|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2016 Язмыш
«Һаман яратам» (ВИДЕО)Шундый җырлар була: еллар узса да, алар һаман популяр, алар һәрчак күңел түрендә, олысы-кечесе яратып җырлый. Искерми дә, онытылмый да ул җырлар. Дуслар җыелган җирдә, сабакташлар очрашканда, күңел кылларын тибрәтеп, әнә шул кадерле җырлар яңгырый. «Казан кичләре», «Чыгарсыңмы каршы алырга?», «Җидегән чишмә», «Кышкы романс»лар... Шик туса кинәт җаныңда әгәр, Йолдызлы аяз күгеңне әгәр Сакла сөюне, таплама берүк, Безнең халык җыр ярата. Күңелләрне кузгатырлык бер матур җыр яңгыраса, аны шундук отып алалар, кичәләрдә, концертларда, мәҗлесләрдә җырлыйлар. Элегрәк кызларның җыр дәфтәрләре була иде. Һәм һәр яңа матур җыр анда урын ала! Хәзер андый популяр җырларны флешкага яздырып алалар, караоке итеп җырлыйлар, радиостанцияләрдә туктаусыз әйләндерәләр... Һәркемнең «Һаман яратам»га кагылышлы үз хатирәләре бардыр. Миңа ул, иң элек, студент елларымны искә төшерә. Без беренче курста укыганда чыкты да бөтенебезнең яраткан җырына әйләнде «Һаман яратам»! Экспедицияләргә барганда да, төзелеш отрядларына киткәндә дә, «Студентлар язы» фестивальләрендә дә гел шул җыр яңгырый! Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова сөйли: «1974 елның май ахыры. ВЛКСМ өлкә комитеты Татарстанның иҗат яшьләре өчен «Волга» яшьләр лагеренда семинарлар уздыра иде. Мине дә чакырдылар. Зачетларымны тиз генә тапшырып бетердем дә шунда ашыктым. Без – яшь рәссамнар, композиторлар, артистлар, шагыйрьләр – бер автобуска төялеп, «Волга»га кузгалдык. Җыр, һичшиксез, Зөлфәтнең хатыны Фирая апага багышлап язылган булырга тиеш. Бары аңа гына! Фирая апаның уңганлыгы, чибәрлеге, ягымлылыгы, яхшы күңеле хакында, бер-бер артлы тудырган уллары турында легендалар йөри. (Халык Зөлфәт белән Фирая апа малайларының исемнәрен үк белеп тора: Азамат, Илһам, Фазыл, көттереп кенә туган кадерле кызлары – Кадрия.) Ә Фирая – романнарда гына очрый торган идеал образ сыман. Озын кара чәчләр, нурлар чәчеп торган шаян күзләр, нечкә бил. Җитез хәрәкәтләр, җанны эретерлек ягымлы тавыш, яңгыратып көлүләре... Хәтта кайбер яшь шагыйрьләр, Зөлфәтнең шәкертләре, Фирая апа кебек кыз очраса гына өйләнәм дип йөргән, имеш. Ә җыр сүзләренә килгәндә исә, ул – Зөлфәт еракта, Мәскәүдә укып йөргән чагында, Фираясын сагынып өзгәләнгән минутларында туган, дип тә сөйлиләр. ...Фирая апа бу кыйссаларны елмаеп тыңлап торды да гаҗәпкә калдырып: – Зөлфәт белән күптән түгел генә өйләнешкән чак. Классташлар белән очрашырга булдык. Парлап шунда киттек. Мәктәптә укыганда мин гашыйк булып йөргән егет тә кил-гән... Аны күрүгә, әллә нишләп киттем: каушап, кызарыплар беттем. Әйтерсең, унынчы сыйныфта укучы хыялый кыз! Сагындырганнар... Дөньямны онытып, сабакташлар белән туйганчы бер аралаштым! Ул арада Зөлфәт... үпкәләп чыгып киткән. Исебезгә килеп, аны эзләргә керештек. Коридорлар, мәктәп ишегалды калмады. Бер җирдә юк! Ул мине ташлап калдырган! Күңелдә утлар януын сиздермәскә тырышып, урам чатында озатып калган дусларым белән уйнап-көлеп саубуллашкан булам. Аннары иреннәремне тешләп, берьялгызым төнге урам буйлап атлыйм. Бөтерелеп-бөтерелеп кар ява. Күзләремнән яшь ага. Аяк астымда шыгырдаган кар тавышы үзе шомлы, үзе матур көй булып күңелгә уелып калган. Карынымда – әле генә җан кергән сабыебыз... Үзем дә инде яшь кенә! Нибары 22 яшь! Нишләргә, кая барып бәрелергә дә белмим. Куркыта да бит әле. Туңып беттем. Һәм, билгеле бер карарга килеп, өйгә кайтып кердем. (Олег Кошевой урамында кеше фатирында тора идек ул чакта.) Юк, китмә, кирәкми... мин сине ...Тетрәнде керфегең, болыттан Ак бәхет калдырды бу йортны Нәкъ төнге урам күк күңелем, Мин торам язмышлар ярында, Артык зур булгандыр бәхетең, Ялвару төс түгел ирләргә – Ак булсын бәхетең урамы, Һай биек, бик биек син мине Бу – Зөлфәтнең гафу соравы да, чарасызлыктан бәргәләнүе дә, көнчеллек утында януы да, аңлашырга теләве дә иде... Бу – ярату иде!.. Калдырып китә аламмы соң! Юк! Юк! Мин кабат бәхеткә коенган идем инде. Язмышлар хәл ителгән әллә нинди серле кич булды ул. Шушы кич булмаса, «Һаман яратам» да язылмас иде... Редакциядән: Беренче нотасыннан ук үткәнгә алып китә, хатирәләргә чумдыра, сагышка-моңга күмә, рәхәт чакларны, күңелле истәлекләрне яңарта торган җырлар сездә дә бардыр ул. Бәлки, шул хатирәләрегезне журнал укучылар белән дә уртаклашырсыз? Хатларыгызны сайтыбызда да урнаштырачакбыз.
Эльмира ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|