|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2016 Шоу-бизнес
Хуш киләсең, худсовет?Тамашаларның сыйфаты мәдәният министрының да тешенә тия башлаган. Министрлыкның киңәйтелгән коллегиясендә, ниһаять, худсовет оештыру мәсьәләсе күтәрелде. Иҗади берлекләрнең эшчәнлегенә дә канәгатьсезлек белдерелгәч, иҗтимагый оешмалар рәисләре ирексездән кәнәфидә боргалана башлады. Баксаң, 2015 елда куелган барлык бурычлар да үтәлгән икән. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бу сүзләрне әйткәндә тарихка кереп калган вакыйгалар дип Ринат Таҗетдиновның “Алтын битлек” премиясенә лаек булуын, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллинның юбилейларын һәм Гүзәл Яхинаның Татарстан язучысы тарафыннан плагиатлыкта гаепләнгән “Зөләйха күзләрен ача” романын атады.
Мәдәният өлкәсенең икътисадына килгәндә, бу юнәлешкә бюджеттан 10,1 млрд сум акча (6,9 миллиарды – республика бюджеты, 3,2 миллиард – муниципаль берәмлекләрдән) тотылган. Бу – алдагы елгыдан азрак. Уртача хезмәт хакы 19 мең 800 сум тәшкил итә, дисә дә, министр моннан түбән хезмәт хакы алучылар барын яшермәде. Андыйларга ул китапханәчеләрне кертте.
Кино өлкәсенә дә дикъкать зур булды. Монда хезмәт хакы түбән, репертуар кичәге көнгә туры килә, менеджмент аксый, хезмәт күрсәткәндә тамашачыга ни кирәк дигән сорау бөтенләй кызыксындырмый дигән сүзләр яңгырады. Әлеге тармакның хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен генә түгел, бюджет акчасына төшерелгән фильмнарның сыйфатына да анализ ясау мөһимлеге барлыкка килгән. Соңгы премьерадан соң булса кирәк...
Хәзер без авылларда клублар бар дип авыз тутырып әйтә алабыз. Бүген муниципаль мәдәни учреждениеләр челтәренә (105 балалар сәнгать мәктәбен дә кертеп) 3 мең 749 объект керә. Шуларның 1981е – мәдәният йортлары. Әмма моңа карап кына авылларда мәдәни чаралар үткәрелә дип уйлау хаталы булып чыга. Министр бу җәһәттән коллегия алдыннан үткәрелгән тикшерү турында сөйләде. Баксаң, шимбә көннәрендә авыл клубларына махсус барганнар икән. Клубларның 20 проценты ишекләренә йозак эленгән килеш каршы алган, күбесе атнага 3 тапкыр гына ачыла, мәдәни чараларда халыкның 16 проценты гына катнаша. Эшләмәгәч, нәрсә дип акча туздырып салдык соң без клубларны, дип тә сорады министр. Авылга клуб кирәкме, диде ул. Лаеш районының Пәрәү авылы клубы җитәкчесе Фәридә Гомәрова моңа каршы, шикләнмәгез дә, кирәк, дип (татарча сөйләүче бердәнбер кеше ул булды) чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 300 урынлык Пәрәү клубы 692 кешегә хезмәт күрсәтә. Алар һәрбер кешенең талантын үстерү юнәлешендә эшлиләр икән.
Рухи мирас югала
ЮНЕСКОның Россиядәге матди булмаган мәдәни мирас буенча рәисе Тамара Пуртова исә югалу алдында торган рухи байлыклар турында искәртте. Бүгенге көндә әлеге мирас анализланган һәм исемлек төзелгән икән. Рухи мирасны саклау буенча төбәкләр арасында Урмуртия алда бара. Ә безгә калышмаска кала. Сүз уңаеннан, юкка чыгу куркынычы янаган матди булмаган мәдәни байлыкка тел дә керә. Татар теле шул хәлгә калмас дип исә бүген беркем дә кистереп әйтә алмый.
Бу җәһәттән бездә нәрсә эшләнә соң? Айрат Сибагатуллин сүзләренә караганда, “Каравон”, “Уяв”, “Учук” кебек милли бәйрәмнәр үткәрелә. Фольклор мирасны саклау җәһәтеннән матди булмаган мәдәни мирас объектлары каталогы төзелгән. Татарстанның фольклор коллективлары исемлеге барланган. Ә менә Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге бу юнәлеш турында закон проекты әзерләү инициативасы белән чыккан. Боларны сөйләгәндә министр эш сыйфатына кат-кат тукталды. Баксаң, күрсәтелә торган хезмәткә бәйсез кешеләр тарафыннан бәя бирдерү узган ел шактый кимчелекләрне ачыкларга ярдәм иткән. Иҗтимагый совет мәгълүматны кулланучыга җиткерү дәрәҗәсенә, мәдәният йортларындагы шартларга, хезмәткәрләрнең компетентлыгына игътибар иткән, халык фикерен туплаган. Читтән караш моннан ары башка мәдәни объектларны да сынаячак.
Элеккесенең өрәге куркыта
Сыйфат дигәннән, Айрат Сибагатуллин чыгышында иң күп мөрәҗәгатьләрнең мәдәни чараларның түбән сыйфаты хакында булуын искәртте. Бу бигрәк тә шоу-бизнес өлкәсенә кагыла. “Сәнгать дәрәҗәсе яки әсәрнең сыйфаты, кагыйдә буларак, субъектив бәяләнә. Шуңа күрә еш кына гадел бәя бирү өчен коллектив хезмәт, эксперт бәясе таләп ителә. 2016 елда Мәдәният министрлыгында худсовет оештыру кирәк дип саныйм”. Ул әлеге советка кемнәр керәчәген дә билгеләп үтте. Министр фикеренчә, анда сәнгать әһелләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре керергә тиеш. Ул сүз репертуар сәясәт турында бармый, сыйфатны күтәрү турында бара дип тә искәртте. Әмма бу фикерне сәнгатькәрләр шикләнеп кабул итте. Элеккеге худсовет өрәге өркетүеме бу, гаделлеккә шикләнүме – анысын вакыт күрсәтер.
Иҗат берләшмәләре турында да сүз булды. Министр докладыннан күренгәнчә, берлекләргә бюджет хисабыннан хәйран акча тотыла. Быел иң күп акча Композиторлар берлегенә (ремонтны да кертеп) киткән. Ләкин, дип кисәтте министр, минем эшем – иҗат, калганын дәүләт кайгыртсын дип эшләү үткән заманда калды. Икенче төрле әйткәндә, берлекләргә акча эшләргә һәм үз канаты астына кергән иҗат әһелләрен үзләренә кайгыртырга өйрәнергә кирәк. Ә алар арасында болай да үзләрен үги дип санаучылар җитәрлек иде. Эшләр болайга киткәч, берлекләр штурвалына үзләрен генә кайгыртучылар тотына алмас инде.
Премьер-министр Илдар Халиков мәдәният йортлары эшчәнлегенең сүлпәнлеге сәбәпләрен төрлечә анализларга чакырды. Бу – бик җитди, системалы проблема, диде ул. Ә гомумән алганда, Халиков “матур 2015 нче ел” уңаеннан залдагыларның барысын да тәбрик итте. Тәбрикләү мактаулы исемнәр, сертификатлар тапшыру белән дәвам итте.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|