поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.02.2016 Шоу-бизнес

Наил Табанаков: "Артистлар да "бомбить" итәмени?" дип еш сорыйлар

Автор башкаручы Наил Табанаков белән Казанның Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан балалар бакчасында очраклы рәвештә күрештек. Балаларыбыз бер бакчага йөри икән. Билгеле, очрашкач, сөйләшеп, аралашып киттек. Наил иҗатындагы яңалыклары белән уртаклашты.

- Наил, Казан тамашачысы сине югалтты, күптән концерт куйганың юк...
 
- Яңа программа әзерлим. Концертта бары тик тере музыкага тере тавышка гына җырлаячакмын. Бу - минем күптәнге хыялым. Бик күп яңа җырлар иҗат ителә, әмма мин аларның берсен дә интернет челтәренә урнаштырмыйм. Күптән түгел Мамадыш районы авылларында концертларым узды. Тамашачымның миңа кушылып җырлап утыруын күргәч, күземә яшьләр килде хәтта. Бу - шулкадәр рәхәт, күңелле.

- Репетицияләрне кайда үткәрәсез?
 
- Иптәш егет бер базада шөгыльләнергә тәкъдим итте. Көн саен диярлек кич белән шунда репетиция ясыйбыз. Иң мөһиме: аренда өчен түлисе түгел. Төркемдәге егетләрнең барысы да профессионал, уртак телне җиңел таптык, алар белән эшләве миңа искиткеч уңайлы.

- Наил, заказ буенча җырлар язасыңмы?
 
- Бик әз язам. Гадәттә, әзер шигырьгә көй язарга сорыйлар. Ләкин әгәр дә мин ул шигырь текстында "яшәмим" икән, мин аңа көй иҗат итә алмаячакмын.

- Билгеле шәхесләрнең шигырьләренә дә көйләр язасың икән.
 
- Күңелемә ошаса, язам, әлбәттә. Георгий Ибушев үзенең китабын бүләк иткәч, аның "Йокысыз төн" шигыре аеруча ошады. Шуннан соң аңа шалтыратып: "Бу шигырьгә көй язырга ярыймы?" – дип сорадым. Ул: "Аңа көй язып булмый бит инде", – диде. Ә минем күңелдә бу шигырьгә көй туган иде инде. Аннары бу җырга клип та төшерелде. Аны Георгий Ибушевка күрсәткәч, бик гаҗәпләнде.
 
- Наил, инде 15 елдан артык таксист булып эшлисең. Сине таныган клиентларның иң беренче соравы нинди?
 
- Таныганнары башта утырмаган була, розыгрыш дип уйлый. Иң еш бирелә торган сораулар: "Сез чынлап та Наил Табанаковмы?" һәм "Артистлар да "бомбить" итәмени?" Таксист эшен карта уйнау, яисә балык тоту белән чагыштырыр идем. Булганда була, булмаганда юк. Машиналарны яратам, аларны ремонтлау белән мәш киләм, шуңа эшем үземә ошый. Моннан тыш, ял көннәрендә мәҗлесләр дә алып барам. Бөтен табышымны гаиләмә алып кайтып бирәм.
 
Казан урамнары буйлап "Лада-Ларгус" машинасында баручы җырчы Наил Табанаковны очратсагыз, сәлам бирми калмагыз, дуслар!
 
Наил башкаруында бер матур җыр тыңлагыз:
 

 

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 02.02.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»