|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2016 Шоу-бизнес
Гүзәлиянең 4 яшькә яшьрәк ире - Славамы әллә Салаватмы? (ФОТО)Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия 28 мартта Казанда “сольный” концертын бирергә җыена. Күптән түгел редакциябездә кунак булып китте ул. Гүзәлия иҗат эшчәнлеген “Заман егетләре” төркеме белән башлый. Шул вакытта ук сәхнәгә исеме белән генә чыга. Кыз фамилиясе – Шәрәфетдинова, хәзер Павлова икән инде... – Гүзәлия, бәби алып кайтырга уйламыйсызмы?
– Ходай бирми бит әле. Әни булырга мин инде күптән әзер. Язган булса – була, булмаса... Бертуган апаларымның балалары бар. Аларныкын тагын да ныграк яратырмын.
– Балалар йортыннан бала алыр идегезме?
– Юк. Кеше баласы үз балаңнан да җаваплырак. Мин әле үз баламны да үстереп карамаган. Кеше баласын тәрбияли алырмынмы?.. Белмим... Тиешле мәхәббәтем, игътибарымны бирә алырмынмы?..
– Ирегез бу хакта ни ди?
– Ирем дә шул фикердә.
– Әниегез рус кешесенә кияүгә чыкканыгызга каршы килмәдеме?
– Юк. Мин болай да 35 яшемдә кияүгә чыктым. “Үз бәхетен тапсын, кияүгә генә чыксын”, – диде әни.
– Никах укыткан идегезме?
– Никах укытыр өчен егет белән кызның мөселман динендә булуы кирәк. Слава белән беренче тапкыр танышып, минем мөселман икәнлегемне белгәч, ул миңа: “Лә Илаһә илләллаһ Мүхәммәдүр расүлуллаһ”, – диде. Беренче курста укыганда Коръәннең тәрҗемәсен сатып алган булган. Ислам диненең тарихын бик яхшы белә. Күп нәрсәләрне миңа өйрәтә. Бервакыт Казанга килгәч, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете яныннан йөргәндә аларның тарихын сөйләде. Слава бик укымышлы. Банкта система администраторы булып эшли.
– Сездән олымы?
– Юк, миннән яшь.
– Ничә яшькә?
– 4. Бер тапкыр да өйләнмәгән иде. Өйләнергә уйламаган да хәтта. Слава бик итагатьле. Сүгенеп, исереп йөри торган кеше түгел. Әни белән уртак телне тиз таптылар. Бервакыт туган ягым – Чувашстан республикасының Батыр районы Татар Согыты авылына Сабантуйга кайттык. “Балалар, концертны чирәмгә утырып карыйсым килә”, – ди әни. Ирем ишетте дә, курткасын җәеп, шунда утыртты. Кибеткә барып, ашарына, эчәренә алып, алдына китереп куйды. Әнинең дус кызлары бик көнләштеләр инде. Әни русча авыр сөйләшсә дә, бер-берсен бик яхшы аңлыйлар. Иремә “Салават” дип эндәшә.
– Җырларны күптән язасызмы?
– Күптән. Соңгы 3-4 елда үзем дә сәхнәгә чыга башладым.
– Ник?
– Ирем теләде. “Синең тавышың матур. Әйдә, концертлар да оештырырбыз” – диде. Сәхнәгә чыгару теләге аныкы иде. Мин күбрәк җырлар язарга яратам.
– Татар җырларын тыңлыймы ул?
– Ничек кенә! Һәр җырның мәгънәсен сорый. Велосипедта, роликларда йөргәндә плеерын кабызып, гел тыңлап йөри. Элекбаскетбол белән дә шөгыльләнгән. Озын буйлы бит ул минем.
– Велосипедта бергә йөрисезме?
– Мин бик йөри алмыйм. Чөнки ул ерак араларга чыгып китә.
– Мәскәү нәрсәсе белән ошый?
– Балачактан Мәскәү белән бәйле кешемен. Бертуган апаларым биредә яши. Миңа Мәскәүнең динамикасы ошый. Сездә, Казанда тормыш тынычрак бара. Хәтта монда килгәч, бераз ял итеп китәм. Әлбәттә, Мәскәү Казаннан аерыла. Анда халык бераз кырысрак. Мәскәү кешене чыныктыра. Авыр... Авыр да түгел, ә Мәскәүдә тормышны башлавы авыррак.
– Нинди транспортта йөрисез?
– Күбрәк метрода. Казандагы бөке белән Мәскәүнекен чагыштырып булмый. Ә метрода теләгән җиреңә тиз генә барып җитәсең. Спортчылар да матч көнне метрода йөри. Соңга калырга куркалар.
– Радик Юлъякшин белән матур гына дуэтыгыз бар...
– Уйламаганда килеп чыкты ул. Гадәттә, бөтен җырларымны язгач, Радикка тыңлатырга җибәрәм. Әгәр аңа ошамаса, ул җавап бирми. Югала. Ул җырны үземә дип язган идем. “Бу җырны миңа бир”, – ди Радик. “Юк, мин аны үземә дип яздым, беркемгә дә бирәсем килми”, – дидем. Соңыннан “Яныңа агылам” җырын икәү бергә дуэт итеп башкардык.
– Мәскәүдә туйлар алып баруыгызны беләм. Андагы татар туйлары Казанныкыннан аерыламы?
– Бик нык. Мәскәүдә туй өстәлләре Казанныкына караганда баерак. Казанда ике кайнар ризык бирсәләр, Мәскәүдә 4-5 кайнар ризык чыгаралар. Казан туйларында җырчылар киләләр дә, җырлыйлар да китәләр. Ә без башыннан ахырына кадәр эшлибез. Шулай ук биредә үзләренең көйләре, такмаклары дигәндәй... Шуңа күрә үз баянчыларын чакырырга тырышалар. Казанның әллә нинди талантлы баянчысы булса да, безнең көйне алар уйный белми, ди алар.
– Ун балалы гаиләдә үскәнсез. Төпчеге – сез. Үзегезне иркә дип саныйсызмы?
– Без ун бертуган идек, хәзер тугызау калдык. 10 баладан 10 онык. Бер дә үземне иркә дип санамыйм. Бөтенебезгә дә тигез караш, тигез мәхәббәт булды.
– Туган якларга еш кайтасызмы?
– Соңгы елларда еш кайтам. Олыгайган саен туган як үзенә тарта икән.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|