|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2016 Шоу-бизнес
Айгөл Рәхимованың никахы ни сәбәпле өзелгән?
"Октябрь аеннан бирле никахка әзерләндем, тик барып чыкмады. Яраткан кешем белән никах алдыннан аерылышырбыз, дип бер дә уйламадым. Без уртак дуслар аша таныштык. Мин беренче булып адым ясаучы кеше түгел. Ул мине тәвәккәллеге белән яулады, бар дөньямның астын өскә китерде. Озын-озак очрашулар, кочак-кочак чәчәк бәйләме, кинога йөрүләр, әлбәттә, болар барысы да булды. Тиз арада без аның белән гаилә, балалар турында сөйләшә башладык, киләчәккә планнар төзедек. Һәм ышанасы да килми: бер көндә йөрәк челпәрәмә килде һәм аның сәбәбе - миңа социаль челтәрдә килгән шәхси хат, фотосурәтләр булды", - дип сөйләгән Айгөл Рәхимова tmtv-online.ru сайтына.
--- |
Иң күп укылган
|