|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2016 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллина - РКБда. Ни булган?Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәргә Республика клиника хастаханәсендә төшкән фотосурәтен урнаштырган, астына исә: "Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз", дип язып куйган. Бу фотоны күргәч, күпләр "ни булды?" дип Дилә өчен борчыла башлады. Без дә Диләгә шул ук сорауны юлладык. - Соңгы вакытта башым бик еш авырта башлады, шуңа күрә табибларга күренергә, дәваланырга кирәк, дигән фикергә килдем. Хастаханәгә салмыйлар анысы, Аллага шөкер. Әлегә тикшерү-күзәтү узам, нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Дилә Нигъмәтуллина. Диләнең төшенкелеккә бирешмичә, сәламәт булып яшәвен телибез!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|