05.03.2016 Ир белән хатын
Кеше җиргә бәхет өчен туа
Ун кызга тугыз егет туры килә, дигән сүзләр бик үк дөрес түгел икән. Киресенчә, кызлар җитми дип, егетләр утырып еларлык вакытлар җитә. Кәләш белән кияүләр дә картая. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина ШӘВӘЛИЕВА әнә шулай ди. Әңгәмәсендә ул кызларга авылдан качмаска, егетләргә шәһәргә барырга курыкмаска киңәш бирде. Ул гына да түгел, Альбина ханым кызының кияүгә ник соңрак чыгарга теләве турында да әйтте.
– Альбина ханым, барысының тел очында – икътисадый кризис. Һәр өлкәдә дә тормышның кайсы якка борылуы, нинди үзгәрешләр булу хакында фикерләр яңгырый. Ә сезнең эштә ничегрәк? Кесәләр бушый барган заманда халык гаилә коруны кичектермиме?
– 2008 елда да кризис булды, әмма ул чорда никахлашучылар саны күп иде. Бүген исә вәзгыять икенчерәк. Тик моның сәбәпләре кризис мәшәкате белән бәйле түгел. Бүген 1990 нчы елларда туган балалар никахлашу яшенә җитте. Ә ул вакытта балалар аз туды, шул чордагы демографик хәлнең мөшкеллеген бүген татыйбыз. Узган еллар белән чагыштырганда никахлар саны азрак булу шуңа бәйле. 2015 елда республикада 30 мең 572 гаилә барлыкка килде. Алдагы елдан 6,1 процентка азрак бу.
Шул ук вакытта аерылышучылар да кими. 2014 елда 15 мең 106 гаилә таркалган булса, былтыр бу сан 13 мең 450 иде. Ягъни 11 процентка кимү күзәтелә. Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда мең никахка иң аз аерылышу очрагы туры килә. Бу – Идел буе төбәкләрендә иң яхшы күрсәткеч. Икътисадый кризис вакытында аерылышучылар азрак булу аңлашыла да: авырлыкны бергә ерып чыгу күпкә җиңелрәк. Шуңа парлар ызгышудан бигрәк бер-берсенә елышырга тырыша. Кызганыч, күп очракта яшь гаиләләр таркала. Аерылышучыларның 38 проценты – бергә биш елдан азрак яшәгән парлар. Гаиләдәге менә шул кризис чоры узуын көтмичә, түзә алмыйча таркала гаиләләр. Аларга тормыш тәҗрибәсе җитеп бетми. Хис белән эш итәләр дә барысын да чәлпәрәмә китерәләр.
– Аерылганда дәүләт пошлинасын арттыру, аерылышу процессын катлауландыру турында фикер булды. Гаиләләрдә төрле хәлләр була бит. Ире эчкече яки наркоман икән, аерылышу хәерлерәк түгелме? Ә бу чаралар гаилә саны статистикасын бозмас өчен тырышу кебек килеп чыга. Сез нинди фикердә?
– Дәүләт пошлинасын арттыру турында сүзләр имеш-мимешләр дәрәҗәсендә генә. Бу хакта бернинди канун да, фәрман да кабул ителмәде. Хәзерге вакытта аерылышканда түләнгән дәүләт пошлинасы 650 сумны тәшкил итә. Әмма аны арттыру яки башка штраф санкцияләре белән генә аерылышучылар санын киметеп булмый. Монда гаилә нигезен ныгыта торган максатчан дәүләт сәясәте кирәк. Яшь гаиләләрнең бу социаль проблемаларын хәл итү дә мөһим. Бу бер яки ике ел эчендә башкарыла торган эш түгел. Уңай нәтиҗәгә ирешер өчен дистә еллар узарга мөмкин.
Аерылышу сәбәбе – бер-беребезне аңламау, дип әйтүчеләр – күпчелек. Бу авырлыкны булдырмас өчен, ЗАГСлар каршында яшь гаилә мәктәбе эшли. Сер түгел: иң тату, мәхәббәтле гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый калмый. Без алдан ук парга бергә хуҗалык алып барганда нинди кыенлыклар белән очрашу ихтималын, мөнәсәбәтләрне ничек җайларга кирәклеген аңлату өчен шундый мәктәп оештырдык. Әмма туйга әзерлек мәшәкатьләре, мәхәббәттән башы әйләнгән кешеләр андый очрашуларга йә килми, яки әйткәнне ишетми дә. Бу безгә кагылмый, без барыбер бәхетле булабыз, дип кул селтиләр. Әмма белемле булу артык түгел.
