|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2016 Хәйрия
Оныкларым яшәр көч бирәНиләр генә күрми адәм баласы. Мине дә язмыш ничек кенә сынамады. Тик, кем әйтмешли, гомерең бетмәгәч, яшисең икән ул. Мәктәптә укыганда ук әти-әнисез калдым. Алар мин кич белән комсомол бәйрәменә чыгып киткәч, мичне томалаганнар да йоклап киткәннәр. Шулай итеп, икесе бер төндә ис тиеп, мине ятим итеп, мәңгелеккә китеп бардылар. Шуннан соң әбием тәрбияләп үстерде. Укуны тәмамлагач, шәһәргә юл тоттым. Ә анда янә бәхетсезлек көтеп торган икән. Беренче көнне үк машина астына кереп, хастаханәгә эләктем. Аяк-куллар сынып беткән, аякка басар өчен бер еллап вакыт кирәк булды. Ә аннары укып тормадым, заводка эшкә урнаштым. Шунда Таһир белән танышып киттек. Яшьлек, юләрлек...
Мин ике ай да очрашмаган килеш кияүгә чыгып куйдым. Аның өйләнгән кеше икәнен аннары гына белдем. Ә Таһир уйлап та карамады: шулай ике гаилә арасында йөреп торды. Мин исә аның матур сүзләренә ышанып яши бирдем: бер-бер артлы өч кыз таптым. Тик аларга да ятим булып үсәргә язган икән. Әтиләре суга батып үлде. Әле ул чакта кечесенә 4 кенә яшь иде. Шулай итеп, язмышыма буйсынып яшәргә туры килде.
Еллар үткәне сизелмәде дә. Олы кызым Лилия кияүгә чыгып матур гына яши башлаган иде, башында яман шеш таптылар. Әлеге авыру белән бик озак көрәшкәннән соң, ул 23 яшен дә тутырмыйча үлеп китте. Икенче кызым Нурзия авариягә очрап һәлак булды. Дус кызына кунакка кайтканда, алар утырган автобус юл кырыена төшеп капланган. Бар шатлыгым, куанычым булып Ләйләм калды. Тик аның да тормышы барып чыкмады. Беренче ире белән торып китә алмагач, аерылып кайтты. Ул вакытта кулында өч айлык баласы да бар иде. Берничә елдан туганнарым димләп тагын кияүгә бирделәр. Бу ире бик тә акыллы булып чыкты. Оныгымны какмады, үзенеке итеп яратты, аннары уртак балалары да туды. Баламның бәхетенә сөенеп туя алмый идем. Тик күз тиде, ахры. Киявем йөрәк өянәгеннән үлеп китте.
Шулай итеп дүртәү бергә яшибез хәзер. Кызым берүзе эшли. Мин пенсиядә, акчаны җиткерә алмыйбыз. Ашау-эчүгә, түләүләргә китеп бара. 9 яшьлек һәм 4 яшьлек кыз балага яраклы кием-салымнар бирүче булмас микән? Әгәр андый кеше табылса, бик рәхмәтле булыр идек.
Роза.
Казан (адресым редакциядә)
Роза апага булышырга теләүчеләр булса, 89872076910 телефон номерына шалтырата аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|