбер улын Кавказ сугышыннан урлап алып кайткан Зәнфирә дә тормыш, мәхәббәт һәм хыянәт сынаулары чолганышындагы кешеләр. Кемдер ул сынауда егылып кала, кемдер исә соңгы, бер тамчы яшәү көченә ике куллап ябышып аякка баса...

— Язма геройлары, идеяләр турында әңгәмә башында да сүз булган иде. Аларны ничек “җайлыйсыз?” Язучы икәнлегегезне сизеп алгач, ничегрәк кабул итәләр? 
— Әйткәнемчә, кая барсам да табыш белән кайтам. Юлда бик күп аралашам. Тыңлый-тыңлый тегесен яки монысын язарга була, дип күңелемә кертеп куйгач, геройларымның үзләреннән рөхсәт сорыйм. Күбесе исемнәрен күрсәтмәү шарты белән ризалаша. “Ирек мәйданы”нда дөнья күргән юл язмалары күп очракта менә шулай туа. Аралашмый гына язылганнары да байтак. Былтыр шулай зур автобуста алдарак кына утырып кайтып киләм. Шофер янындагы бер ир заты юл буе әле телефоннан сөйләшеп, әле шофер белән сүз алышып кайтты. Үзе бераз кызмача, кычкырып-кычкырып сөйли. Ничарадан бичара колакка ишетелеп торгач, аның ярты биографиясен белеп өлгердем. Иң кирәге — сөйләгәненең “төше” бар иде. “Явыз” хатыны белән ызгышып, аңа әйтми генә Чаллыга, дуслары янына юл тоткан ир башта ярты юл буе шул дусларын мактап кайтты, үзен берсе дә көтеп тормаганын, беркемгә дә кирәкмәгәнен аңлагач, хатынының җылы ашын, якты йөзен исенә төшереп, инде Казан еракта калгач кына айнып китте...

Таксида кайтканда янымдагы ханым өч сәгатьлек юлның ике сәгатен телефоннан сөйләште. Чаллыда косметика сата торган кечкенә генә кибете бар икән, иртәгә тикшерү килергә тиеш. Тикшерүчеләрнең берсе татар өчпочмагы, икенчесе алма тутырган тавык ярата, ди. Шуларны әзер¬ләп куярга телефон аша әмер бирелде, бик җентекләп рецептлары аңлатылды. Срогы чыккан кремнарны кайсы бүлмәгә, кайсы шүрлеккә яшерергә кирәклеге төшендерелде... Фельетон өчен әзер материал!.. Юлда гына түгел, авылга кайтып, туганнар, күрше¬ләр белән очрашсам да, фит¬нес залында булсам да, кунакка барсам да ни дә булса “эләктерергә” тырышам...

— Иҗат кешеләрен хыялыйрак, дибез. Күңелләре дә нечкәрәк була. Сез бу яктан ничек? Аянычлы яки гыйбрәтле язмышларны тыңлаганда, аларны кәгазь битенә төшергәндә күз яшьләре тамгалыймы?
— Хыялыйлык бөтен кешедә бардыр... Үзем Аллаһы Тәгаләнең һәр кодрәтенә шаккатып тик йөрим. Бия¬ләемә төшкән кар бөртеген күзәтсәм дә, үлән җыйганда табигатьнең сихәт көченә таң калсам да, биш-алты орлык утыртып, чиләк-чиләк кыяр җыеп алсам да, кешеләргә, таш тавында үскән агачларга карасам да... Тагын бернәрсәгә — адәм балаларының кансыз, мәрхәмәтсез, мәкерле була алуына шаккатам...
Хикәяләремдәге геройларга кушылып елап утырганым юк-югын, укучыны да елату максатын куйганым юк. Әмма, ни хикмәттер, “Күз нурларым” дигән пьесамда менә бу юлларны: “АНА. Бу дөньяда ана җылысыннан да кайнаррак берни юк. Шул җылы җитмәгәндә балалар каты бәгырьлегә, җансызга әйләнә икән. Рән¬җемәгез миңа, күз нурларым... КЫЗ. Күз нурларым? Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар!!! ЕГЕТ. Миңа акча кирәк. Күп акча кирәк! Акча кирәк!!! Кичә безнең шофердан сорап торгач, ул мине өенә чакырды. Эт оясы чаклы бәләкәй генә өйләрендә шундый тәмле ис килә иде. Мин ул исне әле генә искә төшердем: коймак исе ул, без бәләкәй чакта әни пешерә торган коймак исе иде!!!” — дигән өзекне укыганда, ярты үлеп, ярты тереләм...

— Айгөл, өегездә китапханә бармы? Иң яраткан язучыларыгыз кемнәр?
— Ашаганым-эчкәнем — китап. Гел әйтәм: көне буе чәй эчмичә түзәргә мөмкинмен, ни дә булса укымыйча гына тора алмыйм. Өйдә, чыннан да, китаптан күп әйбер юк: баш очында да, стенада да, шкафта да... Кайта-кайта укыган авторларым күп. Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Мәгъсүм Хуҗинны ничә укысам да үзем өчен яңалык ачам. Кадыйр Сибгатуллин, Зөлфәт, Фирая Зыятдинова, Рифкать Закиров шигырьләрендәге моңга сок¬ланам. Үземә китап бү¬ләк иткәннәрен яратам. Берәрсенең өендә, бәлеш табасы астында китап күрсәм, йө¬рәгем ярылыр дәрәҗәгә җитә...

