поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.03.2016 Җәмгыять

Татар агайлары чәчәк алыр иде дә, хатыннары ирек бирми: «Син тагын акча әрәм итеп!»

Танышларыбыз 8 март бәйрәмендә чәчәк саттылар. Район үзгендә дә, бистә яки шәһәрдә дә түгел, гап-гади, халык саны артык күп булмаган мари, татар авылларында.

– Без авыл абзыйларының,  бигрәк тә татар авылларында бәйрәм уңаеннан чәчәк бәйләме күтәреп кайтканнарына күнекмәгән, чәчәкләрегезне алдылармы? – дип, сорыйм танышымнан.
– Татар агайлары чәчәк сатып алыр иде дә, хатыннары ирек бирми, – дип гаҗәпләндерде танышым. -  Бер ир-ат: “Әйдә, чәчәк алып бирим әле үзеңә”, – дип безгә таба атлаган иде, хатыны яшен тизлеге белән очып килеп җитте дә: “Син тагын акча әрәм итеп, чәчәк сатып ал!” – дип, иренә янарга ук тотынды. Бик күп авыл апалары әлеге урында үзләрен  таныйлардыр. Мари авылында да  саттык, анда чәчәкләрне күбрәк олы яшьтәге ир-атлар алды. Татар авыллары да сынатмады, анда  яшь егетләр өлгер.  Иң игътибарга лаегы шул, егетләр йөргән кызларына биш чәчәктән торган бәйләм алсалар,  әниләренә тугызар чәчәк алалар. Бу берничә тапкыр кабатланды.  Бер биш яшьлек малай аеруча күңелгә кереп калды. Тиенләп җыйган акчасына әбисенә дип бер чәчәк сатып алып китте. Югыйсә юкка-барга кызыга торган чагы, шоколад та алып ашый алган булыр иде.
 
Кичен чәчәкләрне сатып  кайткач, гаилә белән кичке аш ашаганда әлеге вакыйганы да искә төшердек. Өстәл янында сигез яшьлек күрше егете Аяз да утыра иде, шыпырт кына торды да чыгып китте. Әнисе янына кергән дә биш чәчәклек акча сораган. Безгә исә әти чәчәк алырга кушты дигән була. “Кош тоткандай очып кайтты да, әнием бәйрәм белән”, – дип, котлады дип  сөйли әнисе.  
 
Гомумән, быел чәчәк сатып алучылар узган елга караганда күбрәк булган. Күрәсең, бәясе артык кыйммәт булмау да җәлеп иткәндер. Күп сату нокталарына лалә чәчәкләре җитмәгән дә.
 
–  Бәйрәм көннәрендә бер роза 150 -160 сум торганда, лалә чәчәген 50-60 сумга алырга мөмкин иде. Авыл һәм районнардан башка, Казанда гына   егермедән артык   ноктада  чәчәкләрне өстәмә соратканнар иде, алып кайткан товарыбыз гына булмады, – диде чәчәкләрне күпләп сату белән шөгыльләнүче Айдар Гатиятуллин.

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»