поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.02.2016 Ир белән хатын

Иремнең күз яшьләре

«Сөембикә» журналын яратып укыйм. Җан тынычлыгы табам аны укып. Гыйбрәт, үрнәк алырлык язмалар да бар. Журнал тышлыгында чыккан чибәр ханымнарга карыйм да: «Эх, бар бит уңган, тырыш кешеләр!» – дим. Үземнең дә шундый булырга хыялланып йөргән чакларым бар иде.

Без бит Совет чорында үстек, ә ул чорда мондый бизнесмен хатын-кызлар юк иде. Бизнесмен булмасам да, тәрбияче булдым, 35 ел эшләдем. Хәзер инде әби мин. Ирем белән ике ул үстердек. Икесен дә өйләндердек, киленнәребез мөселман кызлары, бик уңганнар, күзләр генә тимәсен. Тик гаиләм белән мактанып язу түгел әле бу минем.
 
Ниятем башка. Мин иремнең икенче хатыны. Беренчесе белән аерылышканнар. Сәбәбеме? Сәбәбе... Ирем хәрби кеше минем. Укыганда ук урыс кызы белән танышкан булган ул. Шуның белән кушылып, әти-әни янына яшәргә кайтканнар. Иремнең ике яшькә генә олырак абыйсы да шул ук елны өйләнеп, ул да гаиләсе белән шушы йортта яшәгән. Абысының хатыны марҗа килендәшеннән гел гаеп кенә табарга тырышкан. Синең хатының тегенди-мондый дип, иремне хатынына каршы котыртып торган. Кайнана да аның сүзен җөпләгән. Яшь баласын алып, үз ягына кайтып китми чарасы калмаган ул хатынның. Ә бит күршеләр әйтүенчә, бик яратышкан булган алар. Кеше сүзе белән гаилә таркалган. 
 
Беркайчан да бу хәлләрне белгерткәне булмады миңа иремнең. Беренче баласына алимент түләп торганын гына белә идем. Баштарак без дә, ишле гаилә булып, бергә яшәдек. Аннан соң иремнең абыйларына фатир бирделәр дә, алар башка чыкты. Ике ул үстерделәр, зур итеп йорт салдылар. Вакыты җиткәч, алар да бер-бер артлы өйләнде. Ике килен дә – урыс кызлары. Аларның туеннан кайткач, иптәшем үзен кая куярга белми, бәргәләнеп йөрде-йөрде дә, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирде. 28 ел буе күңелендә йөрткән бар рәнҗешен ачты да салды. «Менә бит ул тормыш ничек борыла. Минем баламны урыс баласы дип кактылар. Беренче хатынымны марҗа, кяфер дип кимсеттеләр. «Марҗа белән яшәргә ничек курыкмыйсыз?» – дип, әниләрне котырта торган иде абыйның хатыны. Шулкадәр рәнҗи идем мин аңа. Үзләренең уллары да урыс кызлары белән кушылсалар ярар иде дип тели торган идем. Менә хәзер үзе дә урыс киленнәре белән яшәсен инде». 
 
Әнине үзебез карыйбыз дигән булып, кайнанамның гомер иткән йортын да саттырды абыйлары. Акчасына фатир алганнар иде, хәзер анда марҗа килен яши. Ул йортка иремнең дә хезмәте аз кермәгән иде югыйсә. Шуны салган вакытта бер күзе сукыраеп та калган хәтта. «Улым, бу йорт сиңа булыр», – дигән булган кайнанам. Хәзер әнә үзе дә: «Мине Аллаһы Тәгалә генә тотты», – дип үкенә. Кайнанам абыстай минем – районда бик хөрмәтле кеше. Оныкларының урыс кызы белән йөргәнен белде, тик авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады. Иремнең абыйсы белән хатыны да ләм-мим ул хакта. Шулай шул ул, кешенекен тикшерүе бик җайлы булса да, үзеңә килеп кагылгач, телеңне аркылы тешлисең. Шуны онытырга ярамый: кешегә кое казысаң, кайчан да бер үзең үк шул коега төшәчәксең. 

Әлфия БИКМӨХӘММӘТОВА, Чистай
Сөембикә
№ --- | 01.02.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»