поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.03.2016 Җәмгыять

Бала караучыларга кагылышлы закон кирәкме?

Үзбәкстаннан килеп, Мәскәүдә бала караучы булып эшкә урнашкан хатын-кыз дүрт яшьлек нарасыйны үтерүдә гаепләнә. Әлеге хәбәр шаккатырды. Берәүләр, бала караучыларга кагылышлы закон кирәк, дип чаң сукса, икенчеләр, гомумән, мондый ярдәмчеләрдән катгый рәвештә баш тартырга кушкан. Акча артыннан куган заманда, әти-әниләр арасында баласына вакыт таба алмаучылар артканнан-арта. Ябык ишек артында баланы кем тәрбияли?

Әбәттә ял итәләр
 
Подъезд төбендәге игълан тактасында белдерүләрнең нинди генә төре юк. Тәрәзә дә алмаштыралар, ишек тә куялар, телисең икән, бусага төбенә кадәр әле генә мичтән чыккан камыр ризыклары да китереп бирәләр хәтта. Иртән эшкә барырга чыккач, кызыл хәрефләр белән язылган игъланга күз төште. Белдерүне яңа гына элгәннәр. Ак кәгазь ялтырап тора, телефон номеры язылган буй-буй кәгазь кисәкләре дә ертылмаган. “Балагызны бакчадан, мәктәптән алып кайтам. Дәресләрен әзер­ләргә булышам. Сез өйдә югында карап торам” диелгән анда. Бәясе дә бар. Бала караган өчен бер сәгатькә 150 сум сорыйлар. Көне буе эштә йөреп әлеге белдерү турында онытып та бетергән идем. Кич өйгә кайтканда теге кызыл хәрефләр тагын күзгә “килеп бәрелде”. Ни гаҗәп, телефон номеры язылган кәгазьләрнең берсе дә калмаган, шуңа күрәме, номерны белдерү өстенә кулдан язып куйганнар. Димәк, баласын чит кеше кулына ышанып тапшырырга теләүчеләр, һәрхәлдә, бу турыда уйланучылар җитәрлек.
 
Рәсимә күрше йортларның бер­­сендә яши. Аңа – 28 яшь. Белеме буенча тәрбияче-психолог. Балалар бакчасында да эшләп караган. Бүген исә өйдән чыкмыйча гына акча эшләү җаен тапкан. Кече яшьтәге балалар өчен төрле йомшак уенчыклар тегә икән. Арада сабыйларның сәләтен үстерү өчен махсус уйлап табылганнары да бар. “Баланы өйгә килеп тә, үземә алып кайтып та карыйм, – дип аңлатты ул. – Әти-әниләргә күрсә­тергә паспорт һәм уку йортын тәмамлау турындагы дипломым гына бар. Күбесенчә таныш-бе­леш­ләр, күршеләр аша ишетеп-белү­челәр мөрәҗәгать итә. Аларга бернинди кәгазь дә кирәкми. Таныш түгел кеше баласын ышанып тапшырырга ашыкмый. Атнага өч-дүрт көн бала карыйм. Сәгатьләрен санасаң, төрлечә туры килә. Кө­ненә ике-өч сәгать тә, биш сәгать тә булгалый. Әти-әниләр ике атна алдан мөрәҗәгать итеп куя. Төшке аш тирәсендә кеч­кенә бала белән утырырга тәкъ­дим итүчеләр, баланы мәктәптән алып, төрле түгәрәккә кадәр алып барып куярга сораучылар күб­рәк”.
 
Ашыгыч тәрбияче дә бар
 
Психологлар исә бала карау өчен чит кеше яллаганда ашыкмас­ка киңәш итә. Гаиләгә чит кеше кертү – сабыйның үсешенә тис­кәре йогынты ясарга мөмкин, дип кисә­тә алар. Баксаң, өч яшькә кадәр нарасыйны, гомумән, әти-әнисе һәм якын туганнары гына карарга тиеш икән. Әби-бабай, апа-энеләрегез юк икән, сабый караваты янында үзегезгә утырырга туры киләчәк. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар: бала караучы яллау кесәгә сугарга мөмкин. Башкалада хуҗалык буенча ярдәмчеләр табарга булышучы агентлык хез­мәткәре сүзләренә караганда, авыруны караучы һәм “ашыгыч няня” (ярдәмчеләрнең әнә шундыйлары да бар!) сорап шалтыратучылар күбрәк. Белгеч­ләр иң яхшы хезмәткәр табып бирергә вәгъдә итә.
 
Бала караучыга карата таләп­ләр дә шактый. Аның физик һәм психик сәламәтлеген, белемен, балалар белән уртак тел табу осталыгын, телләр белү дәрәҗәсен һәм башкаларны тикшерәләр. Агентлык тәкъдим иткән бала карау­чыларның алдагы эш урыныннан белешмә документлары да җитәр­лек. Бәясе исә сәгатенә 250-300 сумнан башлана. Иң элек нинди ярдәмче кирәк икәнен ачык­ларга киңәш иттеләр. Бала­ның яшенә, тәүлекнең, көннең кайсы вакытында карауга, ашыгыч булу-булмауга карап, бәяләр дә төрле. Агентлыкка нигездә хәлле гаи­лә­ләр мөрәҗәгать итүен дә яшер­мәделәр. Яшь әниләр “ашыгыч ня­ня”ны үз итә икән. Андый ярдәм­челәр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бала янына килеп җитәр­гә әзер.
 
Салым түләсеннәр!
 
Очсызрак ярдәмче эзләп табарга теләүчеләргә исә саграк буласы гына кала. Мәскәүдә килеп чыккан фаҗигадә дә гаепне кем­нән эзләргә? Белгечләр әйтүенчә, Үзбәкстаннан Мәскәүгә эш эзләп килгән хатын-кыз рус телендә дә “ватып-җимереп” кенә сөйләшкән. Аның үзе белән документлары булмаган, дигән мәгълүмат та бар. Әти-әниләр бу хакта хәбәрдар булган. Хәзер җинаять эше буенча тикшерү бара.
 
Әлеге хәлдән соң бала караучы эшенә лицензия бирә башларга кирәк дигән тәкъдим җиткер­гәннәр. Бер яктан, рәсми документны алу өчен таләпләр исемлеге төзелсә, икенче яктан, акча эшләүчеләрдән казнага салым да җыя башламакчылар. Тик ярдәм­че хезмәткәрләр һәм әти-әниләр үзләре моңа риза булырмы? Баланы вакытлыча карап торырга дип ерак туганыңны, күршеңне чакырырга беркем дә тыя алмый бит.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»