|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2016 Шоу-бизнес
Сергей Безруков качып кына өйләнгән (ФОТО)Шушы көннәрдә 42 яшьлек актер Сергей Безруков белән 32 яшьлек сценарист, продюсер, режиссер Анна Матисонның яшеренеп кенә өйләнешүләре билгеле булды. Бу хәбәр Интернетта “ОК!” журналының баш редакторы Вадим Верникка Сергей Безруковның үзе үк юллаган смс-хаты аша таралды. Безруков анда “Без язылыштык, әмма моның турында кычкырып әйтәсебез килми, бәхетебезне саклыйбыз” дип язган. Сергей белән Аннаның романы «Млечный путь» фильмын төшергәндә башлана. Моңа кадәр Сергей актриса Ирина Безруковага өйләнгән иде. 15 ел бергә гомер кичергәннән соң бу пар аерылышты. Фотолар http://stuki-druki.com сайтыннан.
\
--- |
Иң күп укылган
|