|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2009 Фаҗига
КАЗАНДА ЗУР ФАҖИГА
Якшәмбе иртәсендә башкаланың Декабристлар урамында коточкыч юл фаҗигасе булды. "КИА Рио" автомобиленең "КамАЗ" эвакуаторына бәрелүе нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелә. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, җиңел машинада барлыгы алты кеше утырган була. Дүрт егет һәм бер кыз шунда ук җан бирә. Ә 19 яшьлек Юлия Желанова авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. "Татар-информ" агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, ул әле дә реанимациядә ята.
--- |
Иң күп укылган
|