|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2016 Мәдәният
"Ялкын" журналы рәссам-графигы, иллюстратор Зифа Мөхәммәтҗанова вафатКичә танылган рәссам-график, иллюстратор, китап һәм журналлар дизайнеры, балалар киеме модельләре һәм сәхнә костюмнары авторы Зифа Мөхәммәтҗанова бакыйлыкка күчте. Зифа Васил кызы Мөхәммәтҗанова 1951нче елның 19 июлендә Татарстанның Биектау районында туган. 1973нче елда Казан сәнгать училищесын тәмамлап, Татар китап нәшриятында эшли башлый. Балалар өчен китапларга иллюстрация ясый. 1984нче елдан «Азат хатын», 1987нче елдан "Ялкын" журналлары белән хезмәттәшлек итә башлый. Зифа Мөхәммәтҗанова хезмәтләре «Книжная графика Татарии» (Казань, 1981), «Большая Волга» (Чебоксары, 1985), «Советская Россия» (Москва, 1985) кебек күргәзмәләргә чыгарылды. куелды. Тулырак укыгыз: Ушла из жизни художник-график и иллюстратор Зифа Мухаметзянова
--- |
Иң күп укылган
|