|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2016 Медицина
Питрәч хастаханәсендә бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылды23 март төнендә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә тән температурасы югары булган һәм нык йөткергән 3 яшь тә 5 айлык кыз бала китерелә. 20 минут вакыт узу белән баланың гомере өзелә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 2 нче бүлек – саксызлык аркасында үлемгә китерү) кузгатылган. Беренчел тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз бала 19 мартта ук чирли башлаган. Әти-әнисе аны ике тапкыр хастаханәгә алып бара һәм кирәкле медицина процедурасы башкарылганнан соң өйгә кайтып китәләр. Бер тәүлек узгач кызның хәле тагын да начарлана. Аны хастаханәгә китерәләр һәм ул шунда вафат була.
Тикшерү фаразлары буенча, баланың үлеменә район үзәк хастаханәсе табибларының үз вазифаларын тиешенчә башкармау, балада кискен вирус йогышлы авыруы булуын ачыклый алмау һәм аны хастаханәгә салмау сәбәпче булган.
Җинаять эшен тикшерү бара.
--- |
Иң күп укылган
|