поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.04.2008 Җәмгыять

ЧИЛӘБЕ "КАЛКАНЫ"

Чиләбене төрле экстрасенслар әйләнеп уза. Андыйларга шәһәр ишекләре ябык. Биредә һәртөрле шарлатаннарга, төрле магларга, халыкны “әфтәрләп” акча эшләргә яратучыларга каршы Владимир Копылов ут ачкан. Ул заманында А.Кашпировскийны судка биреп, данлыклы “дәвалаучы” 1700 сум штрафка тартылган иде... Менә шундый “калкан”нары бар чиләбелеләрнең!

МЕНӘРГӘ ИДЕ УРАЛ ТАУЛАРЫНА...

Җай туры килгәч, юлга кузгалдым. Америка фреглайнерына утырып, сәяхәткә Урал якларына чыгып киттем. Машина уңайлы, искиткеч матур! Аның озынлыгы 19 метр. Кабинасы зур, иркен, анда аягүрә басып йөрисе. Нәкъ менә бер бүлмәле фатир инде. “Тәгәрмәчле” бүлмә суыткыч, газ плитәсе белән җиһазланган. Ике “спальнигы” бар. Теләгәндә бүлмә “ишекләр”ен ябып куярга да була. Шоферларның берсе машина йөрткәндә, икенчесе рәхәтләнеп ял итә ала. Чит җирләргә йөрүче “дальнобойщиклар”, нигездә, парлап эшли.

Фреглайнерда бөтен идарә эше автоматлаштырылган. Машина йөртү процессы тулысынча компьютерга көйләнгән. Машина йөртүчегә руль борасы да юлны игътибар белән күзәтәсе генә кала. Менә шушы замана могҗизасында Мамадыш, Чаллы, Минзәләне артта калдырып, Башкортстан биләмәләренә килеп ирештек. Биредә безне җанга якын татар, башкорт атамалары озата барды: Җәйләү, Ямансаз, Күккүз... Юл тирәсенә урнашкан кафеларда тамак ялгаганда, йомшак, ягымлы башкорт сөйләме колакларны иркәләде...

Башкортстанны үтеп, Чиләбе юлына чыгуга, машина йөртүче Афзал: “әнә Урал таулары башлана, гафил була күрмәгез. Йокыга китеп, матурлыкны күздән ычкындырмагыз!” – дип кисәтеп куйды. Тирә-якка күз салам: искиткеч манзара! Күз күреме җитәрлек бөтен җирдә таулар, бихисап таулар, алар биниһая күп, бөтен дөньяны таулар яулап алган. Таулар артында тагын таулар, бетмәс-текәнмәс таулар, биек таулар, мәһабәт таулар! Бөтен әйләнә-тирә таулардан тора. Матурлыкка сокланып туя алмассың!

Афзалның инде Уралда беренче генә булуы түгел. Шуңа ул әллә ни дулкынланмый. ә минем хисләрем тулып, тышка бәреп чыкты, хозурлану чиктән ашты. Үзем дә сизмәстән: “Менәргә иде Урал тауларына...” дип җырлап җибәргәнмен. Машина йөртүченең дә игътибарын тауларга юнәлтмәкче булам:

– Тирә-якка күз сал әле, искиткеч дөнья бит! – дим тегеңә.

– Әйдә, утыр рульгә, ә мин гүзәллекне күзәтермен, – ди бу миңа.

Ә юллар... Нәкъ серпантин шикелле: бер текә тауга үрмәлисең я аска тәгәрисең. Яңадан өскә, тагын түбәнгә... Тау итәгендә башыңны өскә күтәреп карасаң, бүрегең тәгәрәп китәр сыман. Күңелгә әллә нинди уйлар килә: ә машинаның тормозы тотмаса нишләргә, безнең арттан килүченең фарасы төзек булмаса...

Түбәнгә таба бик озак “очасың”: аның 2 чакрым дәвамлысы да, 7 чакрымлысы да бар. Менә шушындый тауларның берсеннән аска җилдергәндә юлдашым: “Андый-мондый хәл була калса, зинһар, машинадан сикерә күрмәгез, шундук көпчәкләр арасына эләгерсез. Машинада калсагыз, исән-имин булуыгызга өметләр зуррак”, – дип кисәтеп куйды. Төште инде котлар ботка...

Биредә 60-70 чакрымга бернинди торак пункт та юк. Ара-тирә кафе, АЗСлар очрап куя. Юлда даруханәләрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың. “Ашыгыч ярдәм” машиналары да очрамады. Дөрес, ЮХИДИ хезмәткәрләре постлары күплеге күзгә ташлана. Монда алар игътибарлы, юлдагыларга булышу, ярдәм итү мәнфәгатен кайгырта. Шулай да эчәр су табу проблемалы. Хәтта күп урында телефон да тотмый, данлыклы Билайн да шактый җирдә “үлгәләп” ала.

1694 чакрымда, Сатка дигән җирдә машинабыз ватылды. Менә сиңа иномарка! “Ярый әле якында гына кафе бар”, – дип шатланып өлгермәдек, ул ябык булып чыкты. Алар инде кичке сигездә бикләнеп, сакчылар һәм этләр белән “коралланып” куя икән бу якларда.

