поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.02.2016 Мәгариф

Авыру балалар да мәктәптә укыячак

Россиядә коррекцион белем бирү йортларын яба башладылар. Чөнки хәзер авыру балаларга гадәти мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Тик инвалид балаларның барысы да мәктәптә укый алырмы соң?

– Коррекцион мәктәпләр дә булырга тиеш. Аларның тәҗ­рибәсен югалтырга ярамый. Шуңа күрә бу уку йортларын ресурс үзәкләре итеп үзгәртергә мөмкин. Илдә 280­­ләп коррекцион бакча, мәк­тәп яшәүдән туктады. Андый мәктәпләрне япканда әти-әниләрнең фикерен исәп­кә алырга кирәк, – дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Олег Смолин Казанда узган халыкара конфере­н­циядә.
 
Олег Смолин фикеренчә, инклюзив белем бирү, ягъни сау-сәламәт һәм авыру балаларны бергә укыту өчен укытучыларның да әзер булуы кирәк. Яңа уку елыннан сәламәтлегендә проблемалар булган беренче сыйныф укучылары өчен махсус стандартлар кертелә. Әмма әлегә дәреслекләр җитми икән. Депутат инвалидларга вузларда бюджет урыннарының санын, стипендияләренең кү­ләмен арттырырга кирәк дип саный.
 
– Инклюзив белем бирү авыру балаларга гыйлем алу мөмкинлекләрен арттырырга ярдәм итә. Бүген мәк­тәпләрдә 4 меңгә якын инвалид һәм 1 мең 712 физик мөмкинлекләре чикләнгән бала укый. 2 мең 396 укучыны өйләренә килеп укыталар. 300ләп мәктәптә “Уңайлы мохит” программасы буенча шартлар тудырылган, – дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
 
Министр белдергәнчә, республикада авыру балаларны укыту өчен педагог­лар әзерләү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген коррекцион мәктәпләрдәге бер мең дефектолог белемен күтәр­гән. Шуның кадәр үк мәктәп мөгаллимнәре курслар уз­ган. Казандагы 78 нче мәктәп базасында ресурс үзәге оештырылган. Әлеге тәҗрибә рес­пуб­ли­каның башка мәк­тәп­ләренә дә таратылачак.
 
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова исә Зур концертлар залын­да узган тамашада күр­гән­нәре белән уртаклашты. “Залда коляска белән килгән инвалид балалар да бар иде. Алар яшьтәшләре белән аралашты. Мәдәни чараларга йөр­түне өстәмә белем буларак та кертергә була”, – диде ул. Инвалидларга шартлар тудыру, укытучылар әзерләү – боларның барысын да хәл итәргә була. Барыннан да бигрәк сау-сәламәт балалар­ның аларны кабул итүе мө­һим. Без моңа ничек ирешербез икән?
 
“Мин Әстерханда “Йөрәк­тән – йөрәккә” волонтерлар хәрәкәтен җитәкләдем. Күп­тән түгел Казанга күченеп, бу эшне дәвам итәм. Авыру балаларга ярдәм итү теләге кызым Әдилә үлгәннән соң туды. 12 ел коляскада утырса да, анда уку теләге көчле иде. Церебраль паралич белән авырды. Мәктәпне уңышлы тәмамлады, юрист һөнәрен үзләштерә башлаган иде. Әмма 4 нче курста укыганда якты дөньядан китеп барды. Аның авыру балалар өчен клуб ачасы килгән иде. Те­ләген тормышка үзем ашыр­дым, – ди Зөһрә Сәет­батта­лова. – Бүген инвалид балаларга мәктәптә белем алу мөмкинлеге тудыру бик әй­бәт. Мин кызыма китап­ханә­ләрдән китаплар алып кайта идем. Авыру балаларны сәламәт укучылар кабул итсен өчен мәк­тәп­ләргә, вузларга барып, тәр­бия сәгать­ләре үткәрәбез. Аларга тормышта теләсә кем авыр хәлдә калырга мөмкин дип аң­латабыз”.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»