2016 елда безнең тагын яңа проект барлыкка килде. Аерылырга теләп гариза алып килүчеләргә “Умай” гаилә академиясе белән берлектә психолог, медиаторлар ярдәмен тәкъдим итәбез. Алар ЗАГСта ук эшли. Гаиләне саклап калыр өчен мөмкинлек бар икән, аны кулланырга кирәк. Низагны җайлап була. Беләсезме, бу мәсьәләдә уңай нәтиҗәләр дә бар: ике ай эчендә Казанда аерылышырга килүче 62 пар психологлар ярдәменә риза булды. 40 пар аерылышу ниятеннән кире кайтты, гыйнварда – унбиш, февральдә – егерме биш пар. Тагын унөче психологлар белән аралашуын дәвам итә, чөнки бер тапкыр гына күрешү җитмәскә дә мөмкин. Аерылышу ниятеннән кайтмаган очракта да ике кеше арасында үпкәләрне юкка чыгару мөмкин, конструктив сөйләшү кирәк. Гаиләдә балалар бар икән, аерылышуны алар авыр кичерә. Дустанә мөнәсәбәтләр сакланса, балага да җиңелрәк. Әлегә бу хезмәт Казанда гына бар, якын киләчәктә психолог, медиаторлар башка шәһәр, район ЗАГСларында да эшләячәк. Кем Казанга килә алмый, алар интернет аша “Семейная консультация” сервисында психологлар белән аралаша ала.
– Рөстәм Миңнеханов “катнаш никахлар – Татарстанның тотрыклы нигезе” дигән фикер әйткән иде. Әйе, бер яктан, шулай, толерант мөнәсәбәт бар, урыс-татар гаиләләре дә – гадәти күренеш. Әмма катнаш никахларның татарга зыяны күбрәк. Көчлерәк мәдәният – безнең очракта ул урыс мәдәнияте – кечерәкне үз эченә йота. Ә бездә телне дә, динне дә саклау теләге бар. Катнаш никахлар саны күпме? Алар арасында аерылышу күзәтеләме?
– Бездә милләтне күрсәтү, тану – һәркемнең үз ихтыярында. “Милләт” графасы да юк, шулай да никах теркәлгәндә күбесе милләтләрен күрсәтә. Теркәлгән никахларның 80 проценты бер милләт вәкилләреннән тора. Татар татарга өйләнергә тырыша, урыс урысны сайлый. Теркәлгән гаиләләрнең чама белән 20 проценты – катнаш никахлар. Казанда, мәсәлән, узган елда 12 мең 495 гаилә теркәлде, шуларның 1 мең 981е – катнаш никахлар. Ягъни 15,9 процент. Чаллыда 2015 елда исә андый гаиләләр күбрәк, никахлашкан парлар – 4 мең 261, шуларның төрле милләт вәкилләренең кушылуыннан туган гаиләләр – 1 мең 125. Бу – 26,4 процент дигән сүз. Актанышта узган елда 179 гаилә барлыкка килгән, шуларның 15е – катнаш никах. Балтачта 251 пар кавышкан, шуларның 9ы – катнаш никах. Сарманда 200 гаилә туган, шуларның 25е – төрле милләт вәкилләреннән торган гаиләләр. Сабада хәлләр болайрак: 220 гаиләнең 11е – катнаш никах. Катнаш никахлар гына аерылыша дип әйтеп булмый, алар арасында аерылышучылар гомуми санның 20 процентын тәшкил итә.
Мин дә Татарстан Президенты белән килешәм. Республикада барысы да дус яши, шуңа күрә катнаш никахлар – гадәти күренеш. Тел, дин, гореф-гадәтләр югала дигәндә, бу – катнаш никахлар проблемасы гына дип өздереп әйтеп булмый. Атасы да, анасы да татар була торып, балалары туган телне белмәүчеләр азмы? Кызганыч, андыйлар да күп. Алар гаиләдә татарча сөйләшми, гореф-гадәтләрне саклау максатына исе китми. Ирем – катнаш никахта туган кеше. Әнисе – марҗа, әтисе – татар. Әмма алар башка милләт мәдәниятенә дә бик игътибарлы. Телне саклау – гаиләнең бурычы, әмма бу эштә аңа мәктәп тә, балалар бакчасы да, мохит тә булышырга тиеш. Телне өйрәнү теләге булу да мөһим. Улыма тиздән 7 яшь тула, мәктәпкә әзерләнәбез. Татар теле дәресләре дә бар, яратып укый дип ялганламыйм, ул аны дәрес буларак кабул итә. Вакыт узгач, мөнәсәбәте үзгәрер дип уйлыйм, чөнки 19 яшьлек кызымда татар мәдәниятенә карата кызыксыну нык артты. Театрларга йөриләр, татарча музыка тыңлыйлар. Безгә әби дә булыша, ул безнең белән татарча гына аралаша.
