|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2016 Җәмгыять
Хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмыйБритания галимнәре хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмый дигән фикергә килгәннәр. Нәфис затларга көчле затка гашыйк булу өчен бер караш ташлау гына җитми, кимендә алты тапкыр караш ташлау кирәк, дип яза Raut онлайн-басмасы. Ир-атны күздән кичерү өчен хатын-кызга 45 секунд вакыт таләп ителә икән. Башта нәфис затлар ир кешенең йөз чалымнарына игътибар итә, аны "тикшергәннән" соң, аскарак төшә – кулына туктала: балдагы бармы юкмы икәнлеге ачыклана. Әгәр балдакка күзләре төшмәсә, игътибар тагын да аскарак төшеп китә – ботикага төбәлә, аның пөхтәлеге һәм сыйфаты "тикшерелә". Аннан соң гына ир-егетнең гәүдәсенә караш юнәлә, сөйләшүе, үз-үзен тотышы иләктән үткәрелә. Гәүдә төзелешен тикшереп, яңадан кулына кире кайтып, тырнакларын тикшергәннән соң гына хатын-кыз төпле фикергә килә: моның белән мөнәсәбәтләр корып тору кирәкме, юкмы икәнлеген хәл итә. Ә ирләр киресенчә, бер күрүдә гашыйк булучан, ди галимнәр.
--- |
Иң күп укылган
|