|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2016 Җәмгыять
Сөләйман хәзрәтнең кызы әтисенең ничек югалуы турында Габдерәхимгә сөйләде (ИНТЕРВЬЮ)
Петровский бистәсенең югалган имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова белән аралаштым. Зөлфия Казан медицина көллиятенең 2 курсында белем ала. Дүрт баласы бар. Хәләл җефете Мөхәммәт белән 16 ел гомер итәләр. – Зөлфия, Сөләйман хәзрәт белән соңгы тапкыр кайчан күрештегез? – Китәр алдыннан бер көн алдан, җомга көнне, 5 февральдә. Әтиләремә балалар белән кунакка килдем. Кич буе матур гына, шаярып-көлеп сөйләште ул. Балалар белән уйнады.
– Ниндиерәк әти иде?
– Беркайчан орышканы булмады. Матур итеп аңлата иде. Бөтен кешене ихтирам итә иде. Аның бер сүз әйтмичә югалуы безнең өчен бик авыр хәл.
– Телефонына шалтыратып булмыймы?
– Кайтырга чыкканда 7 февраль көнне соңгы тапкыр әниемә СМС язды: “Без юлга чыктык, догада булыгыз”, – дип. Сәфәргә чыкканда безгә гел шулай яза иде. Энекәшем шул көнне көндезге 11ләрдә шалтыратты, телефоны җавап бирмәде. Дус кешесенә дә шалтыратты, аныкы да җавап бирмәде. 15 минут саен шалтыратып торды.
– Президентка чыктыгызмы?
– Чыктык. Алар беләләр, контрольдә тоталар. Хохорин да, Бастрыкин да белә.
– Путинга хәбәр иттегезме?
– Хат яздык, әлегә җавап юк.
– “Пусть говорят”ка бармыйсызмы?
– Анда барырга кирәк, анысы безнең өчен авыррак. “Жди меня”га яздык, җавап көтәбез.
– Былтыр Сөләйман хәзрәтнең 21 яшьлек улы Әхмәт үлгән иде бит.
– Әйе, 25 январьда. Ул кайгыдан айнып кына килә идек әле.
Әтием югалган көнендә Суыксу мәчетенә намаз укырга кергән. Шул мәчетнең хәзрәтеннән дә сорадык, көлеп-елмаеп сөйләште, ди. “Чәйгә чакырдым, кермәде. Яктыда өйгә кайтып җитәсем килә”, – дигән. Суыксу авылына да бардык, әтием югалган урамда гел кеше йөреп тора. Көпә-көндез 14:30да ике кешене машинага утыртып алып китәләр, бер кеше дә күрмәгән! Машинасы “Альбина” дигән кибет янында калган. Ул машинаны анда кем илтеп куйган – берәү дә белми.
– Машинасын алып кайттыгызмы?
– Юк. Ул Буа районында, дәлил буларак саклана. Шушы көннәрдә бирәбез, диделәр.
– Төшеңә керәме?
– Бик матур керә. Соңгы тапкырында “Нурулла” мәчетендә кабинетында, имеш. “Әтием, ник монда утырасың, ник безнең якка килмисең?” – дигәч: “Эзләдегезме?” – ди. “Эзләдек. Бик күп кеше эзләде”, – дидем.
– Рәшидә абыстай Исхакый киявенең югалганын беләме, аңа әйттегезме?
– Әйттек. Белә. Сәгать саен: “Берәр хәбәр килдеме?” – дип сорый. “Яраткан кешесенә сынаулар бирермен”, – ди Аллаһы Тәгалә.
– Көнең ничек үтә?
– Ике баланы бакчага, икесен мәктәпкә илтеп кайтам. Аннары әнием янына барам, берүзе калырга курка. Берүзен калдырмыйм. Әтиемә Коръән укып, дога кылабыз, тәсбих тартабыз. Кеше күп килә. Әтиебезне сау-сәламәт килеш күрербез дип өметләнәбез. Кешеләр яшереп тоталардыр дип әйтәләр, шулай гына булсын. Аның белән булган сириялене дә, игелекле кеше булмаса, Россиягә кертмәгән булырлар иде.
– Әтиегез кайтыр. Алла боерса, Зөлфия. Ахыры хәерле булсын. Аллаһы Тәгалә безне ачы хәсрәтләрдән сакласын иде. Амин.
Сөләйман хәзрәт Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова.
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|