– Зур проблемаларның тагын берсе – татар авылларында буйдак ир-егетләр арту. Кызлар шәһәрдә ялгыз йөри, егетләр, өйләнмичә, туган нигезне саклый. Кызлар исә егетләр аз дип зарлана. Статистика кызларны куандырырлык якка кайчан үзгәрер икән? Буйдак егетләр, ялгыз кызлар мәсьәләсен чишү юллары нинди?
– Беренчедән, кызлар саны күп, барысына да егетләр җитми, дигән фикер дөреслеккә туры килми. Ир-егетләрнең саны җитәрлек. Ел саен ир балалар кызларга караганда күбрәк туа. Бу күптәннән күзәтелә, ягъни баланс бар. Мәсьәлә аларның бер-берсе белән табышмавында. Һәр районда диярлек буйдаклар бар. Шөкер, бу мәсьәләне хәл итәр өчен, яучылар барлыкка килә башлады. Яшьләрне таныштыру, очраштыру клублары барлыкка килде. Бу юнәлештә Арча, Мөслим, Балтач якларында бик актив эшлиләр. Түрәләр тарафыннан фәрман биреп, бу эшне ерып чыгып булмый, мөнәсәбәтләр кору, гаилә тудыру бик нечкә яссылыкта ята. Руханиларның да бу эштә катнашуы – безгә зур ярдәм. Әйе, авылда кызлар юк, ә егетләр күп. Гүзәл затлар шәһәргә китә, бу авылдагы тормыш дәрәҗәсе белән дә бәйле. Шәһәрдә эш табу да җиңелрәк, тормыш та кызыграк, күңеллерәк. Әмма салада да социаль өлкәдәге проблемалар азмы-күпме уңай хәл ителә. Кайсы район үзәген алма – зур спорт комплекслары бар, мәдәният йортлары эшли, балалар үстерәм дигән кешегә югары дәрәҗәдә эшләүче мәктәпләрдә белем бирәләр. Авылларда хастаханәләр дә җиһазландырылган. Шартлар бар, кызларның авылдан качу тенденциясе үзгәрер дип уйлыйм. Соңгы елларда шәһәрдән авылга күчеп кайтучылар да күзәтелә. Хәзер интернет заманы, кешеләр социаль челтәрләр аша таныша. Бернинди дә авырлыгы юк. Ялгыз калырга ярамый. Һәр кеше бәхет өчен туган, гаилә булып яшәүнең тәмен һәр кеше тойсын дип телим.
– Кәләш белән кияүләрнең яше үзгәрдеме? Яшьләр хәзер олыгаеп кына никахлаша кебек.
– Әйе, андый күренеш күзәтелә. Элегрәк кызлар 24 яшькә кадәр кияүгә чыгарга тырышты, утырып калудан куркалар иде. 10 ел элек хатын-кызларның 57 проценты 18-25 яшьтә кияүгә чыккан. Бүген бу яшьтә кияүгә чыгучылар саны 41 процентны тәшкил итә. Ун ел элек 25-34 яшьтә гаилә коручы кызлар 28 процент булган, 2014 елда андыйлар – 43 процент. Мин үзем дә 19 яшьтә кияүгә чыктым, әмма кызымның бераз соңрак гаилә коруын теләр идем, белем алу да кирәк. Аннары тормыш тәҗрибәсе булганда, ир белән мөнәсәбәтләр кору җиңелрәк.
Егетләр элегрәк тә, әле дә өйләнергә ашыкмый, алар өчен гаилә коруның иң яхшы вакыты – 25-35 яшь. Бер яктан бу – яхшы күренеш. Яшьләр бер-берсен сыный, никахка җитди карый, хис кенә түгел, акыл белән дә эш итә дигән сүз. Андый парларның мөнәсәбәтләре дә ныклы нигезле була. Әмма таякның ике башы булган кебек, моның тискәре ягы да бар. Соңрак кияүгә чыккан саен, хатын-кызның бала табу яше дә уза. Һәр гаиләнең максаты – сау-сәламәт хәерле нәсел калдыру. Гаилә бала тудыру, аны тәрбияләү белән бәхетле. Мәхәббәт хисе балалар туганда тагын да көчәя. Күпбалалы гаилә матур, күңелле бит! Шуңа күрә вакытында гаилә кору кирәк.