поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.08.2009 Матбугат

ЛӘЙСӘН ФӘТХЕТДИНОВА: “ЭШНЕ ТАБАГА ГЫНА КАЛДЫРЫП БУЛМЫЙ”

“Яңа гасыр” радиосында бу көзнең төп премьерасы дип, югары сыйныфлардагы мәктәп укучылары һәм студент яшьләр өчен әзерләнә торган “Яшь буын” сәхифәсен күрсәтәләр! Моңа кадәр эфирга чыгып килгән “Өченче тайм” тапшыруының иң саллы кушымтасы булачак ул. Сәхифәне сәләтле, йөгерек каләмле Ләйсән Фәтхетдинова әзерли. Ләйсәннең газета битләрендә фикерле язмалары еш басыла. Ә менә радиода бу аның беренче тәҗрибәсе. “Яшь буын” турында Ләйсәннең үзе белән сөйләшеп алдык.

– Ләйсән, безгә синең журналистика һәм әдәбият белән шөгылләнүең, күп кенә конкурсларда катнашуың, шул рәттән “Алтын каләм” фестивалендә гран-при яулавың мәгълүм. Нинди көчләр сине шундый актив иҗатка этәрә?

 

– Өстән килә ул көчләр(көлә)... Уйларга, күзәтергә, аралашырга яратам – язарга, эшләргә шулар этәрә дә инде. Нәрсәне дә булса үзгәртәсе, нәрсәгә дә булса үз өлешемне кертәсе, бер дә булмаса, “ятып калганчы атып каласы”, ягъни үз сүземне әйтеп каласы килә. Тормышның кайнаганын карап тормаска, аны үзең кайнатырга кирәк, минемчә. Иҗатта да шулай. 

 

– Радиода “Яшь буын” синең беренче профессиональ проектын. Беренче адымнар ничек бирелә? 

 

– Куркыта. Ләкин суга сикермәсәң, йөзеп китеп булмый бит. Үзеңнең җир кешесеме, суныкымы, күкнекеме икәнен дә барысында үз көчеңне сынап карамыйча әйтә алмыйсың. Газета-журналларда бераз эш рәтен беләм кебек инде, җиденче класстан бирле язгалыйм, инде менә радиожурналист хезмәтен дә татып карыйсы килде.  “Яңа Гасыр”ны күптәннән тынлыйм, яшьләргә игътибар аз булуы күңелне бераз тырнап тора иде. Әкренләп проект идеясы туды: яшьләрне ишеттерергә, сөйләштерергә кирәк бит! Бу – минем радиода беренче эшем, шуңа күрә бик кырыс бәяләмәсеннәр иде, дим. Ләкин тәнкыйть, киңәшләр, теләктәшләр бик кирәк.

 

– “Яшь буын” сәхифәсе идеясы турында әйтеп үт әле?

 

– Тапшыру  сәләтле, кызыклы, ә иң мөһиме – әйтер сүзе булган яшьләр белән бәхәсле темаларны яктыртучы түгәрәк өстәл формасында үтә. Фикерле яшьләрнең кызыклы тормышын бөтен яктан яктырту – төп максат. Юкка гына да шигаребез “Без яшь – без фикерле” түгел бит! Шундый икәнебезне башкалар да ишетсен, һәр яшь кеше безне тыңлап битарафлык тузаннарын койсын иде. Түгәрәк өстәлдә башкаларга ишеттерерлек фикере, үрнәк алырлык сыйфаты булган һәркем катнаша ала. Билгеле, конкурс-олимпиадаларда үзен күрсәткән, уңышларга ирешкән яшьләр – катнашучыларның нигезен тәшкил итәчәк. Әлегә без өстәл артында аралашабыз. Өметләнәм, тора-бара безнең бәхәс электрон почталар, смс-хәбәрләр аша дәвам итәр, сөйләшү дәвамында туган фикерләрне чынга ашыру буенча эш башланыр. Иң мөһиме, тыңлап, “ярар, сөйләштегез, шуннан ни”,-дип түгел, “ә мин болайрак уйлыйм бит әле”,-диючеләр, элемтәгә керүчеләр булсын. Әгәр фикере кызыклы икән, түгәрәк өстәлдә ул рәхәтләнеп катнаша алачак!

 

– Сәхифәдә нинди темаларны яктыртасың килә?

 

– Темалар төрле. Кызыклы. Бәхәсле. Беренче тапшыру, Алла боерса, беренче сентябрьда 22:15 эфирга чыгачак. Ул – мәктәп газетасы турында. Уку башланды, яңа класска күчеп кенә түгел, яңа эшкә тотынып та башларга була бит уку елын. Гап-гади укучылар – төрле районнардагы мәктәп газеталарының мөхәррире бу эшнең каршылыклы яклары турында сөйләшәчәк. Калган темаларга инде тапшыру барышында кушылып китәргә мөмкин булыр.

 

– Журналистларнын алдан күрүчәнлек хисе бар диләр. Ә сиңа бу хис нәрсә дип өнди?

 

– “Алдан кычкырган күкенең башы авырта” – диләр. Киләчәкне прогназларга мөмкин, ләкин аның  турында кычкырып йөрергә кирәкмидер. Аллаһы Тәгалә ни язган, шул була, дим. Әмма иртәгәге көн турында бүген кайгыртырга кирәк. Коймак үзеннән-үзе пешми, аны пешерергә кирәк. Эшне табага гына калдырып булмый бит инде!

 

–  Әлбәттә сиңа зур эшләреңдә зур уңышлар теләп калам!

 

– Рәхмәт! Сүз уңаенда мин дә теләкләремне җиткерим әле: Кечкенәдән һәр омтылышымны күтәреп алып, мине шәхес буларак үстергән һәм хәзер дә төп киңәшче-ярдәмчеләрем әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Фикеремне, теләгемне, проектны күтәреп алганы өчен Илнур абый Фәйзрахмановка да рәхмәт! Дөресен әйткәндә, кайчандыр хыялланып йөргән бу проектның чынга ашуына әле дә ышанмый йөрим!  

 

Ә яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: без – яшь, без – фикерле. Бергә булыйк! Проект белән кызыксынучылар, катнашырга теләүчеләр, әйтер сүзе булганнар 5066 номерына “Яшь” сүзе белән башлап смс, yash@tnv.ru электрон почтасына хатлар җибәрсен иде.

 


Эльза ШӘФӘКЪ
Болгар радиосы
№ --- | 06.08.2009
Болгар радиосы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»