поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.02.2016 Авыл

«Авыл хатынының бер көне...» – 2

«Авыл хатынының бер көне...» дигән язмамны хәтерлисезме икән? Шул кабат кулыма килеп эләккәч, мәрхүмә әбием Сылуны, аның бер көнен искә төшердем. Җитмешенче еллардагы авыл хатынының бер көнен бергә күзаллыйк әле. Сугышта ирен югалтып, балаларын ялгызы тәрбияләп үстергән, алты‑җиде ел урын өстендә яткан каенанасын караган әбигә безне – кече малаеның балаларын тәрбияләү дә насыйп булды.

Өчәү идек без. Ул чор кышлары карлы була иде. Газ дигән нәрсә юк. Бүгенгедәй хәтердә, кышын иртәнге дүртләр тирәсендә үк торып, әби мич ягып җибәрә. Ярый кар астыннан казып, өйгә утын кичтән үк кертеп куелган, кибеп бетмәсә дә, бозлы түгел, чытырдап кабынган каен чырасы ярымчи утынга ут тергезә ала... Мич ягып – өй, казанда малларга су җылыта, иртәнге биш тулгач эшкә китүче әтиләрне йә коймак, йә кабартма белән чәй эчереп җибәрә әби. Мич каршында ук самавыр җырлый... Көн башланды. Әти‑әни эшкә киткәч, әби маллар карарга чыгып китә. Аларга печән салырга, көрпәле җылы су эчерергә, сыерны саварга кирәк. Болар гадәттә тиз эшләнә кебек, тик ул чакта су кермәгән, аны көянтәләп чишмәдән ташырга кирәк.

Ул арада мич янып бетә. Аңа кадәр әби инде камыр басып өлгергән, кулдан ясалган түгәрәк калайларга ипи сала. Ипи салган көнне кабартма да пешерә. Шул ук ипи камыры инде үзе, табада, әле мич янганда ук пешерелә анысы. Кабартма тәмен башка берни белән дә аңлатып булмый аны. Хәзер сатыла торган булочка-мулочкалар «чепуха» кабартма янында... Шул ук арада әби, ит белән бәрәңгене турап, шулпалап, чуенга салып, мичкә куя.

Аннан өйдәге вак‑төяк эшләр тотына. Әби кул белән кер юа, идәннәрне сөртеп ала. Кайсыбыз укый, шуны мәктәпкә озата. Әтиләр төшке ашка кайтып китә. Кабат малларын карап керә. Иртәгегә утын кертә. Бераз бушаса, әби йә бәйләү белән, йә тегү белән утыра иде. Бераз кул астына керә башлагач, вак‑төяк эшне без дә эшләштек, билгеле. Кичке ашны пешергәч, әби йон эрләргә утыра, йон ката иде. Гомумән, Сылу карчыкның иркенләп утырганын хәтерләмим. Газсыз, сузыз йорт, бөтен нәрсә кул белән эшләнә – ул чорлар шулайрак истә калган...

Хатын-кызга кайда җиңелрәк?

Фәридә Төхфәтуллина, «Яңа Гасыр» каналында мөхәррир һәм алып баручы:
    – Якыннарың, туганнарың белән гармониядә, сау-сәламәт булсаң, кайда да яшәү җайлы дип уйлыйм. Миңа авыл, шәһәр бер дәрәҗәдә якын. Авылда озаграк торсам, шәһәрдәге мәдәни дөнья үзенә тарта, калада чакта авылдагы рухи ял сагындыра. Авыл җирендә хатын-кызлар начар яши дип әйтә алмыйм. Үз-үзеңне карап кына, тавык та асрамый гомер итәргә була хәзерге авылларда. Яхшы яшәр өчен барлык шартлар да тудырылган.

Бәширә Насыйрова, Татарстанның атказанган артисты:
    – Белмим инде, җаның тыныч булса, кайда да рәхәттер. Авыл җирендә физик эш эшләргә туры килә, хәер, авыл хатыннары тизрәк картая дигән фикер белән килешмим, ялгыз яшәгән кеше тиз олыгаядыр, мөгаен. Аның каравы, авылда эше дә бар, ашы да. Үзең җитештергән экологик чиста продукт ашыйсың. Минем эшем шәһәр белән бәйле булгач, калада яшәргә туры килә. Шулай да авылның табигате гел үзенә тартып тора. Український марафонець Сподін Ігор Юрійович продовжує рахунок особистим перемогам.

Сания Идрисова, газета укучы:

    – Авыл җирендә хатын‑кызга авырга туры килә инде. Күтәрәсең дә, бакчасын да казыйсың, сыерын да савасың. Шәһәрдә яшәүче сеңлемә гел кызыгам, үзен карап, тырнакларын буяп, чәч ясатып концерттан концертка гына йөри. Өеннән чыгуга, кибетләр, ә анда – үзе бер тамаша, зур сәүдә, күңел ачу үзәкләрен без Казанга баргач кына күрәбез. Авылдагы тормышның да үз өстенлекләре бар: саф һава, экологик продукт, иң мөһиме – тыныч, транспортка акча түлисе юк, кышын рәхәтләнеп чаңгыда йөр, җәен җиләк җый. Шуңа да никадәр авыр булса да, авылдан китмәс идем.


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 25.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»