|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2016 Матбугат
Татар телле сайтлар рейтингында «Матбугат.ру» беренчелекне яулады (ИСЕМЛЕК)Раил Гатауллин җитәкләгән "Татнетны үстерү фонды" интернетның татарча сегментын барлады һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килде. Татар телле сайтлар арасында иң күп кулланучысы булган проектларны шушы диаграмма буенча күрергә була: Исәп 2015 елның сентябреннән 2016 елның февраленә кадәрге вакытны үз эченә ала. Күргәнегезчә, "Матбугат.ру" беренче урында, аның диаграммасы ай саен югарыга үрмәли. Хәер, әлеге рейтингда liveinternet счетчигы булган сайтлар гына урын алган (бу иң популяр счетчикларның берсе һәм ул күпчелек сайтта бар). Әлеге рейтинг укучыларыбызга рәхмәт әйтергә тагын бер форсат. Рәхмәт сезгә!
--- |
Иң күп укылган
|