|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2016 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев башкаруындагы "Гомер үтә" җырының СҮЗЛӘРЕ
Гомер үтә Гомер үтә, нигә үтә,
Еллар арты ел йомгагын сүтә-сүтә.
Мут яшьлеккә, ут яшьлеккә
Сиздермичә хәлсез картлык килеп җитә.
Кушымта:
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.
Айлар түгел, еллар түгел,
Гомер юлын бары матур эшләр бизи.
Армас-талмас йөрәкләргә
Җимеш булып килеп керер гомер көзе.
Гомер үтә, нигә үтә?
Кешелекне уйга салып сәгать суга.
Яшәү ямен, тормыш гамен
Саклар өчен син дә, мин дә җиргә туган.
--- |
Иң күп укылган
|