Иртән Афзал кирәкле детальне эзләп, Миасс шәһәренә китте. Мин машина саклап калдым. ә анда 7 миллион сумга якын товар! Төнлә белән килеп, үзеңне машинасы-ние белән алып китсәләр дә, берни эшләр хәл юк. Монда хәтта телефон да тотмый.

Өч көн “чиләнергә” туры килде Афзалга. Фураны төзәтеп, юлга чыгабыз дигәндә генә, узгынчы машина зур көзгене бәреп ватып китте. Юлдашым тагын Миасска чапты... Ул анда кирәкле көзгене табуын тапкан, тик сатып алырга акчасы гына җитмәгән. Казаннан 25 мең сум килеп ирешкәнне көтеп торырга туры килде. Ниһаять, машинаны төзәтеп, исән-имин Чиләбегә дә барып җиттек.

МЕНӘ ШУНДЫЙ КөРәШЧЕ!

Владимир Копылов глобальләшүгә каршы православ оешмасы булдырып, тарафдарлары белән үзенчә “көрәшеп” маташа. Ул үзе турында сөйләргә яратмый, сәер кеше. әңгәмәдәшемнең кылларын төрлечә “тартып” карасам да, телен “чишәргә” ашыкмады. Владимир күбрәк минем хакта сорашты, Ленинградта яшәүче тарафдарлары хакында сөйләде.

Ничек кенә тырышсам да, ул барыбер ачылып китмәде.

– Профессиягез буенча сез кем соң? – дип сорагач, ул миңа:

– Бик күп белергә телисез, – дип җавап кайтарды.

– Сезгә ничә яшь? – дигән сорауга да шундый ук җавап ишеттем.

– Сез өйләнгәнме? – дип кызыксынгач та һаман бер үк сүзләрне кабатлады ул.

Сөйләшә торгач, шул аңлашылды: В.Копылов ИННнарны яратмый, кесә телефоныннан баш тарта. Гомумән, глобальләшүгә китерүче барлык яңалык – аның дошманы.

Чиләбедә яшәүче 47 яшьлек Сергей әйтүенчә, 15 кешедән торган төркем паспортларын яндыра. В.Копылов һәм аның тарафдарлары паспортта Иблис билгесе – “666” саннарын шәйләгән. Паспорты булмау сәбәпле, глобальлеккә каршы православ лидеры өч ай пенсиясен ала алмый интегә. Почта хезмәткәрләренә үпкәләп, прокуратурага мөрәҗәгать итә.

Владимир Копылов экстрасенс, шарлатаннарны аеруча яратмый. А.Кашпировский сеансларын сәламәтлек өчен зыянлы дип исәпләп, әлеге “мач”ны судка биргән. Суд әлеге “данлыклы дәвалаучыны” 1700 сумлык штрафка тарткан. Штраф күләме көлке генә билгеле. Шулай да җиңү, дип санала. Тәүге җиңүеннән канатланган В.Копылов Башкортстаннан килгән “Халык профессоры” Хөсәен Табибны да кызган табага “бастыра”.

Моннан бер ел элек март аенда Х.Табиб Чиләбедә “Халык медицинасы буенча лекцияләр” укый. Аларны тыңлаганнан соң, В.Копылов медицина белгечләренә мөрәҗәгать итә. Шулай ук шәһәрнең Трактор заводы районы прокуратурасына гариза яза.

Табиблар әлеге “гастролер”ның “дәвалау” ысулларын зыянлы дип таба. Чиләбе дәүләт медицина академиясенең психиатрия, наркология һәм медицина психологиясе кафедрасы доценты И.Перерва фикеренчә, “әфсенләнгән” суның һәм үләннәрнең кешене транс хәленә кертүе мөмкин. Шулай ук табиблар DVD-дискларында гипноз булуын да ассызыклый. Менә шулар нигезендә прокуратура административ хокук бозулар буенча “эш” кузгата. Суд “кунак” Хөсәен Табибны Чиләбе халкы сәламәтлегенә зыян салганы өчен җавапка тарта һәм аңа 1500 сум штраф түләргә дигән карар кабул итә.

Ә Хөсәен Табиб: “Мин халык медицинасы буенча лекцияләр генә укыдым, ничек итеп дөрес тукланырга, сәламәт яшәргә, үләннәрне ничек эчәргә кирәклеге хакында гына аңлаттым. Диск һәм үләннәр генә саттым”, – дип белдерә.

Чиләбедә яшәүче каләмдәшем Михаил Штаюра әйтүенчә, “анти-глобальчеләр” киләчәктә дә экстрасенсларны тынычлыкта калдырмаячак. Бирегә килеп “дәвалау” сеанслары уздырырга җөрьәт итүчеләрне Владимир Копыловның кызган “таба”сы көтә...

Биоэнерготерапевт, экстрасенс, астролог, хилер... кебек ярлыкларга “төренеп” безне “әфтәрләргә” тырышучы һәртөрле мошенник, жуликлардан һәрберебезне үз “калканы” сакласын...


Мәдинә НУРУЛЛА
Безнең гәҗит
№ 16 | 23.04.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»