— Яшьләр китап укымый, дип зарланалар. Килешәсезме?
— Яшьләрне, укымый, дип гаепләргә ашыкмас идем. Гаеп үзләрендә генә түгел. Мәктәптә БДИ системасы, имтиханнарны урысча гына бирү мөмкинлеге яшь буынны туган телдән читләштерүдә үзенекен итә. Әти-әнинең баласына утыз меңлек айпад алып та йөз тәң¬кәгә китап алырга “акчасы җитмәү”, рухый байлыкка ка¬раганда матди кыйммәтләргә табыну; яшел чирәмле, җир җиләкле болыннардан, кармак салып утырыр елга-күлләрдән аерылып, компьютерга, телевизорга, телефонга сәҗдә кылу — һәммәсе тискәре роль уйнамый калмый шул...

“ҮЗЕМНЕ БИК БАЙ КЕШЕГӘ САНЫЙМ”

— Гаилә, иҗатка да вакытыгыз җитә, фотоларыгыздан күрәм, спортны да үз итәсез, башка шөгыль¬ләргә дә минутларны бү¬ләргә өлгерәсез... Тагын ниндирәк кызыксынуларыгыз бар?
— Спорт белән балалар аркасында дуслаштык. Алар кечкенә чакта, чүл¬мәкчедән күрмәкче ди¬гән¬дәй, үз¬лә¬ренә ияреп, тимераякта шуа башладык, аннан чират бассейнга җитте... “Мәйдан” журналында эш¬ләгәндә, безнең редакция парктан ерак түгел иде. Төш вакыты әрәм үтмәсен дип, чаңгыда йөреп керергә гадәтләндем. Аннан ирем бе¬лән икебезгә фитнес-клубка абонемент алган идек — бө¬тенләй рә¬хәткә чыктык. Ул да урман буенда гына. Башта чаңгыда шуып киләбез, аннан залга керәбез... Иң кыены — тәүлектә 24 сәгать кенә шул. Вакытны ничек җиткерергә?..
Театрга йөрергә, сәяхәт итәргә яратабыз. Болында тәгәри-тәгәри җир җиләге, әрәмәдә ярдан үрмәли-үр¬мәли бөрлегән җыю — “ми¬неке”. “Бүтән кеше эшли бит әле, минем кулдан килә ми¬кән?” — дип, теләсә нинди эшкә тотынып карый тор¬ган гадәтем бар. Шул рәвешле пьеса язып карадым — Оренбург театры ин¬де сәх¬нәләштерергә дә өл-герде. Хезмәттәш кызымнан күреп, крючок белән бәй¬ләргә өй¬рәндем. Бер-ике кофта бәй-ләгәч, сүрелдем, вакытым кызганыч кебек. Руль артына утыруымны да заманнан калышмаска те¬ләү дип тү¬гел, үземне җиңүгә саныйм...

— Гаиләгез белән якыннанрак танышыйк әле, Айгөл...
— Үземне бик бай кешегә саныйм. Аллага шөкер, әти-әнием, туганнарым, ирем, балаларым исән-сау. Бөтен теләгәнем — язмыш кайгы-хәсрәт белән сынамасын, балаларым бик бәхетле булсын иде.
Улыбыз Марат КФУда II курста укый. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, инглиз телен өйрәнә. Биатлон һәм ориентлашу буенча Татарстан җыелма командасында ул. Кызыбыз Лилия татар гимназиясендә Х сыйныфта белем ала, җи¬ңел атлетикага йөри, инглиз мәктәбендә дә укый, репетиторлык эшен дә алып бара — эшләмәгән эше юк... Әтиебез озак еллар “Рен-Тв” каналында директор урынбасары вазыйфасын башкарды, хәзер үз эше белән мәшгуль. Күп очракта мин язганнарның иң беренче укучысы да — ирем. Элек әбекәйләрнең: “Әйбәт киленнәр, әйбәт кияүләр насыйп итсен”, — диюеннән кызык итеп көлә идек. Менә үзебез дә хәзер шул сүз¬ләрне кабатлыйбыз. Әле улым кечкенә чакта ук, гел хыялланып утырып, булачак киленемне кызым урынына күреп яратасым килә, ди торган идем. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен, балаларым яхшы кешеләргә тап булсын. Яшь өстәлгән саен тормышның кадере артканын тоясың, гомернең бик кыска мизгел булуын, бу дөньяда үзеңнең кунак кына икәнлегеңне аңлыйсың, гел шөкер итеп яшәргә өйрәнәсең икән ул. Менә шуны балаларга да аңлатып каласы иде.

Тулы исеме: Айгөл Габдулла кызы Әхмәтга¬лиева
Туган җире: Актаныш районы Иске Сәфәр авылы
Туган көне: 27 ноябрь, 1973 ел   
Белеме: КДУның татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты
Гаилә хәле: ире белән Марат исемле ул һәм Лилия исемле кыз үстерәләр
Соңгы арада иң яратып укыган китаплары: Нияз Акмалның “Яңгырдан соң”, Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза”.


 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 07.04.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»